Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
19 сентябрь 2022, 14:50

Яулаган үрләр яшәргә дәрт бирә

Проблемаларны алдан чишеп, Финия алдан бара.

Яулаган үрләр яшәргә дәрт бирә
Яулаган үрләр яшәргә дәрт бирә

Яулаган үрләр яшәргә дәрт бирә

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Күрдем мәдәният йорты ничә еллар инде мәдәнияткә җанын биреп, янып эшләгән җитәкчегә мохтаҗлык кичереп утырды, дисәң дә дөрес булыр. Халыкны оештырып, зур бәйрәмнәр үткәрү белән бергә ике катлы зур бинаны да тәртиптә тотып, һәр ел саен кышкы сезонга әзерләп, материал-техник базасын баетырга, кос­тюмнар хәстәрләргә һәм үз йортыңдагы кебек тагын бик күп нәрсәләр эшләргә кирәк. Мәдәният йорты янында урнашкан һәйкәл тирәсен дә, балалар мәйданчыгын да күз уңында тотарга кирәк.

Әйе, бәйрәмне истә калырлык, яхшы итеп үткәрү өчен һәр чарага җитди хәзерлек кирәк. Концерт булсынмы, тематик кичәме, театрмы – һәрберсе аяк табаннарың кызганчы йөгерү тәлап итә. 2015 елдан алып шушы эшләрне мәдәният йорты директоры Финия Сәхибгәрәева алып бара. «Ирләр Себергә киткән кебек төянеп чыгып китәм дә, Яңа ел бәйрәме үткәч, яңа килен төшкән кебек төянеп өйгә кайтам», – дип көлә Финия. Кешеләргә карата ихтирамлы, ачык йөзле, тиктормас, таләпчән булганы өчен аны авыл халкы да ярата. Авыл Советы башлыгы Лариса Нисапова белән хуҗалык рәисе Өлфәт Гәбсәламов та Финиянең тәкъдимнәрен кабул итеп, гел ярдәм итеп тора. Әле хатын-кызлар вокал төркеменә костюмнар тектерү мәшәкатьләре белән йөри ул. Биредә өлкән буын өчен «Хуҗабикәләр» фольклор төркеме эшли. Мәктәп укучылары ярдәмендә «Яшьлек» бию ансамбле уңышлы эшләп килә. Яшь буынны тәрбияләүгә күп көч сала мәдәният хезмәткәре. Әле табигать кочагында уеннар оештыра, әле интернет челтәрләре аша яңа уеннар өйрәнәләр. Җыр-биюгә, матур сөйләмгә, әдәбияткә, спортка мәхәббәт уята ул нәни дусларында. «Пушкин картасы» белән эшләргә өйрәнгән, сайт белән эшләве дә уңайлы, берникадәр матди ярдәм. Чараларга акча тапмаганда үз кесәсеннән чыгарган чаклары да шактый. Балаларның күңелен күреп кайтарса, үзенең дә күңеле була. Эше турында, балалар турында сөйләгәндә Финиянең күзләре янып тора. Алдагы чаралар кызыклырак, фәһемлерәк булсын өчен яңалык кертү, күбрәк кеше җәлеп итү аның хыялы.

Эшләсәң, эш карышмый, ди халык. Шушы тырышлыгы бушка китми җитәкченең. Аның уң кулы булган музыкантлар Фирдәвис Шакиров, Илһам Бикмәтов, кул эшләре остасы Ирина Зиннурованың ярдәме тоемлы. Кайчан эндәшсә дә, сүзен кире екмый алар. Бердәм көч белән район конкурсларында призлы урыннарга лаек була коллективлары. Ә яуланган үрләр эшкә яңадан дәрт өсти. Хезмәттәшләре Мөнирә Мансурова, Гөлчәчәк Әхтәровага да мондый җитәкче янында эшләве бик рәхәт. Проблемаларны алдан чишеп, Финия алдан бара.

Мондый тырышлык, алга омтылыш Финия Альберт кызында кечкенәдән килә. 13 яшендә гаилә терәге булган әтисе вафат була. Әнисе авылда фельд­шер булып эшли: иртән китә – кич кайта. Ә йорттагы эш Финия өстендә, энеләре Ильяс белән Илназ да аның карамагында. Безне бервакытта да ятим дип жәлләмәсеннәр, кыерсытмасыннар, дип, тырышып укый ул. Бигрәк тә башкорт телен ярата. Укытучы апа шундый чибәр, шундый акыллы, дәресләрне йомшак кына аңлата, мин дә шушы апа кебек башкорт теле укытучысы булам, дип хыяллана Финия. Ваяды мәктәбен бишле билгеләренә генә тәмамлый ул. Яңавыл районының «Одаренный ребенок», республикада башкорт теле олимпиадаларында җиңеп, «Ученик года» исемнәрен яулый. Һәр ирешелгән уңыш кызга канат куя. Урта мәктәптән соң максатына ирешү өчен Башкорт Дәүләт университетының башкорт теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә һәм уңышлы тәмамлый. Әмма Ходайдан узып булмый, аны мәдәният хезмәткәре итеп эшкә чакырып алалар. Белемен камилләштереп, дистанцион укып, икенче диплом ала.

Әнисе Әлфия ханым Күрдем кешесенә тормышка чыга. Финиянең дә язмышы шушында булгандыр. Раданис белән танышып, үз оясын кора алар. Ул да үзе кебек эшсөяр. Бухгалтер һөнәрен үзләштерсә дә, водитель булып хезмәт сала. Әлеге вакытта үз эшен булдыруны хәстәрләп йөреше. «Раданисның ярдәме зур, ни булса да аңа киңәш итәм. Кыш кар чистарту да аның өстендә. Кайнам-кайнатам да бик әйбәтләр, хәлдән килгәнчә ярдәм итәрбез, килен, дип кенә торалар. Аерым йортка чыккач, әти-әни яныннан китү кыенрак булды, бергә күңеллерәк иде», – ди Финия.

Гаиләдә ике бала үсеп килә. Кызлары Ралина 2нче сыйныфта укый, ә уллары Раил балалар бакчасында тәрбияләнә. Финия зур гаилә турында хыяллана. Үз йортын да тәртиптә тота хуҗабикә, гаиләсен тәмле ашлар белән сыйлый. Җәен бакчасы шау чәчәккә күмелеп утырса, кышын бүлмә гөлләре күңелгә ял бирә. Кулың җиңел синең, шул гөлеңне утыртып кына бир инде, ди иптәш кызлары. Чөнки бер генә утырткан үсентесенең дә тамыр алмый калганы юк аның. «Мин күбрәк ирләр эшли торган эш яратам. Вак чигү, тегү, кул эшләре тотканчы утын яруны хуп күрәм», – дип елмая ул.

Кешеләргә, тормышка гашыйк җан бер минутын да бушка үткәрми. «Авыл буйлап әйбер җыярга булса да чыгып китәм. Әле шулай чиккән әйберләр, суккан паласлар, француз яулык­лары җыйдым. Олыларның сандык төбендә яткан элекке әйберләре безгә бик кирәк», – дип сүзен дәвам итә ул.

Мәдәният йортында ел әйләнәсендә эш туктап тормый. Ир-егетләр бильярд уйнарга килсә, кечкенәләр биергә, хатын-кызлар җырларга җыела. Кичен яшьләр өчен дискотека оештырыла. Эшләгәч, шулай эшләргә кирәк: үзенең дә, үзешчән сәнгать сөючеләрнең дә сәхнәгә чыгасы килеп торсын, тамашачылар да канәгать булсын.

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: