Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
8 февраль 2023, 10:43

Бар шундый оста

I-Яңавыл авылында дөньяга килгән Хәлил Галиевның 40 елдан артык хезмәт елы теш ясау белән үткән.

Бар шундый оста
Бар шундый оста

Медицина тармагында билгеле бер төркем табиблар һәм шәфкать туташлары арасында халык сәламәтлеге сагында торучы күзгә күренмәгән бик күп һөнәр ияләре дә бихисап. Шуларның берсе – теш техниклары. Алар пациентлар белән турыдан-туры очрашмаса да, бик зур эш башкаралар.

I-Яңавыл авылында дөньяга килгән Хәлил Галиевның 40 елдан артык хезмәт елы теш ясау белән үткән. Протезмы, берәүме, икәүме, яисә ул күпер белән куеламы – боларның барсын да теш табибы алып биргән үлчәм белән теш технигы башкара. Әйе, безнең күпләребезнең ялтырап торган тешләрен эшләүче ул Хәлил Сабит улы.

Күрдем мәктәбен тәмам­лаганнан соң, ул Ижевск медицина училищесының теш технигы факультетына укырга керә. Авылда татарча белем алу сәбәпле, башта русча өйрәнеп китүләре кыенрак булса да, эштә чыныккан авыл егете бирешми, барын да ерып чыга. Хезмәт юлын 1981 елда район дәваханәсендә башлый.

«Теш табибы Зәки Хуҗин белән 40 елга якын бергә киңәш­ләшеп, аңлашып эшләдек, ул минем остазым булды», – ди теш технигы.

Заманалар үзгәргән саен, аларның эше дә катлаулана бара. Теш проблемалары борчыган пациентлар да җитәрлек, элеккегә караганда күбрәк тә бугай әле. Теш ясаучының эше скульпторларныкы кебек миллиметрга кадәр төгәллек, нечкәлек таләп итә. Эшкә башлаганда кыенлык­лар була, әлбәттә, остарыр өчен күп көч һәм тырышлык салырга туры килә аңа. Хәлил Сабит улы ясаган металл һәм пластмасса тешләр күпме кешегә эстетик һәм эмоциональ файда китерә. Ул матур да, уңайлы да, куллану вакыты да озайлы булырга, калын да түгел, нечкә дә түгел, аңкауга тап-таман булып утырырга тиеш. Һәр эштә алга китеш булган сыман, стоматологиядә дә алга китеш нык сизелә. Заман белән бергә атлар өчен яңа технологияләрне үзләштереп барырга кирәк. Хәлил биш ел саен квалификация күтәрү курсларында Уфада укып кайта. Ул 2нче категорияле оста теш технигы. Бу һөнәр ияләре – теш табибларының уң кулы. Стоматология кабинетыннан чыккан һәр кеше аларга рәхмәтле. Чөнки авызыңда теш булмаса, көлеп тә, ашап та, матур итеп сөйләшеп тә, җырлап та булмый...

Бервакыт шундый күренешкә тап булдым: олы гына абый кабинетка килеп керде. Кайчан минем тешне бирәсез, ашыйсым килә, ди. Ишек төбендә таптанып торган иргә теш протезын чыгарып бирделәр, сынып, төзәтергә китергән икән. Алтын тапкандай сөенде. Менә шуларга карап теш техниклары, теш табиблары эшенең әһәмиятен бәһалыйбыз да инде. Шуның өчен яшәсен теш табиблары белән теш техниклары, дибез.

Заман башка – заң башка. Хәзер инде теш ясар өчен чималлар да төрле-төрле. Аның үлчәмен алу да җиңелләште, элекке кебек цемент белән алмыйлар. Теш куйдыру, протез артыннан йөрүчеләр саны елдан-ел артып кына тора. Теш техниклары җитешмәү сәбәпле, әледән-әле Хәлил останы эшкә чакырып торалар. Ул әле дә сәламәтлек сагында хезмәт итүен дәвам итә.

Тормыш иптәше Филүсә белән дә алар дәваханәдә эшләгәндә таныша. Матур гаилә корып, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Педагог һөнәре алган кызның әтисенә, ник мине медицинага барырга өндәмәдегез, мин сезнең һөнәрне дәвам итүче булыр идем, дигән чаклары була.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: