Җәйләүдә, гадәттәгечә, тәртип хәкимлек итә. Сыерлар әле көтүдән кайтмаган, әмма эш кайный: кичке савуга кадәр малларга фураж салырга, аппаратларны карарга, башка кирәк-яракларны барларга мөһим. Шунда ук бер яхшы күренеш күзгә ташлана – монда утарлар тимердән эшләнгән. Димәк, ел саен аны ремонтлау кирәкми.
Ферма буенча барлыгы 250 баш савым сыер исәпләнә. Тәүлегенә уртача 30 центнер сөт савыла. Кышлатуны уңышлы тәмамлап, иркен тугайларга, җәйләүгә күчү үзе бер куаныч. Сыер саву операторлары Илзида Закирова, Светлана Рәхимова, Рәфинә Мифтахова, Илсур Әхмәтов, Илнур Хуҗинның кереткән лаеклы хезмәт өлешен әйтеп үтәргә кирәк.
Калган эшкә кар ява, дигәндәй, фермада ремонт эшләре башланып та киткән инде. Быел анда күләмле эш булып ике торакның түбәсен яңарту тора. Шулай ук белгечләр өчен бүлмәләр, котельный, бытовкаларны берләштергән яңкорма да кулланышка тапшырылачак. Төзелеш материалы белән тәэмин ителештә бернинди проблема юк. Якын киләчәктә миксер алу да күз уңында тора. Болай булса, хезмәт шартлары тагын да уңайланачак.
Баш зоотехник Янбулат Мөхәмәтдинов белдерүенчә, кичке көтү оештырылмаган, чөнки мал азыгы җитәрлек. Зур запас белән сенаж калган. Әмма булганын әрәм-шәрәм итүгә дә юл куярга ярамый. Моны биредә яхшы аңлыйлар. Күп тә тормас янә яшел урак башланыр. Киләсе кышлатуга җитәрлек күләмдә генә түгел, сыйфаты ягыннан да аксамаган мал азыгы туплау зарур.
Без әңгәмәләшкән арада көтү дә кайтып җитте. Тиздән кичке савым башланганын хәбәр итеп, авылга аппаратлар гүләве таралыр.