Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
3 июль 2020, 17:50

Алда булсын очрашулар

Уллары хезмәт иткән тарафлардан җибәрелгән Рәхмәт хаты һәр йортка бетмәс шатлык алып килә. Менә бу юлы да Шулганда яшәүче Даһия һәм Рәис Рәхимҗановлар уллары Фәнүр хезмәт иткән ерак Хабаровск краеннан шундый хат алды.

«Сезнең улыгыз Фәнүр үзен бары тик яхшы яктан – намуслы һәм тәртипле итеп күрсәтте. Ул үрнәкле хезмәте белән командирлар һәм иптәшләре арасында ихтирам һәм абруй яулады. Без Сезгә Ватаныбызның чын патриотын тәрбияләгәнегез өчен зур рәхмәтлебез», – диелә анда.
Чита шәһәрендәге танклар гаскәрендә учебкасын үткәннән соң, Александр Невский исемендәге артиллерия полкында хезмәтен үтә Фәнүр. Катлаулы, кыюлык һәм тапкырлык таләп ителгән хезмәттә якташыбыз сынатмаган. 24 июньдә ул Уссурийск шәһәрендә узачак Җиңү парадында катнашачак.
Кечкенәдән хезмәтне сөеп, спортны яратып үскән ул, тынлы оркестрда шөгыльләнергә дә вакыт тапкан. Армиягә киткәнче үк Нефтекама һөнәрчелек колледжында эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән.
– Әтиебез Нәсимҗан колхозда бик оста сварщик булгангамы, аның яраткан шөгыле улыбызга да күчкән. Әтиебез күптән мәрхүм булса да, ул ясаган әйберләр авылыбызда һаман саклана әле. Фәнүрнең дә халыкка кирәкле булган һөнәр үзләштерүенә без бик шатбыз, – ди солдатның әти-әнисе.
Әйе, балалар әти-әнисен һәрчак сөендереп торса гына яшәве рәхәт. Йортларына икеләтә ямь өстәп, уллары озакламый кайтып җитәр. Бу көннәргә инде бик аз вакыт калган. Ә туган ягында аны әти-әнисе, өч бер туганы, дуслары һәм туганнары көтә.
Эльмира Ситдыйкова.
Читайте нас: