Югары Тәтешледә гомер итүче бик күркәм гаилә Ләйсән һәм Хәлил Гатиннар гаиләсендә туган бу егетне, сәхнәдә үсте, дисәк тә арттыру булмас. Башта “Йолдыз”, аннан “Алсу“ һәм “Гөлләрем” район бию ансамбльләрендә канат ныгыткан Илназ өчен бию вакытлыча гына шөгыль түгел, ә максатка омтылыш, олы хыялга башлангыч адымнар була. Әйе, әйе, аның белән биеп йөрүче дусларының берсе укытучы, икенчесе төзүче булырга хыяллана, ә ул биюче булачак! Аның өчен дәрәҗәле үрнәк – ике туган абыйсы, инде зур сәхнәдә ныклы басып торган биюче, шулай ук Югары Тәтешле егете Булат Бадретдинов. Әнә бит ул үз бию төркеме белән бик күп илләр сәхнәләрен гизеп йөри. Шуңа да Югары Тәтешле 1нче мәктәбен тәмамлап кулына өлгергәнлек аттестаты алу белән Илназ Казан мәдәният һәм сәнгать дәүләт университеты ишекләрен ачып керә. Бәхетенә шулай килеп чыга: егетнең сәләтен күреп, әле абитуриент чагында ук аны “ Сәйдәш” төркеменә биюче итеп алалар. Анан соң инде без аны Рифат Зарипов төркеме биючесе буларак беләбез. Уку белән эшне бергә алып бару җиңел түгел, әлбәттә, әмма тырышлар өчен чик юк: өлгерә, булдыра Илназ.
– Гадәттә, һәр студент өчен 1нче, 2нче курслар азмы-күпме авыр бирелә. Минем өчен дә шулай булды. Әлбәттә, районда туплаган сәләтем ныклы нигез иде, әмма югары уку йортында безнең алга куелган таләпләр күпкә югары һәм катгый булды. Алдымда торган максатым хыялыма туры барырга ярдәм итте дип әйтә алам, – ди Илназ.
Бүген ул эшләгән фигуралы шуу мәктәбендә 7-8 төркем шөгыльләнә. Алар арасында 8-9 яшьтән 20-25 яшькә кадәрлеләр дә бар. Һәммәсенә күпме көч, тырышлык салу таләп ителә. Моннан тыш, Илназ үзенең шәхси ансамблен булдыруга ирешкән. Егермедән артык яшь биюче җәлеп ителгән бу төркем төрле күләмле чараларда уңышлы чыгыш ясап килә. Казанда үткән “Безнең заман”, “Эшче яшьләр конкурсы” кебек зур проектларда шулай ук хореограф буларак катнаша Илназ.
Мондый талантлы якташыбыз белән “ Үзебезнең егет” дип без дә лаеклы горурланабыз. Илназның үз алдына куелган максат офыклары киңәя генә бара. Ул биегән зур сәхнәләрнең идәннәре нык булсын да, өзә басып биюченең күңелендә ут булсын.