Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
27 август 2020, 18:25

Башкортстан чит илләргә ниләр сата?

2020 елның беренче ярты елында Башкортстанда чималсыз энергетик булмаган экспорт күләме 912,8 млн. долларга җиткән.

Шулай дип белдерде БРның тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты.
Чималсыз энергетик булмаган экспорты гомум экспорт күләменең 60 процентын тәшкил иткән. Чагыштырыйк: Русия буенча бу күрсәткеч 43,1 процент булса, Идел буе федераль округында — 58,1 процент.
Бу җәһәттән төп үсешне авыл хуҗалыгы товарлары: көнбагыш мае, шикәр һәм арпа күрсәткән. Шулай ук химия сәнәгате продукциясе экспорты да арткан: алар поливинилхлорид, фенол һәм полировкаланган пыяла. Быел бутилин һәм изомерлар, кумол, рапс, кабызу катушкалары һәм автобетономешкалкалар сату аркасында да товар продукциясе киңәйгән.
Башкортстан предприятиеләре үз продукцияләрен нигездә Кытай, Казахстан, Финлядия, Һиндстан һәм Белоруссиягә озата. Моннан тыш Үзбәкстан, Латвия, Төрекмәнстан, Мексика һәм Бельгиягә экспорт товарларын озату күләме арта. Яңа партнерлар арасында Гондурас, Уругвай, Эквадор, Шри-Ланка һәм Мьянма атала.
Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча әзерләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектының төп максатларының берсе экспортның менә шушы төрләре күләмен арттыруны күз уңында тота.

Фото: news.ru

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Bashkortstan-chit-ill-rg-nil-r-sata-427563/

Читайте нас: