Көрәш Гарәп әмирлекләренең Абу-Даби шәһәрендә узды дип хәбәр ителә. Америка көрәшчесе Нурмөхәммәтовка икенче раунд башында бирелде. Хәбиб аны өч минут эчендә аяклары белән кысып буды. Бу русияленең катнаш көрәшләрдә 29нчы тапкыр җиңүе.
Чемпион әлегәчә бер тапкыр да җиңелмәде. Моннан тыш, Хәбиб беренче тапкыр атасы һәм тренеры Әбделман Нурмөхәммәтовның ярдәменнән башка титулын яклады. Ул бу җәйдә COVID-19 эләктереп, каты авырудан соң, вафат булды.
Көрәш тәмамланганнан соң, Хәбиб күз яшьләрен тыя алмады һәм бу аның соңгы көрәше, дип белдерде.
"Әтием үлгәч, әни минем көрәшүемне теләми. Әле дә аңа бу соңгысы дип вәгъдә бирдем. Әни янында күбрәк булып, аңа тиешенчә игътибар бирәсем килә. Мин спорт карьерамны бүген тәмамлыйм" - диде спортчы.
Сүзендә торырмы Хәбиб, әллә 30нчы тапкыр да көрәшергә чыгармы - вакыт күрсәтер. Әйткәндәй, Конор Макгрегор да өч тапкыр спорттан китте һәм өч тапкыр кайтырга мәжбүр булды. Зур акча әнә шулай кире уйларга да мәҗбүр итә шул. Әйткәндәй, 2021 елда Хәбиб янә Конор белән көрәшергә тиеш иде.