Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
23 гыйнвар 2023, 11:24

Күңелендә авыл киңлекләре...

Дөнья булгач, барына да күнәсең,

Күңелендә авыл киңлекләре...
Күңелендә авыл киңлекләре...

Шәхес

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Адашым, коллегам Фәрзәнә Хатыйпова белән күптәннән танышасым килә иде. Чөнки район гәзите битләрендә чыккан мәкаләләрен бик яратып укыйм. Соңгы елларда аның язмалары тагы да ешайды.

Гомерен балалар укытуга багышлаган олы йөрәкле укытучы Фәрзәнә Фәхриулла кызы Чургылды авылында гомер кичерә. Бөре педагогия институтын тәмамлап, хезмәт юлын Акбулат мәктәбендә башлап җибәрә һәм Чургылдыда яңа мәктәп ачылу белән, шунда кайта. Лаеклы ялга туктаганчы рус теле һәм әдәбияты дәресләре алып бара ул. Бу еллар Советлар Союзы чорына туры килә. Төп эше белән бергә, пропагандист буларак, 20 елга якын коммунистларны да укыта. Кичке мәктәпкә йөргән яшьләргә урта белем алырга ярдәм итә. Агитатор эшен алып бара. Намуслы хезмәте өчен Фәрзәнә Фәхриулла кызына Болгариягә туристик юллама бирәләр.

Хезмәт елларын җылы хисләр белән искә ала Фәрзәнә апа: «Мәктәптә укучылар күп иде, даими рәвештә класстан тыш кичәләр үткәрелде. Укытучылар коллективы бердәм иде. Мәктәп директоры Нәзгать Юнысов кешелекле булды, эшне күрә, хезмәткә дәртләндерә белде. Һәрбер кызыл датага укучылар белән концерт хәзерлибез, класслар арасында ярыша-ярыша стена гәзите чыгарабыз. Олимпиадалар үтә. Укучылар бик тәртипле, тырыш иде ул заманда. Бәрәңге алырга, чөгендер эшкәртергә колхозга да булыша идек. Югары сыйныфларда укучы малайлар комбайн, тракторчы ярдәмчесе булып эшли иде. Заман башка – заң башка. Хәзер ничектер авыл боегып калган кебек, әллә үзебез олыгайдык», – дип, хәтер йомгагын сүтә Фәрзәнә Хатыйпова.

Яшьтән яратышып кавышкан хәләл җефете Хәлим Бәхтегәрәй улы белән  бик матур тормыш корып, йорт бетереп чыгалар. Гаиләдә бер-бер артлы биш бала дөньяга килә. Бүген алар үзаллы тормыш корган югары белемле һөнәр ияләре. Кызлары Гөлнара, Лена, Миләүшә әниләре юлын сайлаган югары категорияле укытучылар. Уллары Илгиз медицина фәннәре кандидаты. Нефтекама дәваханәсендә баш табибның дәвалау буенча урынбасары булып хезмәт сала. Килене дә медицина өлкәсендә эшли, өч бала үстерәләр. Оныгы Ренат табиб һөнәрен үз иткән, ул отоларинголог белгечлеге нечкәлекләрен үзләштерә. Уллары Илшат аграр университетны тәмамлап, Нефтекамада төпләнгән. Ул вахта ысулы белән Себер якларында эшләп йөри. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбиялиләр. «11 оныгым, 4 оныкчыгым бар. Мин бай дәү әни, балалар, дип яшим. Ярый әле алар бар. Барсы да укымышлы, югары белемле булды. Оныкларым белән горурланам», – ди Фәрзәнә апа. Кызганычка каршы, ветеринария фельдшеры булып хезмәт салган Хәлим аганың гомере кыска булып, олыгайган көнендә Фәрзәнә апа пар канатсыз торып кала.

Дөнья булгач, барына да күнәсең, үткән гомереңә, башкарган эшләреңә нәтиҗә ясыйсың. Фәрзәнә апа да олы яшьтәге абый-апалар белән аралашып, төрле темаларга мәкаләләр яза, үткәннәрне барлый, авыл тарихы белән кызыксына. Ә аларны онытырлык түгел: «Кайнәм бик акыллы, ярдәмчел булды, балаларын берүзе тәрбияләп аякка бастырган батыр ана иде. Тормыш иптәше  Бәхтегәрәй Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка киткән. Күп тә үтми, хәбәрсез югалды, дигән хәбәр килгән. Хәлим ул вакытта өч айлык кына бала булган. Үземнең әти Фәхриулла Гыйльмулла улы да сугыш ветераны,  Миңнегали Шәйморатов дивизиясендә сугышкан, Фин сугышында катнашкан кеше. Әниебез Рәйсә Яхья кызы белән биш бала тәрбияләп үстерделәр. Мин аларның баш баласы, 1947 елда дөньяга килгәнмен.

Батырлар исеме онытылмый. Тормыш иптәшемнең әтисе Бәхтегәрәй Хатыйповның  кабере дә табылды. Улыбыз Илгиз оныгыбыз белән дәү әтиләренең каберенә бардылар. Варшава шәһәрендә урнашкан туганлык каберлекләре каралган. Яхшы итеп каршы алып, озатып калдылар, дип сөенеп кайттылар», – ди Фәрзәнә ханым.

Кичләрен ул догалар ятлый, китаплар укый. Авыл мәчетендә чиратлашып дежур торалар. Дини бәйрәмнәрне билгеләп, халык йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап, туган-тумачалар белән нәсел җепләрен өзми, тулы канлы тормышта Аллаһның барлыгына, берлегенә ышанып яши мәкалә героем.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: