Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
13 октябрь 2022, 16:25

Җиңүчегә дан-шөхрәт

Сынауларны җиңеп чыгуы белән котлыйбыз, булдыклы якташыбыз белән горурланабыз

Җиңүчегә дан-шөхрәт
Җиңүчегә дан-шөхрәт

Сүзе яхшы, йөзе якты, үз һөнәренә тугры тырыш егетләргә сокланмый мөмкин түгел.

Күптән түгел республика нефть чыгару оешмасы хезмәткәрләренең «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында 6нчы Краснохолмск нефть һәм газ чыгару промыселенда геолог булып хезмәт салучы Радмир Садретдинов 1нче  урын яулады, ә 16нчы сентябрьдә Самарада үткән конкурста 2нче урынга лаек булды.

Русия күләмендәге бәйгедә катнашуга юллама алгач, бер ай дәвамында Радмир Уфа шәһәрендә югары категорияле белгечләр белән чираттагы ярышка әзерләнде, белеменкамилләштерде, үз-үзенәышанычтуплады.

Конкурс өч көн дәвам итте. Тырышлыкберкайчан да юкка чыкмый. 23 төбәктән җыелган конкурсантлар арасында көч сынашты, катлаулы сорауларны үтеп, практик күрсәтмәләрдә дә алдынгылыкны бирмәде ул. Беренчедән, үзенең һөнәри осталыгын күрсәтеп, акчалата премиягә ия булса, икенчедән, район данын, үзе сайлаган геолог һөнәренең абруен күтәрде һәм белгеч буларак югары баскычка үрләде Радмир.

Сынауларны җиңеп чыгуы белән котлыйбыз, булдыклы якташыбыз белән горурланабыз. Афәрин!

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: