Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
8 февраль 2023, 10:33

Һәр туган таңга сөенеп, алкышларга төренеп яши...

«Сигез айдан тәпи басып китте кызыбыз», – ди әнисе.

Һәр туган таңга сөенеп, алкышларга төренеп яши...
Һәр туган таңга сөенеп, алкышларга төренеп яши...

Кечкенәдән бию сәнгатенә гашыйк Ләйсән Бәләгытдинова укытучылар династиясендә туып-үскән. Әти-әнисе аны да укытучы һөнәрен дәвам итәр дип өметләнә һәм Бөре педагогия институтына керергә тәкъдим итә. Хореограф булырга хыялланса да ул, филология факультетын тәмамлап, рус һәм татар телләре укытучысы дипломы белән районга кайта.

Хезмәт юлын Яңа Тәтешле мәктәбендә башлап җибәрә ул. Студент елларында да үзе салган биюләре белән чыгыш ясап, тамашачы сөюен яулаган Ләйсән балалар иҗаты үзәгеннән бию түгәрәге сорый. Балалар белән эшләү аңа шулкадәр ошый, үз акчасына киемнәр тектерә. Беренче елларда ук ул җитәкләгән бию түгәрәге үзенең җимешләрен бирә. Балалар иҗатының «Тәтешле энҗеләре» район фестиваль-конкурсында чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек була.

«Мин килгәндә биредә балалар бакчасында тәрбияләнгән нәниләрдән алып, 240ка якын бала бию түгәрәгенә йөри иде. Биюче балаларның тырышлыгы, дәрте гел мине канатландырып торды. Бию төркемендә шөгыльләнгән балаларның әти-әниләреннән дә рәхмәт сүзләре генә ишеттем», – ди Ләйсән. Балалар белән җиде ел гомер үтеп киткәне сизелми дә калган.

Ләйсән Расих кызы бу елларда үзе дә сәхнәдән төшми. Район мәдәният йортындагы «Гөлләрем» бию төркемендә шөгыльләнә, милли халык биюләрен дә, заманча биюләрне дә яратып башкара. Күп кенә соло биюләрне үзе сала. «Сигез айдан тәпи басып китте кызыбыз, ике-өч яшендә инде көзге алдына басып, бөтерелеп бии башлады. Ләйсәннең үз максатына ирешүенә бик шатбыз», – ди әнисе Роза ханым.

Ә 2011 елда, аның тырышлыгын, осталыгын күреп, район мәдәни ял үзәгенә «Нәүрүз» татар фольклор ансамбле җитәкчесе итеп чакыралар. Фольклор төркемендә шундый талантлы кешеләр җыела: кайда гына чыгыш ясамасыннар, алар җиңү яулап кайталар. Бердәм тырышлык, кат-кат репетицияләр бервакытта да бушка үтми. Мәдәният үзәге хезмәткәрләре җиңү яулап килә. Ләйсән Бәләгытдинованың да хезмәте бик күп Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Районда үткән «Саумы, дөнья», «Тәтешле энҗеләре», «Гәрә моңнары» җыр һәм бию конкурсларында бию буенча җиңүче була, 2019 елда Уфада «Табын ырулары берләшмәсе» идарәсенең, 2021дә VI Бөтендөнья халыклар фольклориадасында актив катнашканы өчен Башкортстан Республикасы халык иҗаты үзәге Почет грамоталары белән бүләкләнә. «Нәүрүз» фольклор төркеме кайда гына чыгыш ясамый: Кушнарен районы, Уфа, Стәрлетамак, Самара, Ижау шәһәрләрендә. Чуваш республикасында узган «Урмай-Зәлидә» халыкара төрки дөньясы фестивалендә 1нче урын яулап кайталар. Казанда Бөтенрусия татар фольклоры «Түгәрәк уен» фестивалендә 3нче дәрәҗә дипломга лаек була алар.

2016 елда Ләйсән Бәлә­гытдинованы художество җитәкчесе итеп куялар. Бөтен концерт программаларын барлап, артистларны туплау, номерларны җыю, көй, костюм сайлаудан алып, башка вак-төяк эшләр белән мәшгуль ул. Сәхнәгә чыккан һәркем тамашачыны үзенә каратырга, тартып торырга тиеш. Моның өчен Ләйсән эшләгән бердәм команда: сценарист, художник, музыкаль яктан бизәүче, яктыртучы элементлар белән эшләүче һәм художество җитәкчесе җаваплы.

Гомумән, концертны сәхнәгә чыгару, йөзләгән кешенең күңелен яулап, алкышлар алу җиңел эш түгел. Әмма яраткан хезмәт һәрвакыт зур бәя ала. 2017 елда «Мин яратам сине, тормыш» концерт программасын төзегән өчен Ләйсән Расих кызы БР Мәдәният Министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Әлбәттә, бу казанышлар бердәм эшләүдән килә, бер команда уңышлары. Сәхнәгә чыгучы балаларның, үзешчән сәнгать сөючеләрнең дәрт-дәрманы, иҗади уңышлары Ләйсәнне дә хезмәткә дәртләндерә.

Ләйсән Расих кызы үзе дә ике баласының җан аткан әнисе. Балаларым, дип туа аның һәр иртәсе. Беренче аларның хәлен белешсә, икенче шалтыратуда туган авылында гомер иткән газиз әти-әнисенең хәлләрен белә. Аларның терәген, ярдәмен, гаилә җылысын тоеп яши Ләйсән. «Ничә яшьтә булсам да, мин дә үземне бала гына итеп хис итәм», – дип елмая ул. Улы Денис Нефтекамада БДУда белем ала, ә кызы Алина мәктәп укучысы, ул 1нче сыйныфтан башлап гел «5»ле билгеләренә генә укып килә. Әнисе кебек бию, шахмат белән мавыга, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый. Спортны ярата. Алма агачыннан ерак төшми, ди халык. Ләйсән дә яшьтән өстәл теннисы белән шөгыльләнә.

Киң күңелле оештыручы Ләйсән шушы мәдәни мохитсез яши алмый. Беренче чиратта, тормыш яме балалары булса, икенчесе – аның яратып башкарган хезмәте.

Ә быел үз тырышлыгы белән Ләйсән яңа йортка аяк баса. Яраткан, җан атып торган балалары, җыр-моңга, биюгә гашыйк хезмәттәшләре, тамашачыларның рәхмәтле алкышлары, тормышка ашкан хыяллары белән алга атлый ул.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: