

Фәрзәнә Исмәгыйлева
Булганына канәгать булып, гомеренең болай үткәненә шөкер итеп яши Гөлнара бүгенге көндә.
Шулай булмый ни, гаиләсе түгәрәк аның. Ялгызы гына тәрбияләп үстергән кызы Алсуга югары белем алырга ярдәм итте. Кызы да үзе кебек тырыш, кешелекле, кечелекле булып үсте. Кияүле, кода-кодагыйлы булып, матур туйлар үткәреп, үзаллы гаилә тормышына озатты аны Гөлнара. Хәзер инде тупырдап торган оныклар сөя. Гомерләр бик тиз үтә. Артка борылып карасаң, күпме мәшәкатьләр, янып-көюләр, сөенечләре-көенечләре булган икән бит. Әмма Гөлнара һәрвакыт ныклы рухлы, кирәк чакта усал да, кирәк чагында йомшак та була белә.« Кош оясыдай үз өем, үз көем бар, язларын яшелчә-җимеш утыртырга кечкенә бакчам, ягып керергә мунчам бар. Иң мөһиме – яраткан эшем», – ди Гөлнара Риф кызы.
Әйе, 30 елдан укол кадап уйнаган кызның балачак хыялы тормышка аша. Бөре медицина училищесын тәмамлап, хезмәт юлын Нефтекама шәһәрендә башлап җибәрә ул. Аннары туган авылы Югары Тәтешлегә кайтып, ашыгыч ярдәм бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып китә. Кайда гына хезмәт салса да, сабыр холкы, тыйнаклыгы күзгә чалынып торган Гөлнараның эшләре уң була. Әле ул район дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә эшли. Табиб Елена Солтанова белән килешеп, киңәшләшеп эш алып баралар.
Таләпчән, мөлаем шәфкать туташының хезмәттәшләре арасында да абруе зур. 2005 елда намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнгән. Дәваханә һәм район хакимиятеннән тапшырылган рәхмәт хатлары, Почет грамоталары да бихисап. Эше булгач, ялы да була. Гөлнара бәйрәмнәрдә, районда үткән мәдәни чараларда актив катнаша. Ул җырларга ярата. Уңган, булган, талантлы хуҗабикәнең яраткан шөгыле берничә. Шулай булмый ни, ат елында дөньяга килгән бит ул. Нинди генә эш булмасын, яратып башкара. Ел дәвамына җитәрлек салат, компот, кайнатмалар хәзерләп җыя, кышның озын кичләрендә кулына бәйләмен ала. Оекбаш-бияләйдән алып, кызларына күлмәк, кофталарга кадәр бәйләп кидерә ул.
– Үземнең яшәгән җиремне, эшемне шулкадәр яратам, гомумән, минем беркайчан да зарланып утырганым юк. Күрешеп серләшергә, сөйләшергә сеңелләрем бар, кияүләрем бер дигән. Нинди генә бәйрәм булмасын, гел бергә түгәрәк өстәл янында җыелабыз. Шатлыгыбызны да, сагышларыбызны да бергә уртаклашып яшибез. Туганлык җепләрен өзми аралашып яшәү – үзе зур бәхет. Илләр генә тыныч булсын, – ди Гөлнара Мөхетдинова.