Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
15 декабрь 2022, 16:02

Комсомолка, спортсменка...

. Ул әле дә алгы сафта.

Комсомолка, спортсменка...
Комсомолка, спортсменка...

Линария табигать чагу төсләргә күмелеп, алтын нурлары белән уйнаган, уй-кичерешләр, хисләр ташыган, мул нигъмәтләргә бай көз аенда Мәдеһия һәмСамат Сәйфиевлар гаиләсендә дөньяга килгән.

Үсмер чакта кыскагына буйлы, ябык чырайлы, камытаяк­лы бала булса, үсә-үсә зифа буйлы, чибәр кызга әверелә ул. Кечкенә чагында күрше апалары исемен сорап йөдәтәләр, ә аның үз исемен әйтергә теле әйләнми. Мин – Әминә, ди ул үзен, җиңел бит. Хезмәт елларында язганмәкаләләрендәшушыисемеаның псевдонимы булып озатып бара.

Тәртипле, ипле, эшсөяр гаиләдәүсә ул. Әтисе «Ленин» колхозында – механизатор, әнисе гомер буе икмәк пешерүче булып хезмәт сала. Яңа тарттырылган оннан пешкән икмәк исен, әти-әниле йортта үткән балачагын сагынып искә алаЛинария ханым.

Кулына чәчәкләр тотып, мәктәп ишекләрен ачып кергән көне дә күз алдында аның. Уку аңа ничектер бик җиңел бирелә. Әдәби китапларны да су кебек эчә, спорт буенча да беренчелекне бирми. ЮгарыТәтешле 1нче мәктәбендә чаңгыда йөгерүдә дә, башка спорт төрләре буенча да алдынгы сафта бара ул. 8нче сыйныфта укыганда чаңгыга баскач җилдәй очкан кызны Күмертау шәһәренә ярышка алып баралар. Аларны бу чарага физкультура укытучысы Әдип Миңнегәрәев хәзерли. «Чаңгылар кирәк булла ул тормышта, бик кирәге чыгачак», – ди ул спортчыларына.

Әйе, спорт белән шөгыльләнү Линария Самат кызына дөнья­ның бик күп якларын ачып сала. Спорт җиңү шатлыгы һәм сәламәтлек кә файда китереп кенә калмый, ихтыяр көчен тәрбияли һәм шәхес буларак үсәргә мөмкинлектә бирә.

Ә үскәндә ул бик оялчан, кайда барса да кыенсынып читтәрәк йөргәнбула. Шулай булса да, Линария балачактан укытучы булырга хыяллана. Өйләрендә бала-чага җыелса, бөтен белгәне укытучы булып уйнау. Иптәшләрен тезеп утыртып, аларга ни булса да сөйләп, дәрес аңлата. Бу роль аңа бик ошый. Мәктәпне тәмамлаганда аның башында, кем булырга, дигән сорау тумый, ул Бөре педагогия институтының биология-химия факультетына укырга керә. Монда химия укытучысы Рәшидә Рафыйкованың да өлеше бардыр: Линарияның яраткан укытучысы, кумиры биология-химия фәннәренә мәхәббәт тәрбияли. Институтта чаңгы ярышларында катнаша, I разрядлы чаңгычы исемен яулый Линария Самат кызы. Аны институтның җыелма командасына алалар һәм укып беткәнче шунда шөгыльләнә. Югары уку йортлары командалары арасында чаңгы буенча Бөтенрусия чемпионатында Барнаулда 4нче урынны яулыйлар. Спортта һәм укудагы уңышлары өчен өстәмә стипендия алып укый ул.

