Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
28 октябрь 2022, 10:30

Бер дулкында йөзеп...

Олы кызның теле җырлап чыкты.

Бер дулкында йөзеп...
Бер дулкында йөзеп...

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Вязовка авылыннан Раилә һәм Фәнил Нуриәхмәтовларны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Чөнки алар һәрвакыт районның мәдәни һәм спорт чараларының уртасында кайный. Авыл биләмәсендә җәмәгать эшләреме, дәүләт яки халык бәйрәмнәре булсынмы – халык Фәнил Нуриәхмәтов үз куллары белән ясаган могҗиза-мичтә пешкән кайнар коймак, тәбикмәкләр белән сыйлана.

Нинди генә концерт яки фестиваль-бәйге булмасын, катнашучылар арасында Вязовка авылы мәдәният йортында Раилә һәм Фәнил Нуриәхмәтовлар җитәкчеле­гендә оештырылган «Учыныл» фольклор ансамб­ленең чыгышын күрәбез. Аларның бердәм иҗат җимеше, тырыш хезмәт нәтиҗәсе тамашачыларда һәрвакытонытылмаслык тәэссоратлар калдыра.

Раилә белән Фәнил бер авылда туып-үсә, бер мәктәптә белем алалар. Егет бер яшькә олырак. Укыганда ук Фәнил кызга кош теледәй генә хатлар яза. Балачак бит, күрешеп сөйләшергә оялсалар да, ике арада хатлар йөреп кенә тора. Алар бергәләп мәдәни чараларда һәм спорт ярышларында катнаша. Аннары яшьләр бер-бер артлы Ижау шәһәренә юл тота. Фәнил мәдәни-агарту училищесына укырга керә, ә Раилә шәфкатьтуташы һөнәрен сайлый. Икеседә шәһәрнең мәдәният сарайларының берсендә биютүгәрәгендә шөгыльләнә. Беренче курстан соң Фәнилне армиягә алалар – ул ике ел Азербайҗан-Иран чигендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң, укуын тәмамлап, тугана вылына кайта.

Удмурт гореф-гадәтләре буенча егет кызны урлап алырга тиеш була. Яңа ел кичәсендәФәнил Нурисламулы авылда бердән-бер татар гаиләсеннән кәләш итеп Раилә Файзелгаян кызын ала. Яңа өйләнешүчеләр бәхетенә авыл мәдәният йортына директор һәм сәнгать җитәкчесе кирәк була. Нуриәхмәтовлар, җиңсызганып, эшкә тотына.

Күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәгән гаиләдә Лилиана һәм Мариалина исемле ике кыздөньяга килә. Кечкенәдән җыр-биюгә әвәс, эшләрендә зур ярдәмче булып, иҗади конкурсларда, фестивальләрдә, әдәби конкурсларда җиңү яулап сөендерә алар әти-әнисен. «Олы кызның теле җырлапчыкты. Яшь кенә булса да бик күп казанышларга иреште ул. Лилиана – табиб-терапевт, өстәмә дерматовенеролог һөнәрен үзләштереп, үз эшен ачып җибәрде. Тормыш иптәше Владимир белән бергә Аливия исемле кыз үстерәләр», – ди бәхетле ата. Ә кече кызлары Мариалина Ижау дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Күзкарасыдай сөеп үстергән кызларының исеме «Тәтешле энциклопедиясе» китабында урын алган.

Йөргән таш шомара, диләр. Раилә, эшкә башлагач та, укучы балалар һәм яшьләр өчен «Зоринка» һәм «Калинка» дип аталган бию түгәрәкләре оештырып җибәрә. Балалар, укучылар белән эшли, аның яңа тәпи бас­кан кызлары да әнисе янында йөреп биергә өйрәнә. Өч телдә дә матур итеп сөйләшеп үсәләр.

Авыл мәдәният йортында көн-төн кайнашкан гаилә үзаллы йорт тергезеп керә. Абзар-кура тутырып мал карыйлар, эшләредә, ашлары да бар.

2007 елда «Учыныл» удмурт фольклор ансамбле «Халык» исемен ала. Шулвакыттан алып, өч ел саен ансамбль бу дәрәҗәне яклап килә. Алар Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск, Ижау шәһәрләре сәхнәләрендә чыгыш ясый.

Тырыш кеше, чыннан да, хөрмәткә лаек. Нуриәх­мәтовларның хезмәте күзгә күренеп тора. Фәнил Нурисламулы район мәдәният сараенда үткәрелгән һәр чарада җырлый, бии яисә ансамбль составында чыгыш ясый. Һәрчак мәдәният йортын да, үз хуҗалыгын да тәртиптә тота уңган ир узаманы. Җәй айларында Вязовка мәдәният йортытерриториясе чәчәкләргә күмелеп утыра, ә эченә керсәң – нинди матурлык! Биредә барлык уңайлыклар булдырылган, спорт залы да бар. Димәк, вязовкалылар ел әйләнәсенә спорт белән шөгыльләнә ала.

Фәнил Нуриәхмәтов Удмурт Республикасы ДәүләтСоветының һәм Мәдәният министрлыгының Почет грамоталары белән бүләкләнә. Нуриәхмәтовларның башлангыч сыйныфларда җыр-биюгә өйрәткән укучылары Алена Тимерханова, Әлфирә Камалетдинова, Динә Глимханова, Андрей Камалетдинов, Надежда Әхмәдишина һәм башкалар бүген үзләре үк танылу алды, удмурт халкының яраткан башкаручылары булды. «Алар безнең авыл данын бөтен Удмурт Рес­публикасына җиткерде. Кайда барма, без Вязовкадан, дисәң, беләбез, дип җаваплыйлар», – ди Фәнил Нурислам улы. Димәк, Раилә белән Фәнилнең тырышлыгы бушка китмәгән.

Авылдашлары алдында да йөзләре якты, урыннары түрдә Нуриәхмәтовларның. Зур авыл бәйрәмнәренә зерләгәндә һәм үткәргәндә мәдәният йорты активы үзешчән сәнгать әгъзалары белән киңәшләшә һәм авыл биләмәсе хакимиятенең, эшкуарлар Динар Биктимеров, Алексей Хәйруллин, Фларид Гәрәевның, «Колос» җәмгыяте директоры ИлшатСаяповның зур ярдәмнәрен тоя. Шундый фикердәшләр, авыл өчен җан аткан кешеләр бар чагында эшләведә күңелле.

Хезмәтеңдә барсы әйбәт булса, гаиләгә дәтыныч күңел белән кайтып керәсең. Әйтәләр бит: бәхет – ул иртән торып эшкә барасы килү, ә кичен эштән соң өеңә атлыгып кайту. Раилә һәм Фәнил Нуриәхмәтовларныңтормышы нәкъ шундый бәхеткә корылган.

 

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: