Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
17 октябрь 2022, 16:33

Яраткан хезмәт – зур бәхет

 Разыя һәм Альберт Солтановларның көтеп алган мәхәббәт җимеше ул Лилия.

Яраткан хезмәт – зур бәхет
Яраткан хезмәт – зур бәхет

Хезмәт сөйгән гаиләдә туып-үсә Лилия Әхмәтова.

Разыя һәм Альберт Солтановларның көтеп алган мәхәббәт җимеше ул. Сеңелесе Ләйсән һәм энесе Илсур белән кечкенәдән җырга-моңга әвәс булып, спорт белән кызыксынып, гаиләнең татулыгын, бердәмлеген күреп үсәләр.

Лилиянең балалар яратуы, кешеләргә мөнәсәбәте, игътибарлы, ихтирамлы булуы гаиләдән килә. Оешмалар арасында үткән үзешчән сәнгать сөючеләр конкурсларында әти-әниләре еш кына дуэт җырлый, ә кызлар алар янында биеп тора. Менә шулай кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясап, мәктәпкә баргач, җыр-бию түгәрәкләренә йөреп, мәктәп һәм районның мәдәни чараларының уртасында кайный Лилия. Үзебезнең югары уку йортларына кереп укырга мөмкинлек булмады, сез укыгыз, дип, өч баласына да югары белем алырга ярдәм итә әти-әниләре. Лилия Бөре педагогия институтының башлангыч белем бирү факультетында белем ала. Институтта укыганда да бик актив булып, төрле иҗади конкурсларда катнаша. Ә аның һөнәрләре бик күп, бию-җырга гына тукталып калмый – ул бик матур итеп рәсемнәр дә төшерә, күмәк биюләр сала.

Уку йортын уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын Югары Тәтешле башлангыч белем бирү мәктәбендә башлый ул. Һәм менә 18 ел дәвамында сайлаган һөнәренә тугры калып, инде хезмәтен Югары Тәтешле 1нче мәктәбендә дәвам итә. Әйтүе генә җиңел, ә бит укытучы ул дәрес кенә биреп калмый, зур тәрбия эше дә алып бара. Килеп чыккан мәсьәләләрне вакытында чишәргә, су буе документ, кәгазь эшләренә дә вакыт табарга кирәк. Өстәвенә, үзең укучыларга үрнәк булырлык, зыялы, мәдәниятле булырга тиешсең.

«Үткән уку елында эпидемия котырганда дистанцион укытып та алдык. Тормыш барына да өйрәтә. Балалар да тиз арада компьютер үзләштерде, ата-аналар гел булышып тора. Быел беренче сыйныфны тагын ышанып тапшырдылар», – ди Лилия Альберт кызы. Бергә эшләгән хезмәттәшләрен, җитәкчеләрен мактап телгә ала мәкалә героем. Шулай шул, 1нче мәктәп хезмәткәрләре үзешчән конкурсларда чыгыш ясап, призлы урыннар яулый, иҗади коллективта эшләве дә күңелле. Бер-беребезнең уңышларга сөенәбез, ди ул. Республикада үткән ярышларда да җырлап мактауларга ирешә Лилия Әхмәтова. Быел исә дистанцион үткән «Туган тел» җыр конкурсында 1нче урын яулаган ул.

Күренеп тора: канатланып, яратып эшли үз эшен Лилия Альберт кызы. Шуның өчен гаиләсендә дә бәхетле. Тормыш иптәше Рөстәм Мәүлитҗан улы белән ике бала тәрбиялиләр. Кызлары Регина 8 сыйныфта укый, ул да бию түгәрәгенә йөри, район һәм республика иҗат конкурсларында катнаша. Уллары Ригил 9нчы сыйныфны яхшы билгеләренә генә тәмамлап, укуын дәвам итә. Әйе, бер-берсен хәстәрләп, яратып матур хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, иркен яңа йортта тормыштан канәгать булып яши Әхмәтовлар гаиләсе.

 

 

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: