Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
1 ноябрь 2022, 10:18

Төшләремдә сәлам юллыйм, өнемдә кылам дога

Укытучы кешегә хөрмәт бигрәк тә зур иде ул елларда.

Төшләремдә сәлам юллыйм, өнемдә кылам дога
Төшләремдә сәлам юллыйм, өнемдә кылам дога

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Гомерен балаларга белем бирүгә, районыбызда мәгарифне үстерүгә багышлаган искиткеч, гүзәл педагог Рәмия Сөянголовага быел 90 яшь тулган булыр иде. Редакциягә аның бердәнбер кызы Гөлнарадан хат килде, анда һәр юл мәхәббәт һәм әнисенә хөрмәт белән сугарылган…

«Еллар инде үземнең чәчләремә көмеш сипсә дә, газиз әниемне бер генә минутка да истән чыгармый, сагынып, аның һәрбер киңәшен тотып, сөйләгән сүзләрен хәтерләп яшим.

Әнием Рәмия Хәлил кызы 1932 елда Чургылды авылында дөньяга килә. Гаиләләре Акбулатка күчеп килгәндә аңа бер яшь тә тулмаган була. Кечкенә чакта әнием миңа Саимә дәү әнием белән Хәлилрахман дәү әтием турында сөйли иде. Тирә-як авылларда дәү әниемнең бик күп туганнары яшәгән. Шәҗәрәбезне барлый башлагач, дәү әнинең карт бабасы Сәгадитдин Каспрановның указлы мулла итеп Акбулат авылына җибәрелүен белдек. Хәлилрахман дәү әтинең карт әтисе Шаһвали мулланың да укымышлы нәсел дәвамчылары булган.

Бөек Ватан сугышы вакытында әниләр гаиләсе белән Кордон-Әрибашка күченеп килгән. Дәү әти урман җитештерү җәмгыятендә бухгалтер булып хезмәт салган. Озакламый район үзәгенә күченгәннәр.

Әниебез 11 яшеннән эшкә җигелгән: дару үләннәре җыйган, ашлык эшкәрткән, печәнен чапкан, басуын утаган чордашлары белән берлектә җиңү көнен якынайткан. Мәктәптә башка төбәкләрдән эвакуацияләнгән балалар белән бергә укыган алар. Сугыш тәмамлангач, эвакуацияләнгәннәр туган якларына кайтып киткәннәр. Төрле якка таралышсалар да, гомер буе хатлашып, хәл белешеп яшәде әни алар белән.

1952 елда әнине Күрдем авылы мәктәбенә немец телен укытырга җибәргәннәр. Ул инвалид дәү әнине дә үзе белән бирегә алып килгән. Әни гомере буе күрдемлеләрне ярдәмчел, игелекле халык, дип сагынып искә алды. Аларны Җиһания Исхакова үз йортына сыйдырган. Урын-җир зур булмаса да, күңелләре киң булган. Кайгыны да, шатлыкны да бергә бүлешеп яшәгән алар. Ә мин аларны безнең якын туганыбыз икән, дип яшәдем. Чөнки аның балалары Заһит абый белән Әдибә апа безнең туганнардан да артык иде. Әни гомере буе аларга дога кылып, рәхмәт укыды.

Күпме еллар үтсә дә, укыткан укучыларын исемләп тезеп китә иде: Луиза Миңнебаева, Мәккия, Тәлгать Саманов, Әхнәф Хәйруллин, Кадрия Заһитова, Рәисә. Ә Хәкимҗан Ибәтуллин аңа туган көненә мамык шәл бүләк итә. Шушы изгелекләрне ничек онытырсың?!

1954 елда әнием Аксәет мәктәбенә күчә. Хезмәттәшләре аны ачык йөз белән каршы ала. Шушы авылда ул язмышына язган беренче мәхәббәтен очрата. Тын океанда биш ел ярым хезмәт итеп кайткан кара бөдрә чәчле чибәр егет Марс Малик улы була ул. 1956 елда алар икесе дә Казан шәһәренә юллана. Рәмия – Казан дәүләт педагогия институтында, ә Марс Казан дәүләт университетының тарих һәм филология факультетында белем ала. Ике елдан алар гаилә учагы кабыза. Әмма бәхетләре кыска була яшьләрнең – әтием каты авырудан бакыйлыкка күчә. Туачак кызын, ягъни мине күрә дә алмый кала ул. Ачы югалтулардан соң, әнием яшь бала белән кайнәләрендә яши. Укуын дәвам итә алмый, ташларга туры килә аңа. Мин мәктәп яшенә җиткәнче Аксәет мәктәбендә укытты ул.

