Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
2 февраль 2023, 09:11

Бер бакчаның пар былбылы кебек

Төнне салам эскерте төбендә кундым.

Бер бакчаның пар былбылы кебек
Бер бакчаның пар былбылы кебек

Тирәбездә яхшы кешеләр

Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА

Ятимлекнең ачысын иртә татырга туры килә Шулганда туып-үскән Нәгыймҗан Галиевка. 10 яше тулганчы, юклыкта булса да, әти-әниле булып яши ул. Әтиләре сабан астында калып гарипләнгәч, ир-ат эше Нәгыймҗан җилкәсенә күчә. Кисәк кенә авырып, әниләре дөнья куя. Сеңелесен кызлыкка алып китәләр, энесен Әлшәй балалар йортына урнаштыралар.

Ә Нәгыймҗанны Яңавыл интернат мәктәбенә җибәрәләр. Үзе кебек авыл малайлары. Ятим-җебер җыелган интернатта өсте бөтен, тамагы тук булса да, авылны сагына ул. Өстенә сәләмә генә сырма, башына колакчын бүреген батырып кигән малай Яңавыл интернатыннан авылына карап юл ала.

«Сагынуым шулкадәр нык иде: ике көн кайттым, караңгы төшкәч салам төбенә кереп йокладым, икенче көн төн туганчы авылга әти янына кайтып җиттем. Ә иртәгәсен Яңавылдан тәрбиячеләр эзләп тә килгән. Әтинең хәлен күреп, мине калдырып киттеләр. Өскә кияргә кием юк, фанирдан сумка каккалап алган булдым, аякта чабата. Әти оста иде чабата ясарга. Аякны чүпрәк-чапрак белән төрештереп, мәктәпкә йөрим. 46 яшендә әти дә дөньядан китте. Дөм ятим калдым. Ул вакытта Бәдрәш авыл хуҗалыгы училищесына укырга кергән идем. Анда ашаталар, махсус кием бирделәр. Беренче тапкыр матур, уңайлы киемне шунда кидем мин», – дип, хәтер йомгагын сүтә Нәгыймҗан ага.

Ятимлеге аркасында аны армиягә дә соң гына алып китәләр. Ул вакытта Шулганның шәп егете, дөньяның ачысын-төчесен татыган ир-егет булып өлгерә Нәгыймҗан. Җиләктаудан Дания Гариф кызын ярәшеп, 1973 елның ноябрь аенда гаилә учагы кабыза алар. Сугыш ветеранының ишле гаиләсендә тәрбия алган бик уңган, сабыр холыклы Дания Нәгыймҗанга яхшы тормыш иптәше, терәге, сердәше була. Күрдем мәктәбен тәмамлагач, шәһәрдә заводта эшләп, өс-башын ныгыта, бирнә туплый ул. Ә Шулганга килгәч, Дания апа төрле эшләр башкара, озак еллар балалар бакчасында пешекче ярдәмчесе булып хезмәт сала. Лаеклы ялга балалар приютында тәрбияче булып эшләп чыга.

Нәгыймҗан ага исә ике ел Соликамскийда армия хезмәтендә булып кайта һәм гомере буе туган колхозында механизатор булып эшли. Нинди генә тракторларда эшләргә, кайларга гына барырга туры килми аңа. Т-16 белән ягулык материаллары ташый, төрле марка «Беларус»ларда йөри ул. Урып-җыю чорында комбайнда эшли. Ул заманда җиңел машинасы да, йөк машинасы да – шул бер «Беларус» арбасы иде. Чайковский, Чернушка шәһәрләреннән кирәк-ярак ташыган чаклары да күп була. Бер буранлы кышта чак кына туңып үлми кала ул. Акбулатка укучыларны илтеп куя да, күз ачып йомганчы буран котыра башлый һәм кар баскан юлдан тайпылып тракторы читкә кереп чума. Ә үзе җәяүләп кайтырга чыга. «Буран котыра, мин алга таба барам. Бервакыт оета башлады, йокы килә, аяк-куллар да әллә арудан, әллә салкыннан берни сизми. Һуштан язганмын. Иртәнге чакта Рәлдегә кайтып барган атлы кеше ак кар өстендә күренеп калган аякларымны шәйләп калган. Шулай исән калдым. Гомер буе шул абзыйга рәхмәтле булып яшәдем», – ди ул.

Кышкы салкында туң тимер тотып кулларын туңдырган, чокыр-чакырлы юлларда селкенеп йөреп күпме сәламәтлеген бетергән ул. 43 елдан артык намуслы хезмәт елы үткән Нәгыймҗан Галиев. Тырыш хезмәте өчен механизатор БРың Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган. Үз көчләре белән ата-бабасы нигезенә йорт салып кергән алар. «Элек йорт тергезү җиңел иде. Авылдашлар бердәм булып, урманнан агачны өмә белән чыгарабыз, бурасы да җиңел генә өмә белән бурала, өмә белән күтәрелә. Туып-үскән, тәпи бас­кан нигеземдә гомер иттек. Быел 70 яшем тула, сәламәтлек какшап торса да, күңел көр. Ятим үссәм дә, шушы яшькә җиттем, илдә чыпчык үлми, ди халык. Нык булдык, авылдашлар ярдәмчел булды. Мин эшләгән елларда алты колхоз рәисе алышынды. Барысы да игелекле, кешелекле булдылар. Кирәк чакта ярдәмгә килделәр», – ди Нәгыймҗан ага.

Тормыш иптәше белән өч балага гомер биреп, тәрбияләп үстергән алар. Кызлары, уллары  күптән инде үз тормышлары белән яши, балалар үстерә. Туган йортка кунакка гына кайтып китәләр. «Әти-әниебез эштән башканы белмәде. Безгә дә яхшы тәрбия бирделәр, укырга, аякка басырга ярдәм иттеләр. Әле дә җылылык бөркеп торган туган йортыбызга пешкән ашка, кайнаган чәйгә кайтабыз. Якыннарыбыз исән-имин булсын, нигезебез суынмасын», – диләр.

Галиевлар кайгыда да, шатлыкта да бергә иңне-иңгә куеп яши. Дания апа белән Нәгыймҗан ага югалтуларны, авырлыкларны язмыш сынавы итеп кабул итә.

– Үзебез дога укымасак та, авыл мәчетендә дежур торабыз, хәер-сәдакасын биреп, Ходай кушканча яшәргә тырышабыз. Без күрәсене беркем дә күрми. Төрле чаклар булды. Балалар үстергәндә өчәр сыер карадык, бакча тутырып бәрәңге утырта идек. Хәзер тормыш җиңелрәк. Иртә яздан бер бозау алып карыйбыз, җәен кош-корт тотабыз, ашлыгын да, печәнне дә китереп бирәләр. Аллаһка шөкер, пенсиябез килеп тора. Тату яшәдек, бер тапкыр да сүзгә килгән булмады. Бар тапканны өйгә, гаиләгә алып кайттык, булганына сөенеп яшәргә белдек. Зәңгәр ягулык кергән, суы кергән-чыккан, шулкадәр рәхәт тормышта яшибез», – ди көзге байлыкта алтын туйларын билгеләргә җыенган Галиевлар.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: