

Районның Росреестр бүлегендә хезмәт салган Эльвир Шакировны булачак хатыны белән дуслары димләп таныштыралар. Ул чакта Чайковский медицина колледжын тәмамлап кайткан Лидия район дәваханәсенең көндезге стационарында процедура шәфкать туташы булып эшли.
Югары Тәтешледә туып-үскән Лидия беренче очрашуда ук Эльвирның күңелен яулый. Димчеләрнең эше уңышлы килеп чыга – очрашып йөреп, бер-беренә пар килгән яшьләр матур гаилә корып җибәрә.
Эльвир Фәрит улы булдыклы, хәстәрлекле ир буларак, Кальтәү авылында төп нигездә барлык уңайлыклары да булган йорт тергезә. Лидия белән Эльвирның мәхәббәт җимешләре булып бер-бер артлы өч сабыйлары дөньяга килә: Инсаф, Рәшид һәм Эмиль. Яшь гаиләгә терәк булып, яннарында әниләре Фаизә Шәйхетдин кызы гомер кичерә. Әниле-кызлы булып серләшеп, киңәшләшеп, ярдәмләшеп яши алар. «Балаларым Зилә, Фердинант, Эльвир – өчесе дә югары белемле белгечләр, вазыйфалы урында эшлиләр. Кияү-киленнәрем дә бер дигән, алар белән горурланып яшим. Гаиләне тәэмин итүче буларак Эльвир иртән китә, кич кайта, ял вакытларында төзелеш эшләре белән мәшгуль, Аллаһ ярдәм бирсен»,– дип рәхмәтләр укый әниләре Фаизә апа.
Гаилә тормышы – үзе бер дөнья, бер иҗат. Яратып дөньяга тудырган балакайларын тәрбияләп, эштән арып кайткан тормыш иптәшен елмаеп каршы алу, тәмле ашлар пешереп өстәл янында җыелу, җан атып торган кайнәсе белән бергә өй мәшәкатьләрен хәстәрләү – болар барсы да яшь әни Лидия иңнәрендә. «Балалар үстергәндә, аларның көннән-көн һөнәр арттыруларына сокланып, бәла-казалардан саклап, вакытның үткәне дә сизелми. Әле йортның да җитешмәгән җирләрен төгәллисе бар, кыш – эчке ягын, җәй җитсә, тышын эшлибез. Тормыш иптәшемнең куллары алтын – бар эшне дә үзе башкара», – ди Лидия Илдар кызы. Үзләренә җитәрлек мал-туар асрап, бакча җимешләре үстереп яшәүче ишле Шакировлар гаиләсе – авылның киләчәге.