-Алия, әниегезнең вафатына өч ел тулып килә. Вакытны дәвалый, диләр…
-Кемнең әйткән сүзедер бу, ләкин вакыт дәваламый икән… Киресенчә, еллар узган саен, сагыну көчәя, тагын да арта бара. Бу сорауларга җавап бирү миңа бик авыр. Чөнки әни турында сөйләгәндә түгел, уйлаган мизгелләремдә дә җаным актарыла…
-Әниегезнең туган көннәре ничек уза, аны ничек бәйрәм итә идегез?
-Әни туган көнен гел көтеп ала иде. Ул көнне без балаларын, дуслар-туганнарны җыя, ансамблен чакыра. Шулай бергәләп җыелып, бик матур итеп уздыра идек әниемнең гомер бәйрәмен. Чаллыда яшәгәндә, безнең бакчабыз бар иде. Шул бакчада түгәрәк өстәл артына якыннарыбыз белән гөрләшеп уздыра иде туган көннәрен. Соңгы елларда бәйрәм көнендә үзенең тугры тамашачысы белән булуны, концерт үткәрүне традиция итеп алган иде ул.
-Хәния апаның дусты Гөлшат апа белән сөйләшкәндә ул: «Хәниянең кабинетын искитмәле матур итеп ясадылар», — дип әйткән иде. Бу кабинетта ниләр саклана, Алия? Сеңлегез Алсуны да шул йортта яши дип беләм…
-Әни үлгәннән соң, Алсу гаиләсе белән Уфадан Казанга күчеп кайтты. Имәнлек урамында элек әниләр торган фатирда әйбәт кенә яшәп яталар. Ул фатирга матур итеп ремонтлар ясаттылар. Ләкин әни вакытындагы кебек, барлык әйберләрне саклап калдылар. Ә әнинең артистлык бүлмәсенә җиңелчә, косметик ремонт кына үткәрделәр. Аның җылысын, истәлеген саклаган әни бүлмәсе булып калды ул. Анда әниебезнең барлык концерт костюмнары, аяк киемнәре, концерт әйберләре. Исәпсез-хисапсыз конкурслар лауреаты булгач, бүләк ителгән статуэткаларын, президент рәхмәт хатларын, медальләрен махсус стендка урнаштырдык. Аларның барысын да кадерләп саклыйбыз.
-Әтиегезнең хәлләре ничек, Алия?
-Әти Аллага шөкер, исән-сау. Аның электән картлык көнендә үзенең туган авылы Киектә яшәргә хыялы бар иде. Ул бүгенге көндә шунда гомер кичерә. Үз көенә, үзенчә, өйне матурлап, бакчаларны карап яшәп ята. Әтигә без кунакка кайтып, ул безгә килеп, гел аралашып торабыз.
-Оныклары әбиләрен искә аламы?
-Олы кызым Әминә хисләрен эчендәрәк тотып йөри. Әни үлгәч, минем яныма килгән дә әйтә бу. «Әни, менә берәр төймә булсын иде ул. Без шул төймәгә баскач, дәү әни яныбызга кире әйләнеп кайтсын иде», — ди. Шулай хыялланып йөрде… Уртанчы кызым Ясминә бигрәк нечкә күңелле. Аның янында әнинең видеоларын карарга да куркып торам. Чөнки телевизордан әнине күрсәтә башласалар, җырларын ишетсә, аның күзенә яшь килә. «Җырлы әннә»безне сагындым», — ди. Алар әнине «җырлы әннә» дип йөртәләр иде. Бик сагына дәү әнисен.
-Әниегезнең җырларына хокук аның гаиләсендә, диләр. Аның җырларын сорап мөрәҗәгать итүчеләр булдымы?
-Миңа бер кешенең дә әниеңнең җырларын җырларга ярыймы, дип сорап килгәне булмады. Алар гел яңгырап тора бит инде. Әнинең җырлары, исеме кебек үк, үлмәс. «Бәйрәм» ансамбле: «Безгә ансамбль булып эшләргә рөхсәтме?» — дип, килеп сорадылар. Без аларга юл куйдык. Әни төзегән ансамбль егетләренең, бердәм булып, һаман эшләүләренә без шат кына.
-Алия, әниегез белән бәйле берәр үкенечегез калмадымы?
-Үкенечләр бар инде алар. Без яшь чакта дөнья куабыз бит. Кияүгә чыгарга ашыгабыз, эш дип янабыз. Мин шуны аңладым: дөнья артыннан куган вакытта туганнарың, якыннарың белән сөйләшергә вакыт табарга кирәк икән. Әни безгә кунакка килгәч, и чаба торган идем. Әни бездә вакытта өй эшләрен эшләп өлгерим әле дип уйлый идем. Әни: «И, кызым, ардың бит инде, утырып тор инде азрак, аннары карарсың», — дия иде.