Педагог дипломын кулына алганЛинария Самат кызы Нефтекама шәһәренә җибәрүләрен сорый. Ходай эшкәрткәндер инде, институт коридорында укучысының фотосурәтләрен, казанышларын күреп кайткан Закир Локманов район мәгариф бүлеге начальнигына Линария Самат кызын районга эшкә чакырырга тәкъдим итә. Аны Ялгызнарат мәктәбенә инглиз теле укытырга тәгаенлиләр. 1976 елда район мәгариф бүлегенә биология һәм химия буенча методист булып урнаша. Һәм гомерлек тормыш иптәше Юныс Кәрамовны очрата. 36 ел бергә гомер кичерә алар, ике бала Ләйсән белән Рөстәмне тәрбияләп үстерәләр, югары белеем алырга ярдәм итәләр. Линария оныкларында да спортка уңай караш тәрбияли, алар белән төрле уеннар, ярышлар оештыра.

Дистә елга якын РОНО системасында төрле вазыйфаларда хезмәт сала Линария Кәрамова. Инспектор буларак ел саен 5-6 мәктәпне тикшерәләр. Ерак урнашкан авылларга кайчагында җәяүләп барырга туры килә. Югары исемнәр алган, тәҗрибәле укытучыларның дәресләренә анализлар ясап, нәтиҗә язарга, яшьләргә методик тәкъдимнәр бирергә кирәк. Һәр эшнең үз җае, үз авырлык, кыенлыклары булган кебек, барсының да күңелләренә юл табып эшли ул. Ләкин балачак хыялы тынгы бирми аңа: Линария Самат кызының мәктәптә укучылар белән эшлисе, дәресләр бирәсе килә. Ниһаять, бәхет елмая, анны озайтылган көн тәрбиячесе итеп чакыралар һәм озак та үтми үзенең туган мәктәбенә биология фәне укытырга күчә. Беренче Рамил Җәмилев, аннан Герасим Кандеев җитәкчелегендә эшли. Алар үз эше өчен янып йөргән укытучының тәкъдимен хуплап, химия-биология кабинетын булдыруга булышлык итә. Мәктәп уку-тәҗрибә участогы буенча призлы урыннар ала.

– Бу тырышлыклар республика олимпиадасында катнашырга мөмкинчелек бирде. Уңышларыбыз өчен БРның Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләндем. 1991 елда укыту буенча директор урынбасары итеп куйдылар, тагын бер елдан яңа типтагы мәктәп бинасына күчендек. Вакытны чутлап, эш хакы турында сүз кузгатып утырмый идек. Без бит коммунист балалары. Җәйге ялларда да «Дэмен» колхозында производство участогындаэшләдек. 2005 елда иске мәктәп бинасында музей ачу нияте башыма килде. Һәм без укытучылар белән шушы планы тормышка ашырырга тотындык. 2005 елның 31 гыйнварында районның 70 еллыгын каршылаганда музей ачылды. Архив документларынакарасак, ЮгарыТәтешлемәктәбе 1895 елданалыпсафтаикәненкүрәбез, – ди ул.

Линария Кәрамованың хезмәте бушка китми, музей ачу тантанасында аңа «БРның мәгариф отличнигы» исемебирелә. Берәүләргә уңышлар җиңел генә килсә, Линария үз тырышлыгы белән үрләр яулый. Гомер буе ул спортны ташламый, һәрчак беренче сафта. Республика ярышларыннан канатланып кайта. Төрле елларда Башкортстан Президенты призына оештырылган чаңгы ярышларында Туймазы, Октябрьский, Ишембай, Нефтекама шәһәрләрендә хатын-кызлар арасында призлы урыннар яулый.

Комсомолка, спортсменка һәм тормышка гашыйк Линария Самат кызы быел җиденче дистәне ваклады. Ул әле дә алгы сафта. «Лаеклы ялга туктагач, икенче сулыш ачыла икән, нәкъ спорттагы кебек», – ди ул. Районда оештырылган «Өченче буын халык университеты»ндашөгыльләнеп компьютерда эшләргә өйрәнә. 2010 елда аны район эчке эшләр бүлегенә эшкә чакырып алалар. Ул монда да тарих музее ачып җибәрүгә күп көч сала.

Яшьләргә биргесез энергияле, спортчы, оптимист, патриот, тормышны яратып яшәүче Линария Кәрамованы күпләргә үрнәк итеп куярлык.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: