Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
15 декабрь 2022, 15:39

Тәтешле биючеләре республика «Байык» бию конкурсында Гран-при яулады!

Конкурсның «Трио» номинациясендә Эльвира Садретдинова, Эльвира Ахунова, Эдуард Борисюк Гран-пригалаек булдылар.

Тәтешле биючеләре республика «Байык» бию конкурсында Гран-при яулады!
Тәтешле биючеләре республика «Байык» бию конкурсында Гран-при яулады!

Кышкы сезонга безнең мәдәният хезмәткәрләре зур уңышлар белән атлап керә.

Тәтешле биючеләре республика «Байык» бию конкурсында Гран-при яулады!

Күптән түгел Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарының данын бөтен республикага танытып, телевизион «Байык» конкурсында алар җиңү яулады. Эдуард Борисюк җитәкләгән «Гөлләрем» бию төркеме «Кече ансамбль» номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Ә конкурсның «Трио» номинациясендә Эльвира Садретдинова, Эльвира Ахунова, Эдуард Борисюк Гран-пригалаек булды. «Эшчән кызлар», «Өчтуган», Ирәкте башкортларының «Бал аерту» йоласы, Шәйморатоврухлы герой ӘмирХәйдәровка багышланган композицияләрне Эдуард Александрович үзе сәхнәләштергән.

Мондый композицияләр чыгару өчен тарихны, халыкның элекке көнкүрешен яхшы белергә кирәк. Шушы җиңүләрдә биюче Эльвира Садретдинованың да өлеше бик зур. «Бер-беребез белән киңәшләшеп эшлибез», – ди хореограф. Башкорт биюләрен тергезү һәм пропагандалауга зур өлешкерткән Эдуард Борисюк «Байык» телевидение тапшыруының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук Марат Садретдинов җитәкчелегендәге «Ядкәр» халык кораллары ансамбле дә Рәхмәт хатына лаек булды. Анда оста баянчы Рамил Садиков, виртуоз курайчы АйнурКыямов, удар инструмента Илшат Тукаев һәм музыкант Фридман Кәбибҗановның ярдәме зур булды. «Безгә шундый зур конкурсларда катнашырга ярдәм иткән район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламовка, һәм социаль мәсьәләләр буенча хакимият башлыгы урынбасары Әлфия Шәйнуровага, хезмәттәшләребезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез», – ди мәдәни учакны сүндерми, җиңү артыннан җиңү яулаган артистларыбыз.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: