

Халкыбызның язмыш-тарих чылбырын, асыл нәсел җебен өзәргә бирми, ил һәм авыл өчен җан атып, аның шәхесләрен, уңган-булганнарын зурлаган, гыйбрәтле хәлләрне халык белән бергә бүлешкән авыл хәбәрчеләребез арасында Фидәлия апабыз иң чагу һәм иң тырышы дип уйлыйм.
Гомерен балаларны укытуга, тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле ветеран-укытучы, озак еллар авыл Советында ветераннар рәисе вазыйфасын башкаручы шәхес әлегә кадәр үз җилкәсендә бик зур йөк тартып килде. Ул өлкәннәрнең тормышы белән кызыксына, мохтаҗларына рухи һәм матди ярдәм күрсәтеп кенә калмый, заманасына күрә ачы язмышлы әби-бабайларыбызны, алтын туйларына җиткән матур парларны гәзит битләрендә яктыртып килә. Бу һәркемгә дә бирелмәгән бер сәләт.
Мәктәптәге хезмәт елларында Фидәлия апа яшь буынны белемле, акыллы, камил итеп тәрбияләүне максат итеп куя белде. Әле булса аның әдәбият, татар теле дәресләре күз алдыбызда. Әдәпкә өйрәтүче, мәдәният тәрбияләүче дәресләрне ул олыларда булган сабырлык, ихтирам белән ихлас аңлата белде. Элекке укучылары аның төпле киңәшләрен кулланып яши. Әйе, ул бервакытта да туктап кала торганнардан түгел, аны һәрвакыт яңалыклар, заман сулышы, авыл тормышы кызыксындыра, уйландыра, сөендерә, килеп чыккан мәсьәләләрне чишеп бетерми күңеле булмый.
Күрдем мәктәбенә килгәч, балалар белән иҗади эш башлап җибәрә ул. Укучыларның шигырь, хикәя итеп язылган мәкаләләрен туплап, үз акчасына «Әй, мәктәбем белем учагы, син гомернең иң матур чагы» дип аталган китап чыгара. Икенче китабы «Авылым тарихы, халкым язмышы» дип атала. Гомер иткән авылын, игенчеләр династияләрен, хезмәт батырларын данлый. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, Совет власте өчен көрәшкән авылдашлары дөньясын чагылдырган тарихи мәкаләләр яза ул.
Ә Халык шагыйре Әнгам Атнабаев иҗаты аның тормышында аеруча зур урын алып тора. Фидәлия Хәби кызы мәктәптә шагыйрьнең музеен булдыруга күп көч салды. Хезмәт елларында Әнгам Атнабай музееның җитәкчесе булып торды. Атнабайның иҗатын пропагандалау, аның исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертә. Игенче-шагыйрь Каһим Әүхәтовның тормыш юлын өйрәнә, яшь буынга аларны үрнәк итеп куя белә. Аның зур-зур мәкаләләре «Башкортстан» гәзите, «Кызыл таң», «Өмет», «Совет мәктәбе», «Башкортстан укытучысы» гәзит-журналларында дөнья күрә. Район гәзитендә дә аның бихисап тормышчан, халыкчан мәкаләләре басылган. Моннан тыш, гәзит-журналларда үткәрелгән иҗади конкурсларда җиңүләр яулап килә ул. Тынгы белмәс Фидәлия апа Мостафина – Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты, районыбызның хөрмәткә лаек хатын-кызы, уңган хуҗабикә.
Тормыш иптәше Кадим ага белән 50 ел тату гомер кичереп, өч ул үстереп олы тормыш юлына озатты алар, өчесенә дә югары белем алырга булыштылар. Оныклар сөеп, киленнәрен кызларыдай күреп, кода-кодагыйлары белән туганлашып, тату яшиләр. Хезмәтендә дә мактаулы, гаиләсендә дә бәхетле хатын-кыз, яраткан әни, дәү әни, гәзит укучыларның яраткан хәбәрчесе ул бүген Фидәлия апа Мостафина.