Районыбыз тарихында тирән эз калдырган хуҗалыклар байтак. Алар төрле чорларны кичергән: күкрәп чәчәк аткан, бөлгенлек чигенә җиткән, тагын күтәрелеп киткән. Шул тарихка күз салсаң, күпме исемнәр, саннар, күрсәткечләр, яуланган биеклекләр. «Уңыш» та шундый хуҗалыкларның берсе.
Җыелыш эшлекле генә түгел, бик җылы мохиттә узды. АПКның һәр эшчесе хуҗалыгының арытабан үсеше өчен җан атып тора, чөнки шәхси иминлекләре, үзләренең киләчәге дә моңа бәйле. Җыелышта кооперативның барлык эшчәннәре дә диярлек катнашу аларның гомум эшкә битарф булмавын дәлилләде.
Айрат Әхкәмовның «Уңыш» АПК сы белән җитәкчеле итүенә 10 ел үтеп киткән. Яшерен-батырын түгел, бу вакыт эчендә хуҗалык алдынгылар рәтенә чыкты.
Елның нинди килүенә карамастан, алар үзләренең ихтыяҗын канәгатьләндерерлек кенә түгел, биләмә халкына җитәрлек, башкаларга да сатарлык ашлык, мал азыгы туплый. Әйткәндәй, хуҗалык малларына берничә ел инде салам ашатылмый, аны сыйфатлы печән алмаштыра. Көзен фермаларның әзерлеген тикшергәндә, мал азыгы ихатасын күреп, берчә шак катып, берчә сөенгән идек. Бу инде турыдан—туры продукция алуда да чагыла. Узган ел нәтиҗәләренә күз салсак, бер сыердан уртача 5500 килограмм сөт савылганын күрәбез. Кайчандыр бу күрсәткеч 2 мең килограммны гына тәшкил иткән. Билгеле, бер печән белән генә түгел, терлекне ел әйләнәсенә төрле туклыклы өстәмәләр белән тәэмин итү дә моңа зур йогынты ясый. Аеруча яшь малга игътибар зур. Күз тимәсен, АПКда яшь мал үлү очраклары теркәлми. Терлекчелек тармагында ал-ял белми эшләгәннәр тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Хуҗалыкта акрынлап ат үрчетәләр. Алар саны 34 башка җиткән. Ат асрау - үзенчә мәшәкатьле эш.
Ферма биналары иске, шуңа да елның-елында күләмле генә ремонт эшләре башкарырга туры килә. Ә менә бер яхшы яңалыкка терлекчеләр сөенеп бетә алмый: җәен Иске Сикияз һәм Ялгызнарат фермаларында район хәимияте ярдәме белән сөтүкәргеч урнаштырылган. Кадрлар олыгая, ә алмашка яшьләр чират тормый, шуңа да кул хезмәтенең кимүе, дөресрәге, җайлашуы савучыларга бик тә шатлыклы.
Хуҗалыкның бер мең гектар җирен ашлык культуралары били. Узган ел барлыгы 15 мең центнер ашлык җыеп алынган. Биредә ашлык киптерү агрегатлары юк, әмма шуңа карамастан, югалтуларга юл куелмый. Ә узган яңгырлы җәйне уйласаң, амбар эшчеләре тарафыннан никадәр зур эш башкарылуын күзалларга була. Яңа уңыш өчен 360 гектарда арыш чәчелгән. Аның бер өлешен яңа «памяти кунакбаева» сорты тәшкил итә.
Басуларны актамыр, овсюг кебек чүп үләннәре баса. Алар белән көрәш та бара. Бу басулар пар җирләре итеп калдырылган һәм җәен глифосат гербициды белән эшкәртеләчәк.
Хуҗалыкның техника паркына күз салыйк. Ун ел эчендә алынган техниканы, тагылма җиһазларны язып китсәк, бер зур исемлек хасил булыр иде. Узган ел УАЗ алганнар, К-700 тракторына капиталь ремонт үткәргәннәр. Агымдагы елда МТЗ-1221 тракторы, ашлык киптерү өчен аэратор алганнар, культиваторга акча түләп куйганнар. Монда, әлбәттә, дәүләт ярдәме дә тоемлы. Кыскасы, техникалары һәрчак караулы, төзек, техник күзәтүгә җентекле әзерләнәләр. Әйе, хуҗалыкта акча эшли генә түгел, аны максатчан куллана да беләләр. Дәүләт тарафыннан бүленгән субсидияләргә рәхмәтле булып, үз аягыңда да нык басып торырга кирәклеген аңлыйлар «Уңыш» хуҗалыгында.
Болар барысы да Айрат Рәфил улының чыгышында чагылды. Ул шулай ук пай җирләре проблемасын да күтәрде. Халыкны үз эшеңне ачу, крестьян-фермер хуҗалыгы булдыруга әйдәде. Ни дисәң дә, бу максатта дәүләт ярдәме тоемлы.
Алда дулкынландыргыч та, күңелле дә минутлар көтә иде. АПК рәисенә барысы да рәхмәтле булып, арытабан да аның кул астында эшләүләрен теләп, Айрат Әхкәмовны бертавыштан яңа срокка сайлап куйдылар.
Лаеклыларга район хакимияте, АПК идарәсе бүләкләре тапшырылды. Ә рухи бүләкне авылның үзешчән сәнгать осталары өләште.
Рушан Гәрәев, район хакимияте башлыгы:
-Кайчан гына бу хуҗалыкка карап йөрәгебез әрнесә, бүгенге халәтегезгә сөенеп бетә алмыйбыз. Айрат Әхкәмов кебек җитәкче белән сез дә, без дә горурланабыз. Хуҗалыкның бүген беркемгә, бернинди бурычы юк, эш хакы вакытында түләнә, продукция җитештерү югары күләмдә. Дөрес юлдан алга барасыз. Проблемаларсыз гына булмый, авыл хуҗалыгында бигрәк тә. Ләкин алар барысы да үз вакыты белән чишелеп бара. Сезгә алдагы көннәрегездә уңышлар телим. Бүгенгедәй бердәм һәм бергә булып яшәргә язсын.