Алар икесе дә 7нче сыйныф укучылары. Бүгенгедәй хәтеремдә: Югары Тәтешле 2нче мәктәбенең 2нче сыйныфында укып йөргән кечкенә генә Айдарны әнисе минем җыр түгәрәгенә алып килде. Уңышларга алып менә алырмынмы бу нәни генә баланы, ата-ана ышанычы аклармынмы, дигән уйлар белән Айдарны үз түгәрәгемә алып калдым һәм аның белән шул көннән башлап бергә тырышып эшләп киттек.
Алинә белән дә без башлангыч класстан бергә. Чыңлап торган тавышлы нәни кызны күрми калу мөмкин түгел иде. Бу ике бала үзләренең тыйнак, сабыр холыклы булулары белән дә аерылып тора. Алар икесе дә бик күп җыр конкурсларының жиңүче-лауреатлары, призерлары булып иреште. Бер акыл иясенең шундый сүзләре бар: «Уңыш бер процент сәләт, 99 процент тырыш хезмәттән тора». Бу төшенчәнең дөреслегенә ышанабыз, чөнки укучыларыбыз төп эшләре – укуларыннан тыш, төштән соң яраткан шөгыльләренә дә вакыт таба, армый-талмый репертуар өстендә эшли. Алар башкорт телендәге җырларга да өстенлек бирә. Яшь җырчыларыбызны төрле чараларда чыгыш ясарга чакырып торган Югары Тәтешле балалар иҗаты үзәгенә, район мәдәният идарәсенә хөрмәтебез зур.
Менә март башында да Уфа шәһәрендә балалар өчен оештырылган «Башкортстан талантлары» дип аталган җыр бәйгесендә алар зур уңышларга ирешеп кайтты. Алинә Сәлимгәрәева 1нче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булып, конкурсның алтын медале белән бүләкләнде. Ә Айдар 2 нче дәрәҗә лауреат исемен яулап, көмеш медальгә лаек булды. Хөрмәтле жюри әгъзалары Тәнзилә Үзәнбаева, Җәмил Әбделмановларның мактау сүзләре, матур теләкләре балалар күңелендә озак сакланачак, аларны иҗади уңышларга илһамландырачак. Тәтешлебез исемен еракларга яңгыраткан җиңүчеләребез белән горурланабыз һәм аларга бары тик яхшылыклар гына юлдаш булуын телибез.