Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
13 ноябрь 2020, 13:20

Бибисара Азаматова исемендәге урам булдырылачак

Башкортстанның Баймак районы Темәс авылындагы урамнарның берсенә җырчы Бибисара Азаматова исемен бирәчәкләр. Артистка тумышы белән Баймак районыннан. Ул 2020 елның октябрендә коронавирус чиреннән вафат булды. 72 яше тулуга берничә көн генә җитмәде.

Үзенең иҗади тормышы дәверендә Бибисара Азаматова биш аерым концерт бирде, алты аудиоальбом чыгарды. Шуларның иң соңгысы, быел чыкканы, 73 җырдан тора. «Ел җыры», «Юлдаш җыры» һәм «Башкорт җыры» республика җыр конкурсларында күп тапкырлар лауреат булды ул. Иҗади юлын 2006 елда гына - 57 яшендә башлаган кеше өчен бу гаҗәеп хәл. Моңа кадәр ул республика җәмәгать туклануы индустриясендә эшләгән, «Нур» рестораны директоры булган, анда хезмәт ветераны һәм азык-төлек тармагының атказанган хезмәткәре булып билгеләнгән.
Бибисара Азаматова үзенең беренче концертын туган Баймак районында биргән. Аннан соң җырчының концертлары тулы заллар җыя башлаган, аның белән Фәрваз Урманшин, Раил Өметбаев, Альберт Салаватов һәм Искәндәр Газизов кебек башкорт эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Баймак районында булып, авылның бер урамына җырчы исемен бирү мәсьәләсен хәл итәргә кушкан.
Читайте нас: