Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
10 март 2020, 16:20

Якташыбыз – УДНТУ отличнигы!

Узган ел ахырында Уфа дәүләт нефть техник университетының конференц-залында механика факультетында белем алучы иң яхшы студентларга «Отличник УДНТУ» билгеләрен тапшыру тантанасы үтте.

Алар арасында безнең якташыбыз, Шулган мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Диаз Бәдертдинов та бар. Университет ректоры Рәмил Бәхтизин тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Эксплуатация һәм милек комплексын үстерү проректоры Алексей Волков һәм укыту-тәрбия эшләре буенча идарә начальнигы Андрей Герб студентларны әзерләү югары дәрәҗәдә булуын билгеләде. Мондый бүләк аттестациянең барлык төрләре буенча да «бик яхшы» билге алганнарга гына бирелә.
Диаз мәктәпне дә алтын медальгә тәмамлаган иде. «Миңа төпле белем биргән укытучыларыма зур рәхмәтлемен», – ди ул. Афәрин! Лаеклы бүләк белән котлыйбыз сине, якташыбыз!
Эльмира Гәрәйшина.
Читайте нас: