

Югары Тәтешледә яшәүче Регина белән Азат кечкенәдән дус-тату, бер-берсенә терәк булып, апа, энем, дип бердәм үсәләр.
Бүгенге көндә инде Регина Рәхимҗанова үз гаиләсен корган. Җир комитетында белгеч булып хезмәт сала. Кече энесе Азат Джурабаевны да үзе янына алып тәрбияли ул. Азат бик тырыш, тыңлаучан егет, мәктәптә дә гел «4-5»ле билгеләренә генә укый, имтиханнарын да уңышлы тапшырган. «Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырсам, югары уку йортында белем алыр идем», – дигән өмет белән яши Азат.
Әлегә егетнең нинди һөнәр сайлавы сер булып калсын. Әмма аның тырыш, сабыр, аңлы булуы күренеп тора. Менә ике ел инде урып-җыю чорында «Татагроинвест» җәмгыятендә ашлык төягечтә хезмәт сала. Июнь аеннан августка кадәр олы абыйлары кебек эшкә ашыга. «Илдус абыйТ имербулатов белән Ленар абый Ходайбердин миңа нәрсә эшләргә өйрәтеп, барлык техник таләпләрне үзләштерергә ярдәм итеп тордылар», – ди ул.
Беренче эш хакына үзенә яңа смартфон сатып алган ул. Һәм менә икенче ел инде Кара диңгез буенда бератна ял итеп кайткан. Әлбәттә, бу аның апасының хәстәрлеге, кайгыртучан булуыннан, туганлыкның ныклыгыннан килә. Һәр кеше язмышына үзе хуҗа. Тырышкан ташка кадак каккан, ди халык. Тормышка ашырыр хыялларын күзаллап яшәгән егетне өлкән абыйлары белән көнозын тузанлы эштә йөрү дә ялкытмый.