Ак алъяпкычларда ак канат!
Кызганычка каршы, быел чыгарылыш сыйныф укучылары соңгы кыңгырау чыңын ишетмәде. Дөнья афәте шундый дулкынландыргыч бәйрәмгә дә аяк чалды. Әйдә, җырдагыча соңгы кыңгырау беренчесе булсын да, укучыларыбызны зур тормыш каршы алсын. Ә без сезнең белән төрле еллардагы Соңгы кыңгырау бәйрәменнән мизгелләрне искә төшерик.