

Фидәлия Мостафина
Күңелең саф, изге синең,
Зирәклегең һәрбер эшеңдә.
Гади кеше түгелсең син –
Безнең өчен фәрештә.
Сәламәтлегебез сагында торучы медицина хезмәткәрләрен мин хөрмәт итәм һәм һәрчак зурлыйм. Бүгенге мәкаләм үзәк район дәваханәсендә гомере буе терапевт булып хезмәт куючы олы йөрәкле, сабыр холыклы Башкортстанның атказанган табибы Эльза Зыятдинова турында.
Ул Аксәет авылы кызы. Әтисе Әхнәф Барый улы Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. Әнисе Әнисә Әхмәтнәби кызы БРның атказанган укытучысы, РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы. Ул мәктәптә директор, завуч булып эшләде, безне тарих фәненнән укытты. Авылыбызның ихтирамлы кешеләре булдылар. Әнисә апа ягыннан Эльза медиклар династиясен дәвам иткән. Аларда сигез кеше табиб. Уллары Нияз Зыятдинов та шушы изге эштә – кешеләр сәламәтлеге өчен янып яши торган табиб.
Эльза Әхнәф кызы Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын 1976 елда үзәк район дәваханәсенең участок табибы булып башлый. 1979-1983 елларда терапия бүлеге табибы, 1983 елдан баш табиб урынбасары була. Таләпчән, үз эшен яраткан, дәваханәгә күп яңалыклар керткән медикны коллектив яратты, хөрмәт итте. Лаеклы ялга чыккач та җиң сызганып эшли. Авырлыкларга баш имичә, белемен камилләштерә – табиб-кардиологка укып, кызыл диплом алды. Аксәет урта мәктәбенең түрендә – «Мы гордимся ими» стендында изге хезмәттәге авылдашымның фоторәсеме тора. Хезмәт ветераны «Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел» медале белән бүләкләнде.
Дөнья мине дәваханәнең терапия бүлегенә китерде. Биредә 23-25 дәваланучы, күбесе өлкәннәр. Табибыбыз – Эльза Зыятдинова. Ул югары һөнәри осталыкка ия, бар медицина серләрен белгән көчле табиб. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, үти, җавап бирә, авырулар белән чын күңелдән сөйләшә. Тәмле телле, ачык йөзле шәфкать туташлары, санитаркалар эшеннән дә канәгать калдык. Бөтен җирдә чисталык, тәртип, азык-төлек тәмле, дарулар җитәрлек. Пациентлар белән медицина хезмәткәрләре арасында яхшы элемтә урнашкан. Нык авыр чирлеләр дә бар, шәфкать туташлары аларга аеруча игътибарлы булды. Табиб һөнәре нинди җаваплы һәм кеше язмышына нык бәйле икәнлегенә янә дә инандым.
Авырулар арасындамын. Кәрдәвештән 84 яшьлек Хезмәт ветераны Нурия Сабирова : «Мин һәрвакыт Эльза Зыятдиновага приемга киләм. Авыр эштә, фермада төрле чирләр үткәрдем, ул һәрвакыт ярдәм итте. Аккан судай гомерем узды. Бик авыр чакларда Эльза Әхнәф кызының ярдәменә ышанабыз. Аллаһка шөкер, аякка бастыра. Аңа тән сихәте, иман байлыгы, күңел тынычлыгы телисем килә», – ди.
«Эльза Әхнәф кызы җитәкчелек иткән терапия бүлегенә мин кискен эч авыртуы белән килдем. Ул мине игътибар белән тыңлады һәм дәвалану курсы билгеләде. Чын күңелдән аңа йөрәк җылылыгы, игътибарлы, үз пациентларына карата дустанә мөнәсәбәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Корычтай сәламәтлек, гаилә бәхете, авыр хезмәтендә уңышлар телим», – ди Ивановка авылыннан Наталья Гайниярова.
Өлкән шәфкать туташы Эльза Хаҗипова да табиб турында яхшы сүзләрен җиткерде. «Табибыбыз, җитәкче буларак, һәммәбезгә игътибарлы, яшь кадрларны эшкә өйрәтә. Шәфкать туташлары белән аңлашып, бөтен көчебезне халык өчен жәлләми, аларның сәламәт булуына багышлыйбыз», – дип үз фикере белән уртаклашты ул.
Эльза Зыятдинова гаиләсендә дә ихтирамлы әни, хуҗабикә. Тормыш иптәше Фәрит белән ике бала үстерделәр, ике оныклары бар. Әнисе Әнисә Галиеваны да тәрбиялиләр. Гиппократның антына тугры булган Хезмәт ветераны Эльза Зыятдинова – безнең горурлыгыбыз!