Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
14 декабрь 2022, 14:52

Яшьлек дәрте сүнмәсен

Судан чыгып, төрле күнегүләр эшлиләр дә, тагын суга керәләр

Яшьлек дәрте сүнмәсен
Яшьлек дәрте сүнмәсен

Районның «Планета СПОРТ» физкультура-сәламәтләндерү комплексында сәламәтлекне ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Иренмә, йөре генә.

Колач җәеп, суда йөзәр өчен бассейн да бар анда. Ләкин бар кеше дә йөзәргә белеп бетерми шул. Бигрәк тә балаларның чумып-чумып чиста суда йөзәселәре килә. Менә Яшьлек дәрте сүнмәсен

берничә ай инде балалар өчен тәгаенләнгән бассейн аквариумга охшап тора. Биредә нәкъ балыклар кебек берьяктан икенче якка, су астына чумып, балалар шөгыльләнә. Тренерның күрсәтмәләрен тыңлаганнан соң, старт бирелгәч, алар бердәм рәвештә кулларын алга сузып суга чума.

Мин дөньямны онытып шуларны күзәтәм. Судан чыгып, төрле күнегүләр эшлиләр дә, тагын суга керәләр. Аннары тренер аларны билләренә махсус бау тагып зур бассейнга төшерә. Һәм 7-8 яшьлек бала чалкан ятып йөзеп тә китә.

Миндә тренер белән якыннанрак танышу теләге туды. Ул үзебезнең Кыткы-Елга кызы булып чыкты. Альбина Гарифҗанова Чайковский дәүләт физкультура институтын тәмамлап, Уфа шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән коррекцион үзәктә эшләгән. Биредә быел дүрт төркем ачып, 60ка якын баланы йөзү серләренә төшендерә. Күпләре дөрес итеп йөзәргә өйрәнгән дә инде. Тулаем алганда, алар барсы да сәләтле балалар. «Суның дәвалау көче барыбызга да билдәле – йөзү мускулларның эшчәнлеген арттыра, умыртка сөяге грыжаларын дәвалый. Бигрәк тә балаларда сколиоз булса, нерв системасы какшаса, йөзүнең файдасы бик күп. Артык авырлык белән интегүчеләргә дә ябыгу өчен иң яхшы ысул», – ди тренер Альбина Ансар кызы. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән аерым шөгыльләнә ул. Күпчелек балалар 5-6 тапкыр күнекмәләрдә булганнан соң, йөзәргә өйрәнә.

Заман таләпләре белән бергә атлыйм, дисәң, һәр эштә үз өстеңдә эшләү, өстәмә белем алу таләп ителә. Альбина да Уфа шәһәрендә белемен камилләштереп кайта.

Альбинаның тормыш иптәше Илмир Гарифҗанов та кикбоксинг буенча халыкара чемпионатта 2нче урын яулаган спорт мастеры, Русия, Себер, үзе туып-үскән Нижневартовск, Новосибирск шәһәрләрендә, Ханты-Манси автономияле округы, Когалымда үткән чемпионатларда призлы урыннар яулаган спортчы. Илмир Нижневартовск дәүләт университетын тәмамлаган. Ул да үз эшен ачып җибәргән – кикбоксинг клубында тренер. «Хезмәт» җәмгыяте бинасыннан бер бүлмәне арендага алып, 22-24 кешедән торган өч төркем туплаган ул. Монда 7-8 яшьлек малайлар, ир-егетләр күбрәк шөгыльләнә. Үз-үзеңне саклау һәм яклау алымнарын өйрәнер өчен хатын-кызлар да килә бирегә. «Егетләр тормышта бар да кирәк дип, бик тырышып шөгыльләнә. Әле малайларны ярышларга әзерлим», – ди Илмир Рамус улы.

Күнекмәләрне шөгыль­ләнүчеләрнең әти-әниләреннән рөхсәт алып, медицина белешмәсе нигезендә алып бара алар. Бу төркемнәрдә шөгыльләнүчеләр бер яктан физик чыныгу алса, икенче яктан төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашу мөмкинлекләренә дә ия.

Менә шулай, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, районда яшь эшкуарларның тәкъдимен канәгатьләндереп, Гарифҗановларга үз эшләрен ачу өчен финанс ярдәм күрсәтә. Мондый булдыклы яшь тренерлар барында, балаларны аларга ышанып тапшырырга була. Буш вакытын телефонга карап әрәмгә уздырмый, мораль яктан да, физик яктан да үз-үзен тәрбияләргә, иммунитетларын ныгытырга мөмкинчелекләре бар яшь буынның.

«Эштә булган проблемаларны кичен икәүләп чишәбез, кайчагында ашау да онытылып тора. Ярый әле кечкенә кызыбыз Асель арага керә», – дип елмая Гарифҗановлар.

Альбина һәм Илмир Гариф­җановлар гаиләсе белән танышкач, аларның тырыш, максатчан яшьләр, өметле спортчылар икәненә ышанасың

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: