-Иртә яздан тырматылган, көз башы белән сөрелгән басудан да матуррак күренеш юк, - ди Рәсил Талипов. Бу сүзләр кемнәргәдер сәер дә тоелырга мөмкин. Әйе, сөрелгән басуның матурлыгын чын агрономнар гына тоядыр ул.
Тәүгеләрдән булып кыр эшләрен төшкән «Крупская» җәмгыяте дым каплатуны оешканлык белән башлап җибәргән. Яз ашыктыра: бу агротехник чарага былтыр 22сендә генә кузгалсалар, агымдагы елда 13 апрельдә үк старт алганнар. Кар яткан урыннар да күзгә чалына, әмма җитешкән басуларны көттерергә ярамый. Әлеге көндә дым каплатуда Рамил Бәдертдинов, Илфир Фәрхетдинов, Рамил Мәгърүпов, Фәнир Низаметдинов эшли.
Башкарылган эшләрен санап китеп, гектарына 60 килограмм исәбеннән 1269 гектарда күпьеллык үләннәр, 625 гектарда уҗым культуралары өстәмә тукландырылуын әйтергә кирәк.
Барлыгы 3600 гектарда - бөртекле, 1450 гектарда берьеллык үлән культуралары урын алачак. Чәчү материалы әзер: Төмәннән бодайның супер элита «Нерда», арпаның «Памяти Чепелева», солының «Атлет» элита сортлары сатып алынган. Барлыгы 600 тонна орлык агуланачак. Бу эш башланган һәм аны Рәдил Галимов башкара.
Җәмгыять техника, җиһазлар алуны да арткы планга куймый. Кыскасы, монда куәтле, заманча техника эшләвенә без инде гадәтләнгән. Менә тагы язгы-кыр эшләренә алар тырма, культиватор, чәчкеч алган.
Узган ел һава торышы басуларны туңга сөрергә мөмкинлекне аз бирде. Сөрелмәгән басулар калган, әмма бу ниндидер проблема тудырырга тиеш түгел.
-Нинди генә авыр елларда да халкыбыз сыгылып төшмәгән: сөргән, чәчкән, урган. Әлеге афәт тә төшенкелеккә бирелергә юл куймасын. Ходай тарафыннан бирелгән һәр сынаудан ниндидер тормыш дәресе алырга кирәк. Коронавирус инфекциясе дә безгә үзебезнең продукцияне күбрәк җитештерергә этәргеч бирер. Куркып утырмыйбыз – без бүген басуда, яңа уңышка нигез салабыз, - ди тәҗрибәле механизатор Рамил Бәдретдинов.
Җәмгыятьтә механизаторлар, шоферлар шәхси саклангыч чаралар белән тәэмин ителгән. Әйткәндәй, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерүенчә, эпидемия чорында аграр ведомство хезмәткәрләре агросәнәгать комплексларында таләпләр үтәлешен тикшереп торачак. Ә без изге теләктә калабыз: барысы да әйбәт булсын.
Әлфия Сәлимгәрәева. Автор фотолары.