Еллар сизелми дә үтеп китә, күршеләре булып яшәгән Шәмсетдин ага һәм аның мәрхүмә хатыны Рәхиджә, Мәймүнә, Нуриәсма апаларны, Ясәви абыйны, игезәк кызлар үстергән Рәхимә апаны гомере буе сагынып искә алды әнием. Нинди генә мәктәптә укытмасын, кайсы гына авылда яшәмәсен, һәрвакыт хезмәттәшләре, күршеләре арасында абруе зур булды. Ярдәмчел, кечелекле, кешелекле булды газизебез.

Югары Тәтешледә Кәрамовлар, Хәсәновлар белән ут күрше булып яшәдек. Шатлыкны да, борчу-мәшәкатьләрне дә бергә бүлешеп гомер иттек. Өмә итеп эшләрне башкара, күршеләргә кунак-мазар килсә, өйдән өйгә кунак итеп чакырып ала торганнар иде. Сугыштан соңгы елларда инвалид дәү әнине тәрбияләп, авылдан авылга күченеп эшләп йөрсә дә, әни бәхетле иде. Чөнки кешеләр изге күңелле, укытучылар шулкадәр ярдәмчел, ихтирамлы, игътибарлы иде бер-берсенә. Ә укытучы кешегә хөрмәт бигрәк тә зур иде ул елларда.

1965 елда әнием, хыялларын тормышка ашырып, Ижау дәүләт педагогия институтына укырга керә һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт юлын Бүлкайпан мәктәбендә дәвам итә. Биш ел дәвамында көн саен яңгыр дими, кар-буран дими, җәяүләп укытырга йөри ул. Ә 1971 елда Югары Тәтешле 1нче мәктәбенә күчә һәм лаеклы ялга туктаганчы шунда хезмәт куя. Мәгариф өлкәсендә хезмәт салган Рәмия Сөянголова «Хезмәт ветераны» исеменә, БАССР Мәгариф министрлыгының Почет грамотасы, юбилей медальләренә лаек була. Ә иң зур бүләк – ул еллар дәвамында белем биргән яраткан укучыларының хәл белеп килүе. Соңгы көннәренә кадәр алар һәр елда күчтәнәч, бүләкләр белән әни яшәгән йортка килеп, ярдәм күрсәтеп, элеккеләрне искә төшереп, аралашып тордылар. Әни исә үзе укыткан укучыларының кайда ничек яшәүләре белән һәрдаим кызыксынып торды. Люция Котлыева, Сәгыйдә Шәйнурова, Лилия Әсхәбетдинова, Данира Йосыпова, Әнәс Мәгъзумов, Гыйльмалтдин Хаҗетдинов, Минислам Шәйхинуров, Федор Бәдрисламов, Борис Ярмиев, Илдар Зарипов, Геннадий Солтанов, Таня Красноперова, тагын бик күп укучылары белән әле булса элемтәдә торам. Әниемне зурлаган өчен аларның һәркайсына рәхмәтлемен.

Әни йортыннан туган-тумача да өзелмәде. Әтием Марс Гарифуллин ягыннан булган туганнарын да гомер буе үз итеп, хөрмәт итеп яшәде ул. Әнием олыгайган көнендә биш вакыт намазын калдырмады, тырышып уразасын тотты. Тирә-якка нур чәчеп, тулы канлы тормыш белән яшәде ул. Мине, оныкларын акыллы итеп үстерергә тырышты, югары белем алырга булышты.

Мин Уфа шәһәрендә университет тәмамлап, финанс өлкәсендә хезмәт куйдым. Кодаш егете Ришат Ямбаев белән гаилә корып, ике бала үстердек. Балаларыбыз Ильяс белән Алия югары уку йортларында белем алып, үзаллы тормыш көтәләр. Тормыш иптәшем хәрби кеше булу сәбәпле, гаиләбез төрле шәһәрләргә күченеп йөрде. Кайвакыт, кайтам, дигәч тә кайталмыйча калган чаклар булды. Ә ул көтә иде. Әниләр сабыр була, алар гомер буе көтә».

Иманлы балалар, укучылар  тәрбия­ләгән Рәмия Сөянголова. Аны юксыналар, сагыналар, рухына багышлап дога кылалар. Ә ак яулыклы, якты йөзле укытучы, сөекле әни аларның төшләренә кереп, хәер-фатыйхада икәнлеген белдерә.

 

 

Автор:
Читайте нас: