Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
19 март 2020, 13:56

Әмир – Халыкара олимпиада призеры!

Яшь вакытта үзеңне төрле өлкәдә сынап карарга кирәк, диләр. Безнең мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Әмир Габдуллинның тормышы да зур елга агымын хәтерләтә: уку, спорт, түгәрәкләр, гаилә, яраткан шөгыль.

Кечкенә чагыннан ук Әмир көрәш белән шөгыльләнә, төрле республика бәйгеләре призеры исемен яулый, билбаулы көрәш буенча республика җыелма командасы составында тора, түгәрәкләргә йөри. Укуда да алдынгы ул. Аның эшсөючәнлеге, сабырлыгы, максатка омтылышы югарырак дәрәҗәдәге уңышлар яуларга да ярдәм итте.
Февраль ахырында Әмир Таиланд башкаласы Бангкок шәһәрендә үткән Math Challenge IX Халыкара математика олимпиадасында катнашты. Русиядән берүзе генә буларак, аңа илебез данын якларга туры килде. Олимпиада барышында Әмир инглиз телендәге барлык биремнәрне уңышлы үтәп, 3нче урынга чыкты һәм олимпиаданың бронза призеры булды. Әмирне зур уңышы белән ихлас котлыйбыз! Арытабан да югары үрләр яуларга насыйп булсын!
Алсу Үтәшева, Югары Тәтешле 2нче мәктәбенең математика һәм физика укытучысы.
Читайте нас: