Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
5 декабрь 2022, 15:07

«Нәрсә җитә ана булуга?» – ди Йосып авылында яшәүче Сәфинә Мөхәмәтҗанова

Эштән дә, тормыш иптәшемнән дә уңдым: алтын куллы, нәрсәгә тотынса, шуны ялт итеп булдырып куя Рәмзәвием.

«Нәрсә җитә ана булуга?» – ди Йосып авылында яшәүче Сәфинә Мөхәмәтҗанова
«Нәрсә җитә ана булуга?» – ди Йосып авылында яшәүче Сәфинә Мөхәмәтҗанова

Фәрзәнә Исмәгыйлева

«Эштән дә, тормыш иптәшемнән дә уңдым: алтын куллы, нәрсәгә тотынса, шуны ялт итеп булдырып куя. Рәмзәви белән биш балага гомер биреп, тәрбияләп үстердек. Ана булудан да бөек бәхет бар мени ул? Кыз чагымда ишле гаилә турында хыяллана идем: өй тулы бала-чага күз алдыма килә, шундый рәхәт, күңелле булып китә. Әллә гаиләдә апам белән икәү генә үскәнгә, шулай булдымы – хыялларым тормышка ашты. Йосып авылына килгәнемә быел 41 ел. Төшкән җирем таш булды. Авыл халкын да үз иттем. Бервакытта да үкенгәнем булмады», – ди Борай районында туып-үскән Сәфинә Фирхан кызы.

Әйе, Сәфинә апаның телендә дә, кулында да бар. Ә йөзләрендә нур уйнап тора, 60 яшь тә, димәссең. 60 яшь – ул картлыкларның сабый чагы, дип язган бер шагыйрь.

Йосып авылына ул 19 яшендә килен булып төшә. Яңавылда пешекче һөнәрен үзләштергән кызны буровойга нефтьчеләр ашханәсенә җибәрәләр. Калын толымнары биленә төшеп торган Сәфинәне нефтьче Рәмзәви абый бер күрүдә ошата. Тормышка чыккач, эштән туктарга туры килә Сәфинә апага. Тормыш иптәше Рәмзәвигә томрап торган өч малай, үзенә ахирәт, сердәш итеп ике кыз бала алып кайта ул. Алар берсеннән-берсе матур, нык булып үсеп буй җиткерә.

«Икенче улыбызның яше дә тулмаган көе колхоз рәисе эшкә чакырды», – дип, хәтер йомгагын сүтә Сәфинә апа. Авылда ялгызы яшәгән әнисен алып килә, аңа балаларны карарга куеп, пешекче эшенә башлый ул. Урып-җыю, кыр эшләре вакытында игенче-басучыларны тәмле аш белән тәэмин итә. «Әнием өйдә булгач, пешкән ашка, җылы өйгә кайтуы бигрәк рәхәт иде, ул булмаса эшкә чыгалмас идем. 24 ел бергә яшәдек. Җәй айларында гына, үз йортыма кайтам, дип ашкынып кайтып китә торган иде. Киявен дә бик яратты. Кияүгә сүз әйтмә, ди торган иде. Төрле чаклар булгандыр, тормыш бит ул. Ачу – таш, йотсаң – шикәр, бал. Күпчелек чакта эндәшми калсаң, өйдә чыккан буран тиз басыла», – ди Сәфинә апа.

Балалар үстергәндә сөенече дә, көенече дә бергә була. Кайчагында утырып тору да эләкми ана кешегә. Иртүк торып мичен яга, ашарга пешерә, сыер савып, сөт аерта, балаларын мәктәпкә, ирен эшкә озата. Бәләкәйләре торуга, аларны иркәләп сөеп, тәрбияләргә кирәк. Берсен уйнатырга, икенчесен юатырга.

Бишенче баласын тапкач, Сәфинә апаны Уфага «Ана даны» медале алырга чакыралар. Президент Мортаза Рәхимов, кулын кысып, Почет грамотасы, медаль тапшыра аңа. Гомер тиз үтә. Төпчек уллары Салават быел армия сафларыннан хезмәт итеп кайтты. Эльза белән Ирина гаиләләре белән читтә яшиләр. Олы уллары Илнар әти-әнисе янында. Ә менә икенче уллары Илмирның гомере кыска булды, фаҗигале рәвештә вафат булуына 12 ел үткән. Гомере шулай язылгандыр, дип, үз-үзләрен юата ата-ана. «Әле безнең алтынчы балабыз да бар, туганнан башлап оныгыбыз Маратны тәрбиялибез, олыгаерга вакыт юк», – дип елмая алар. Мөхәмәтҗәновларның балаларын кайсын гына алма, эшкә уңган, сүзгә тапкыр, кешелекле, кечелекле һәм ярдәмчелләр. Ишле гаиләдә үскән бала-чага бер-берсен кечкенәдән яклап, курчалап үсә бит ул.

Шул тормыш дулкынында йөзеп, гомереңнең үткәнен дә сизми каласың. Бүген Сәфинә апа белән Рәмзәви абыйның биш оныгы үсеп килә. Балалар үскәч, буш вакыт та күп кала. Болай да гомер буе клубта җыр түгәрәгендә шөгыльләнә, төрле мәдәни чараларда катнаша, спектакльләрдә уйнарга ярата Сәфинә апа. «Яшьтән китап укый, төн йокламаса йокламый, кызык сюжетлы китап укый башласа, туктатып булмый. Апагыздан бигрәк уңдым: тәмле итеп ашарга әзерли, матур гөлләр үстерә», – дип, сүзгә кушыла Рәмзәви Әнвәр улы.

Әйе, үз көчләре белән тергезеп чыккан зур якты йортта төрле-төрле чәчәкләр үсә, ә күзнең явын алып утырганы – хризантемалар. Алар ноябрьдә чәчәк ата башлый, ди хуҗабикә. Әле булса мичкә ягып, тегермән оныннан икмәк пешереп, аның янына камыр ризыклары сала Сәфинә апа. Йосып авылында әлегә зәңгәр ягулык кермәгән, шулай да бер өйрәнгәч, авыр түгел, үз өеңдә – үз көе. Малын, кош-кортын карыйлар Мөхәмәтҗановлар. «Үзебезгә дә, балаларга да, кода-кодагыйларга күчтәнәчкә дә җитә, булганына шөкер. Җае чыккан саен балалар кайтып йөриләр. Юлларыбызны төзәттеләр, авылыбыз төзек, матур. Дөньялар имин булып, башка казалар килмәсен, начар яшәмибез», – ди бәхетле ана Сәфинә апа.

 

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: