Әлеге чараның төп максаты – 1-8 сыйныф укучылары күңеленә җиңүче рухын сеңдерү, беренче булуга омтылыш уяту, өлкән сыйныфларда аны тагын да югарырак дәрәҗәдәге конкурста катнашуга, югары уку йортлары олимпиадаларында чыгыш ясауга җәлеп итү, илнең политехник яки хәрби югары уку йортларына керергә әзерләү.
Әлеге чараның мәктәп этабында 14 мәктәптән 410 укучы, муниципаль этапта 284, республика этабында 56 укучы катнашты. Шуларның 15е тугыз предмет буенча җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.
Агымдагы елның сентябрь аенда Уфада әлеге олимпиада җиңүчеләрен, аларны әзерләүчеләрне бүләкләү тантанасы булып үтте. Анда безнең районнан Шулган мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Регина Гәрәйшина катнашты. Бу чарада даими рәвештә катнашып килгән кыз агымдагы елда «Җәмгыять белеме» (укытучысы З. Шәрәпова) призлы урын яулады. БР Сәнәгать һәм энергетика министры урынбасары кулыннан ул үзенең кубогын, медален һәм кыйммәтле приз – квадрокоп кабул итеп алды.