Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
17 февраль 2023, 10:21

Ил сагында тора ир-атлар

Венерның бу беренче генә дошман белән очрашуы түгел.

Ил сагында тора ир-атлар
Ил сагында тора ир-атлар

Ил сагында тора ир-атлар

Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА

Эчке эшләр бүлегендәге күп санлы почет грамоталары, медальләр, дипломнар белән билгеләнгән хезмәтеннән лаеклы ялга чыга Венер Сафин.

Украинада махсус хәрби операция башлангач та патриот рухлы якташыбыз туган илне якларга барырга теләк белдерә. Әлбәттә, дүрт бала атасының гомерен кабат куркыныч астына куюы гаиләсен борчуга сала.

«Әниемә һәм гаиләмә кайда барачагымны сөйләп тормадым. Гади командировка, дип юлга чыктым. Июль аенда Оренбург шәһәрендә хәрби укуларда булдык. 1 сентябрь көнне Тәтешледән биш егет үзебез теләп Украинадагы махсус операция сызыгының алгы сафына бастык», – дип сөйләп китте авылдашым Венер Сафин.

Бу көн – белем көне. Шушы мәлдә кулларына чәчәк бәй­ләмнәре тоткан кызлары, улы күз алдыннан йөгереп үткәндер. Гаиләм, балаларым, тынычлыкта яшәсен, яшь кенә егетләребезгә ярдәм булсын, дип китә бит ул сугышка.

Биш ай алгы сызыкта дош­ман пулясы астында булган якташыбыз шушы көннәрдә исән-сау туган якка әйләнеп кайтты. Ишек ачылуга балалары, Гөлназы килеп муенына сарылды. Тормыш иптәшен, әтиләрен исән күрү шатлыгы күз яшьләре булып тәгәрәде. Кодашта гомер кичерүче әнисенең, туганнарының, дус-иш, авыл­дашларының сөенече чиксез булды. «Венер кечкенәдән курку белмәс шук, тәвәккәл булып үсте, алдына бер бурыч куйса, шуны үтәми туктамый, бик таләпчән. Аның Украинага киткәнен белгәч, төн йокыларым качты. Һәр анага үз баласының исән-сау кайтуын күрергә насыйп итсен», – ди әнисе Фәнирә апа.

Кечкенәдән спортны үз иткән, туган якның салкын кышларында, эссе кояшларында чыныккан Венерның бу беренче генә дошман белән очрашуы түгел. 2002-2004 елларда армия сафларында танкчы булып хезмәт итә, 2009 елда Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә катнаша ул. Сугыш алып бару тактикаларын яхшы белгән, медицина ярдәме күрсәтүне дә кирәгенчә үзләштергән ир-егет ул Венер Сафин.

«Бөек Ватан сугышындагы кебек окопларда ятып, салкын аркаларны бер-беребезгә терәп җылынсак та, рухыбыз көчле булды, бер адым да артка чигенмәдек. Сугыш бердәмлеккә, сабырлыкка да өйрәтә. Анда милләт аермасы да юк – барыбыз да Русия солдатлары. Башкортстаннан доставаловчылар, шәйморатовчылар, Салават Юлаев, Барс, Вагнер батальоннары дошманга каршы тора. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров безгә афәтләрдән саклап йөртүче бөтиләр бүләк итте. Без Аллаһның барлыгына, догалар көченә шунда тагын да ныграк төшендек. Сугыш барышында танк өстенә снаряд төшеп, бөтен әйберләр кара күмергә әйләнгән иде. Ә бер егетнең бронежилетына тагылган бөти шул килеш калган, аңа берни дә булмаган.

Дошман нык әзерләнгән – алар өчен көне дә, төне дә бер. Атыш туктамый. Бомбалары сызгырганны ишетеп каласың, качырга 5-6 секунд вакыт кирәк. Снарядлар шартлый, минометлар ата, беспилотниклар гөжелдәп йөри – алар корбанын эзләгән дөңгеж кебек тавыш чыгарып, нервыны ашый. Сугыш һәрвакыт уяулык таләп итә. Солдатларыбызның төшенкелеккә бирелгәне юк. Кирәк икән, булдырабыз, без дә төшеп калганнардан түгел. Хәрби бердәмлек, дуслык, дош­манны юк итү теләге көчле солдатларда. Хәтеремдәге иң авыр көн: янымда сугышкан Ишембай егете кулымда үлде. Ә сентябрь аенда үзем дә контузия алдым», – дип, кызганыч хәлләрне хәтерендә яңартты ул.

Якында гына шартлаган снаряд Венерның аңын җуя, солдатлар аны күтәреп алып чыга. Севастопольдә госпитальдә дәвалана һәм бер атна үтүгә тагын фронтка китә. «Госпитальдә ятканда Башкортстаннан өч волонтер кыз килде. Үзебезнең як солдатларын эзләп, кирәк-ярак, эчке киемнән алып, куртка, кроссовкаларга кадәр алып килгәннәр. Яралыларның кай­сының киемнәре янып, бер нәрсәсез калганнары да бар бит. Барсына да ярдәм иттеләр. Гомумән, Башкортстаннан зур ярдәм тоя хәрбиләр: гуманитар, рухи һәм матди ярдәм килеп тора. Гади халык кием-салым, азык-төлек, казына, балына кадәр җибәрә», – ди яугир.

Прапорщик, старшина булып хезмәт иткән Венер Сафинны контузиядән соң ротага фельдшер итеп куялар. Яралануның зарары нык булу сәбәпле, декабрь аенда ул тагын госпитальгә эләгә.

Туган якка исән-сау әйләнеп кайтса да, аның күңеле сугыш кырында булган яшь егетләр янында. Башкортстан егетләре сынатмасына ышанычы зур аның.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: