Безнекеләрне бел!
24 август 2022, 10:50

Гөлләренә карап сагынам

 Төрле әнидән булсалар да, бердәм булып, хезмәт яраттырып үстерә аларны әтиләре.

Гөлләренә карап сагынамГөлләренә карап сагынам
Гөлләренә карап сагынам

1941 ел. Эссе кояш кыздырган июль ае. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә әле әни карынында яткан сабый печән өстендә дөньяга килә. Аңа «Тәлгать» дип исем кушалар.

Бөтен ил өстенә килгән кара кайгы Җиремҗи авылында гомер итүче Әминевларның да ишеген кага. Әтисе фронтка китү белән гаиләгә кара кәгазь килә. Үлгән артыннан үлеп булмый. Әниләре Мөкәрәмә сугыштан исән кайткан авылдашына кияүгә чыгып, тагын ике бала таба. Әмма баладан соң өзлегеп, 36 яшендә генә гүр иясе була. 12 генә яшьлек булса да, Тәлгать ага бу көннәрне яхшы хәтерли. Ике һәм дүрт яшьлек энеләренә абый булып, үги әтисенең кул арасына керә: йорт эшләрен башкара, көтүен көтә, энеләрен тәрбияләшә.

Озак та үтми, гаиләгә тагын берничә бала белән яңа әни килә. Авыр елларда андый хәлләр еш булган. Төрле әнидән булсалар да, бердәм булып, хезмәт яраттырып үстерә аларны әтиләре. «Иптәш малайлар тугызынчы сыйныфны тәмамлагач та колхозга эшкә тотынды. Ә мине әти укырга Аксәеткә җибәрде – урта белем алырга ярдәм итте. Кырыс иде әти, әмма бик төпле акыллы булды, какмады, сукмады. Армиядән кайту белән участок алып, өй бетерүне хәстәрләде. Урыны оҗмахта булсын», – дип искә ала ул яшьлеген.

География дәресләрендә укытучы Карпат таулары турында сөйләгәндә, шуларны барып күрсәң иде, дип хыялланган Тәлгатькә Украинада Карпат    таулары буенда хезмәт итәргә насыйп була – Казахстанның Семипалатинск шәһәрендә укулар үткән өч егетне шунда хезмәткә җибәрәләр. Кайчан барып күрер идем әле мин ул тауларны, дип хәтерли ул армия елларын.

Өч ел хезмәтен тутырып кайткан егетне, авыл Советына секретарь кирәк, дип, эшкә чакырып алалар. Шунда таныша да инде ул булачак тормыш иптәше Кәүсәрия белән. Беркөн яшь кенә чибәр кыз белешмә сорап килә. Тәлгать исә: «Исемегез, фамилиягез ничек? Кайда яшисез, ничә яшь?» – дип кызыксына. Кыскасы, бер бәләкәй генә белешмә бер сәгать языла ул чакта. Унынчыны тәмамлап укырга китәргә йөргән Аксәет кызы яшь егетнең йөрәгенә шунда ук ут сала. Берничә елдан Кәүсәрия Бөре педагогия институтының башлангыч сыйныфлар факультетын тәмамлап, Җиремҗи авылына укытырга килә.

1967 елда гаилә учагын кабыза алар. Бергә авылның мәдәни тормышында кайныйлар, тирә-як клубларда да спектакльләр куеп йөриләр, концертларда катнашалар. Тәлгать Әмир улын авылга бригадир итеп куялар. 31 ел шушы җаваплы вазыйфаны башкара ул. «Сугыштан кайткан фронтовиклар эшкә өйрәтте, киңәш биреп, ярдәм итеп тордылар. Безнең заманда эше дә күп иде, хезмәт кешесенә хөрмәт тә бар иде. Колхоздан берничә тапкыр санаторийга җибәрделәр. Ессентуки, Красноусольский, Украинага кадәр барып, сәламәтлекне ныгыттым. Туристик юллама белән чит илләр күреп кайтырга да насыйп булды», – ди ул үткән тормышын яңадан күзаллап. Тәлгать ага эшләгән дәвердә колхозда алты рәис алышына.

2015 елда Җиремҗинең 200 еллык юбилеен оештырып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә обелиск булдыруда зур көч сала Кәүсәрия апа һәм Тәлгать ага. Авылдашлары, район хакимияте ярдәме белән ниятләгән эшләрен башкарып чыгалар. «Менә, сеңелем, сугыштан кайтып вафат булган, сугыштан соңгы җимерекләрне тергезгән, авырлыкларны үз җилкәләрендә татыган ветеран авылдашлар исемлеген мәңгеләштерергә, дигән уебыз бар иде. Үкенечкә калды, Кәүсәрия белән киңәш итеп, эшләтергә җыенган идек», – дип көрсенеп куя Тәлгать ага. Тормыш иптәше Кәүсәриянең мәңгелек дөньяга китүенә өч ел була. Кызлары әтиләрен салкын кышта ялгызын калдырмый, Нефтекамага алып китәләр. Үз йортлары булгач, аңа да эш табыла анда. Кичләрен гәзит-журналлар укырга ярата ул. Ә яз җитү белән күчмә кошлар кебек кирегә үз йортына – Җиремҗиенә кайта.

«Гөлләргә берүк салкын тимәсен. Уңайсыз булып ботак-лары сына күрмәсен. Әниегез кайда утырткан булса, шунда утыртыгыз, аның рухлары шат булыр», – дип, Кәүсәриясе утырткан гөлләрне дә үзе белән алып бара, алып кайта Тәлгать ага.

Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бик матур гомер кичерде алар. 52 ел гаилә учагын сүндерми, күңел җылысын салып яшәде Кәүсәрия һәм Тәлгать Әминевлар. Мәхәббәт җимешләре булып өч кызлары дөньяга килә. Кызлы йорт – нурлы йорт. Гөлнара, Алсу, Лениза – өчесе дә тәртипле, ипле, иманлы булып үсеп, югары уку йортларында белем алды. Үз парларын табып, кияүгә чыгып, үз ояларын корды. Алар да әниләре кебек гөлләр яратучы. Читтә яшәсәләр дә, җәен туган йортларына кайтып, бакчалар үстереп, түшәмнәрен юып, җыештырып китәләр. Әминевларның ихатасына керү белән күзне камаштырган төрле төстәге чәчәкләр каршы ала. «Кызларым әниләре төсе итеп һәр төбен саклап, кадерләп, тәрбияләп карыйлар», – ди хуҗа кеше.

Тирә-якта Кәүсәрия апаны белмәгәннәр сирәктер. Ул тормышта бик аралашучан, җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче булды. Үз нәселен генә түгел, гомер кичергән Җиремҗи авылының да тарихын ныклап өйрәнеп, архивлардан белешмәләр алып, шәҗәрә төзеде. Республикада үткән Шәжәрә бәйрәмендә дипломга лаек булды. Гаиләсендә дә, авыл тормышында да янып яшәде газизләре.

Күрше-тирә, авылдашлары, җәмгыять алдында күркәм, ихтирамга лаек гаилә булды Әминевлар. Гаилә дуслары Гөлфинә апа аларның җылы мөнәсәбәтләрен әле дә сагынып сөйли: «Тәлгать абыең, Кәүсәрия апаң, дип бер-берсен олылап дәшәрләр иде. Йомышка керсәң, кунак итеп чыгарырлар. Аларның йорты гомергә чәчәкләргә күмелеп утырды. Тәлгать абыйның тугрылыгына исең китәр».

Әйе, мәкалә героем кинолардагы артистларга тиң. Аның тормыш юлы матур үткән һәм гомер көзенә атлаганда да, гаиләм, оныкларым, авылдашларым, дип җан аткан ир-атка ничек сокланмыйсың?!

 

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас