Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Япь-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул. Армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр элек-электән үк абруйлы саналган. Солдатка яраклы булдыңмы, димәк, син сау-сәламәт, таза егет. Андыйларның кызлар алдында да дәрәҗәсе зур булган. Ул әле дә шулай.
Шунысы куанычлы: егетләребез хезмәт иткән частьләрдән, әти-әниләрен сөендереп, хатлар килеп тора. Шундый хатның чираттагысын Гәрәбашта гомер итүче Гөлсәрия һәм Рафик Гәрәйшиннар алды. Аларның уллары Айгиз бүгенге көндә Южно-Сахалинск шәһәренең зенит-ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.
Шулган урта мәктәбеннән соң Нефтекама машина төзү колледжында янгын хәвефсезлеге буенча белем үзләштергән егет армия хезмәтенә теләп юллана. Ул үзен алдан физик һәм рухи яктан да чыныктыра. Начар гадәтәләрне үз итмәгән, спортны яраткан Айгиз солдат буларак та сынатмый.
Ә менә күптән түгел командир исеменнән улларын мактап, аның хезмәт сөючән, җаваплы, үз-үзенә, хезмәттәшләренә таләпчән, башкарган вазыйфасын җиренә җиткереп үтәүчән, намуслы солдат булуын хәбәр иткән хат - алар өчен зур сөенеч, бәхет.
Айгиз кебек егетләр күбрәк булсын, андыйлар турында хезмәт иткән җирләреннән сөенечле хатлар ешрак килсен.