Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
22 декабрь 2022, 12:20

Һөнәренә багышланган гомер

«Әти-әнигә авырлык килмәсен, дип, күз авырулары институтында санитарка булып эшләдем.

Һөнәренә багышланган гомер
Һөнәренә багышланган гомер

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Ике методик кулланма авторы, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиа­далар җиңүчесе, БАССР Мәгариф министрлыгы, Чишмә районы мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы, Чишмә районы хакимиятенең, тагын бик күп Почет грамоталары иясе, «Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы» исеменә лаек хезмәт ветераны Тәгъзимә Баһрамшина күптән инде лаеклы ялда. Хезмәт еллары Чишмә районында үтсә дә, туган авылы I-Җиремҗибашка кайтып гомер кичерә ул.

Тәгъзимә Галихан кызы ишле гаиләдә дөньяга килә. Дөм сукыр әтисе, туганнары белән кече яшьтән тормыш арбасына җигелеп дөнья көтә. Оста куллы әнисеннән кул эшләренә өйрәнә: челтәр, бияләй-оекбашлар бәйли, матур рәсемнәр төшереп, чигү чигә. Энеләре-сеңелләре белән утын хәзерли, бакча үстерә, авыл көтүен көтә.

Әнисе Фәүзия апа зур-зур романнар укый, балаларына гыйбрәтле хәлләрне сөйли торган була. Олыны – олы, кечене кече итегез, дип өйрәтә. Балаларының кендекәй әбисен мунчага чакырмый калмый мәрхүм әниләре. Әбекәй тәһарәтләнеп чыккач, Фәүзиянең балаларына бәхет бир, дип теләк теләп, күп догалар укый торган була. Изгелек җирдә ятмый, кендекәй әбекәйнең теләкләре кабул була: Фәүзия белән Галихан Баһрамшиннарның балалары берсеннән-берсе укымышлы, акыллы булып буй җиткерә, тормышта үз юлларын табып яшиләр.

Тәгъзимә дә кече яшьтән хәреф танырга өйрәнә, китап укырга ярата. Мәктәптә дә сынатмый, гел «5»ле билгеләренә укый, әдәби кичәләрдә шигырь­ләр сөйли, концертларда моңлы итеп җырлый, бии. Башлангыч белемне авылында алса, урта мәктәпне Күрдемдә тәмамлый ул. Беренче укытучысы Кәшифә апа күрше кызының тырышлыгын, оештыру сәләтен күреп, аңа башлангыч мәктәптә укытырга тәкъдим итә. Бер ел авылда эшли ул. Икенче елны аны Күрдем мәктәбендә татар теле укытырга чакыралар. Аннары Ташкент, Боргынбаш башлангыч мәктәпләрендә хезмәт куя.

Тәгъзимә апа еллар дәва­мында югары уку йортына керергә хыяллана. Җентекле шөгыльләнә – немец теленнән китаплар укый, кассеталар яздырып алып тыңлый, ятласын ятлап, тагын имтихан тапшыра. Ниһаять, аңа бәхет елмая – 1970 елда ул Башкорт педагогия институты студенты була. «Әти-әнигә авырлык килмәсен, дип, күз авырулары институтында санитарка булып эшләдем. Хезмәт хакы күчтәнәчләр, бүләкләргә дә кала иде әле», – дип исенә төшерә ул студент чакларын.

Тырышкан ташка кадак каккан, ди халык мәкале. Кулына диплом алган якташыбызны Чишмә районына юллама буенча эшкә җибәрәләр – район мәгариф бүлегендә татар теле һәм әдәбияты буенча методист итеп билгелиләр. Балаларны да, эшен дә ярата Тәгъзимә Галихан кызы. Моның белән генә чикләнми ул – мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре дә алып бара. Кайчандыр бик авыр тоелган немец телен дә укытырга туры килә аңа. Укучылары республика олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясый. Талантлы педагог һәрдаим иҗади конкурслар оештыра. Ар авылы мәктәбендә курчак театры түгәрәген алып бара. Курчакларга укучылар үзләре костюмнар тегеп, матур тамашалар әзерләп, тирә-як мәктәпләрдә чыгыш ясыйлар, республика конкурсларында катнашып, җиңү яулыйлар. Телевидение килеп, аларны «Хәзинә» тапшыруы өчен дә төшерә.

«Бервакыт якташыбыз Әнгам Атнабаевның «Унбер малай үстек урамда» дигән шигырен сәхнәләштердек. Шагыйрь үзе дә килде. Театрлаштырылган иҗат җимешен күреп, сөенеп утырды, соңыннан олы рәхмәтләрен белдерде. Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» хикәясен дә кыскартып сәхнәләштердек, ул да безне аркаларыбыздан сөеп, рәхмәтләр әйтеп зурлады», – дип искә ала ул мәктәп елларын. Талантлы педагог район конференцияләрендә һәм җыелышларында чыгыш ясый, район гәзитенә, «Башкортстан укытучысы» һәм «Кызыл таң»га мәкаләләр яза. Аның укучылары тугыз тапкыр республика призерлары була, түгәрәкләргә һәм факультатив дәресләргә бик теләп йөриләр. Үз хезмәтенә бар булмышын биреп эшли ул. «Ел укытучысы» премиясенә лаек була. Барсы да үзенең тырышлыгы нәтиҗәсе. Водитель таныклыгы ала, җиңел автомобиль алып утыра, 2006-2007 уку елында республика мәктәпләрендә башкорт теле дәүләт теле буларак кертелә башлый. Заман белән бергә атлаган Тәгъзимә Баһрамшина башкорт телен дә җентекләп үзләштерә. Гомумән, чит ил телләрен өйрәнүгә күп көч сала, үзаллы француз телен дә өйрәнә. Олыгайган әнисен тәрбияләргә авылына кайткач, Күрдем мәхәлләсенә йөреп гарәпчә укырга да өйрәнә. Хәзер ул рәхәтләнеп дүрт телдә аралаша ала. Ана теле буенча 8нче сыйныф укучылары өчен ике методик китап авторы да ул.

Хезмәт елларын шулкадәр мавыгып, укучыларын сагынып сөйләвенә сокланып, ирексездән, шәхси тормышы турында кызыксынып, үзегезнең балалар бармы соң, дип сорап куйдым. «Миңа тормышка чыгарга язмагандыр, дип уйлыйм. Тормыш юлымда бик акыллы кешеләр очрады, әмма кияүгә чыгу турында сүз кузгалса, җавабым «юк» булды. Бар булмышымны балалар укытуга, мәгарифкә багышладым. Үкенмим, Ходай язганнан узып булмый. Матур хезмәт юлы үттем. Әтәй белән инәйнең йөзенә беркайчан да кызыллык китермәдем. Әле социаль челтәрләрдә үзем укыткан укучылар белән аралашам. Һәрберсе үз балам кебек кадерле. Туганым Рәмзия Галихан кызы белән туып-үскән авыл тарихын җентекләп өйрәндек, нәсел җепләребезне барлап, шәҗәрә агачын төзедек. Быел авылдашлар белән «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәмен үткәрдек. Туганнарым, аларның балалары белән горурланам. Авылым халкы да бердәм, күрше-тирә хәл белешеп, ярдәмләшеп яшибез. Шул зур бәхет түгел мени?» – ди әти-әни фатыйхасын алып, зур хезмәт юлы үткән Тәгъзимә Галихан кызы.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: