Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
23 гыйнвар 2023, 10:15

Фәрештәдәй изге күңел

Киңәш кирәк, даруга рецепт кирәк, хәлләренә керүче кирәк

Фәрештәдәй изге күңел
Фәрештәдәй изге күңел

Без биш бала үстек әнкәй белән, дигән җыр сүзләре Асаудыда туып канат ныгыткан Илзида Гаделҗан кызына бик туры килә.

Әтисе фронтовик Гаделҗан Хаҗиев яу кырыннан каты яраланып, бер үпкә белән генә кайта һәм 47 яшендә авырып дөнья куя. Әниләре Драхимә тәрбиясендә калган биш сабый кечкенәдән эшкә өйрәнеп, гектары белән чөгендер, бәрәңге үстереп, мал-туар карарга булышып, авыл балаларына хас ныклык белән үсә.

Асауды балалары күрше авыл мәктәбенә йөреп белем ала. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Илзида Балтач районында урнашкан СПТУга тракторчы һөнәрен үзләштерергә бармакчы була. Шул вакытта аңа туганнары урта мәктәпне тәмамларга киңәш бирә. Ике елда кызның тормышка карашы да үзгәрә, иптәш кызы белән алар Чайковский шәһәренә медицина училищесына юллана. Ул фельд­шер һөнәрен сайлый. Авылда калган әнисенә авырлык килмәсен, дип, кичләрен травматология бүлегендә санитарка булып эшли. Алган акчаларына 30 сум стипендиясен кушып, бәйрәм саен күчтәнәчләр алып кайта ул туган йортына. Элекке юклык вакыт, ә ул укыган шәһәрдә тукымалар комбинаты урнашкан. Авылдашларының кайсы челтәр, кайсы тукыма сорап кала, аларның үтенечләрен кире какмый, барсын да алып кайтып тапшыра. «Кешегә әйбер ташый-ташый, сумка төпләре ертылып бетә иде», – дип елмая ул хәзер.

Ике ел ярым вакыт сизелми дә үтеп китә. Менә ул яшь белгеч. Үз авылында ап-ак халатта фельдшер булып эшкә башлаган көннән алып 40 ел вакыт үткән. Илзида Әхәтова үз көчен кайда гына сынап карамаган. Авылында ел ярым эшләгәч, район дәваханәсенә хирургия кабинеты шәфкать туташы булып күчә. Биредә ул төрле перевязкалар ясый, дежур да тора, операция-бәйләү процедураларына өйрәнә. Медицина кабинеты фельдшеры, стоматология шәфкать туташы булып та хезмәт куя. Эшен алыштырган саен махсус укуларда булып, һөнәрен арттыра ул. Өстәвенә, медицина хезмәткәрләре квалификация арттыру максатында, биш ел саен укырга барып, һөнәрен камилләштерә.

1985 елда эчке эшләр органнарында хезмәт салган Радик Әхәтовка тормышка чыга. Гаиләдә бер-бер артлы ике бала дөньяга килә. Мәшәкатьле гаилә тормышы аны эшен вакытлыча калдырып торырга мәҗбүр итә. Ике елдан тагын яраткан эшенә кайта. Бигрәк тә реабилитация бүлегендәге хезмәт чорын сагынып искә ала ул. Хезмәттәшләренең җылы мөнәсәбәте, балаларның эчкерсезлеге күңелендә уелып калган. Анда ул алар өчен әни дә, апа да, тәрбияче дә, дус та була. Реабилитация бүлегендә эшләгән чорда Илзида Әхәтова РФ Халыкны социаль яклау министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. Төрле сәбәпләр белән тагын дәваханәгә кайтып, онкология кабинеты шәфкать туташы булып эшли башлый. Ачык күңелле, якты йөзле Илзида Гаделҗан кызы авыруларның җан арасына керә, һәрберсенең амбулатор картасын тәртиптә тота.

Яшерен-батырын түгел, табиблар җитешми, кемдер участокка китә, кемдер авырулар янына ашыгыч ярдәмгә ашыга. Район буенча 430 кеше онкология учетында тора. Бу әле ачык­ланганнары гына. Ә башлангыч стадиясендә моны белми йөргән кешеләр күпме? Шуның өчен ел саен диспансеризация үтеп, анализлар тапшырып, тикшеренеп торырга киңәш итә ул. Әйе, сәламәтлек – зур байлык, үз-үзеңне яратып яшәргә кирәк. Шәфкать туташына күп сорауларны үзенә хәл итәргә туры килә. Ә кабинет ишеге ябылып тормый. Кайбер пациентлар көненә 3-4 тапкыр да кереп чыгарга мөмкин. Киңәш кирәк, даруга рецепт кирәк, хәлләренә керүче кирәк. Респуб­лика дәваханәсенә юллама артыннан йөрүчеләр, бу куркыныч авыру белән йөзгә йөз очрашкан кешеләр – Илзида Гаделҗан кызы аларның барсына да вакыт таба.

Нигә югары белем алмадым икән, файдам күбрәк булыр иде, дип уфтанып куйган чаклары да булгалый аның. Беренче вакытларда шулкадәр арып кайтып егыла ул йортына, ике сәгать ял итмичә, бернәрсәгә тотынырга хәле калмый. Кешенең моң-зарын, кайгысын уртаклашу да бик күп энергияне ала икән шул. «Барына да өйрәтә икән тормыш. Төннәрен уянып, авыруларны күз алдымнан барлап чыгам, кемгә нинди язу кирәк, онытылмасын, дим. Эшкә һәрвакыт иртәрәк килергә тырышам», – ди шәфкать туташы.

Шунысы яхшы хәзер: Илзида Әхәтова компьютер, интернет ярдәмендә теләсә кайсы табиб белән элемтәгә кереп, кирәкле киңәшләр ала. «Элек бит андый нәрсә юк иде. Эшлисең килсә, өйрәнәсең инде. Элегрәк авыруларга өйләренә барып системалар куя идек, хәзер законнар үзгәрде. Күп кенә кешеләрне группага чыгарырга ярдәм итәбез. Чөнки дарулар шулкадәр кыйбат, хәтта аларның 140-200 меңлеге дә бар. Ә иң авыры – кешегә, синдә яман шеш ачык­ланды, дип ачып салу. Кайбер авырулар төшенкелеккә бирелә. Хәтта һушларын югалтканнары да була», – дип, бәян итә онкология шәфкать туташы.

Әйе, биредә эшләве җиңел түгел, бер кешедә монда шатлык­лы хәбәр белән килми, әмма ак халатлы фәрештә Илзида аларны барын да үз итеп кабул итә. Бу кабинетка килүче һәр кеше Илзида Әхәтованың эшеннән канәгать, аны күрсәк, ярты терелеп кайтабыз, ди аларның күбесе. «Олы яшьтәге әби-бабайларның да яшисе килә. Яшәүдән кем туйган?! Аларның өметен өзмәгән балаларына, туганнарына сокланып карыйм: иренмиләр, химия процедураларына йөртәләр, медикаментлар яздырып алып дәвалыйлар. Һәр көн алар өчен зур көрәш», – ди мәкалә героем.

Хезмәтен яратып, янып яшәгән ханымның гөлләр үстерергә дә, тормыш иптәшен тәмле ризыклар белән сыйларга да вакыты кала. Шөкер, балалары үзаллы тормыш корган. Кызлары Эльвина психолог һөнәрен үзләштергән. Уллары Ренат әтисе юлын сайлаган, ул эчке эшләр органнарында учас­ток полицияләренең начальнигы булып хезмәт сала. Зарланырлык урын юк, йортта бар нәрсә автоматлаштырылган, керне дә хәзер «килен» юа, зәңгәр ягулык. Шулай булгач, нигә әле эшләмәскә, әлбәттә, эшләргә! Гиппократка биргән антына туг­ры булып, гомер буе тирә-якка яктылык чәчеп яшәргә туган бит ул Илзида Әхәтова.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: