Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
17 гыйнвар 2023, 16:34

Авыл киләчәге яшьләрдә

  Догалы йортка фәрештәләр куныр, ди китап.

Авыл киләчәге яшьләрдә
Авыл киләчәге яшьләрдә

Авыл киләчәге яшьләрдә

Тирәбездә яхшы кешеләр

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Догалы йортка фәрештәләр куныр, ди китап. Гәрәбаш авылында туып-үскән ИлгизЗекриев моны яхшы белә. Догаларны зур хәрефләр белән язып, стенага элеп ятлый. Берсен күңеленә сеңдергәч, икенчесен тагын язып элә. Эштә булуына карамастан, җомга намазын калдырмаска тырыша ул.

Атасыннан күргән УК юнган, ди халык. Илгизнең әтисе Фәнзәт абый агач эшенә дә оста, озак еллар инде бал кортлары да тота. Уллары барчаэшкә аңардан һәм гел кул арасына кереп ярдәм күрсәткән Фәнит абыйларыннан балта, пычкы, агач эшенә өйрәнә. Әти-әнисеннән гаиләдәге матур мөнәсәбәтләрне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, дини бәйрәмнәрне зурлауны күреп, күңеленә сеңдереп үсә Илгиз. Шулган урта мәктәбен тәмамлагач, авыл хуҗалыгы училищесында водитель һөнәрен үзләштерә ул. Армия хезмәтен Чечен Республикасында үтеп, туган авылына кайтып, хуҗалыкка эшкә керә.

Апасына кунака килгән Күрдем кызы Айгөл белән алар клубта таныша. Тулган айдай балкып торган тыйнак кыз шунда УК егетнең йөрәген яулый. Озак та үтми, Айгөл белән Илгиз чәчләрен чәчкә бәйләп, тормыш корып җибәрәләр. Икеседә фермада, малчылыкта хезмәт сала. Айгөл бозаулар карый, ә Илгиз ферма малларын көтүли. Көтеп алган мәхәббәт җимешләре – Айгизә дөньяга килә. Балага ике яшь тулгач, Айгөл янә фермага эшкә башлый һәм берничә ел сыер савучы булып эшли. Шушы елларда хуҗалыкта сөт савып алу буенча беренче урынга чыга. Район хакимиятенең Почет грамотасына һәм кыйммәтле бүләккә ия була. Көттереп кенә икенче кызлары Рузилә туа, ә быел исә өченче кызлары Галияне алып кайтты алар. Коръән серләренә төшенә барган Илгиз Фәнзәт улы кызларына исем кушу йоласын бөтен шартын китереп үзе башкарып чыкты. Гаилә ишәйгән саен акча да күп кирәк 5һәм гаилә башлыгы читкә китеп эшләргә мәҗбүр. Әлеге вакытта ул Екатеринбург шәһәрендә вахта ысулы белән йөреп эшли.

Олы кызлары Нефтекамада төзүчегә укый, Рузилә 4нче сыйныфта белем ала, кечкенәсенә 6 ай. Яшь гаилә анна капиталын кулланып, йортсалып кергән. «Әти-әнигә рәхмәтлемен – Илгизгәяхшытәрбиябиргәннәр. Кайнәм балаларымның 40 көне тулганчы бәби мунчасы кертте, аш-суга оста, тәмле ризыклар белән сыйлап кына тора. Иремнеңдә куллары алтын, нәрсәгә тотынса, ялт итеп эшләп куя, сабыр, тырыш. Ул минем ышанычым, таянычым. Ул эштә чакта кайнәм белән кайнатамның ярдәмен күреп яшим. Оныкларын сагынып, еш кынаүземнең әнидә килә. Дөнья булгач, кош-корт та карыйбыз, мәшәкатьләр чыгып тора. Өйдә олы кешенең булуы зур ярдәм. Киңәшләшер кеше дә була», – дип, Айгөл олыларны хөрмәтләп, рәхмәт сүзләрен әйтә.

Авыл картая, яшь гаиләләр бармак белән генә санарлык, башлангыч мәктәптә укучы балалар да бик аз. Әмма гәрәбашлылар өмет белән яшәргә күнеккән. Ә киләчәккә өмет ул яшьләрдә: балаларның ишәюендә, үз телләрен, гореф-гадәтләрен, туган авылын яратып үскән киләчәк буында.

Дөнья мәшәкатьләре чыгып тора, авылда әле печән, әле утын хәзерлисе була. Яңа йортка зәңгәр ягулык та кереп җитмәгән әле. Эшләнәсе эшләр күп. Мәчет, дин юлына баскан Илгизнең белеем алырга тартылуын тормыш иптәше Айгөл дә хуплый. «Илгиз азан әйтеп, догалар укып куйса, йортыбызга нур өстәлә, күңелебезгәт ынычлык иңә», – ди ул.

Үз гаиләсенә генә түгел, ата-анасына, туганнарына ярдәмчел, дөньяга аек акыл белән караган эшсөяр ИлгизЗекриевка авылдашларының да өмете зурдан. Укып кайтып, алдагы көндә мәчетне җитәкләр дигән ышаныч та сизелә күңелләрендә.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: