Барлык яңалыклар

Әхлаклы гаилә – милләт байлыгы

Авыл табибы – тынгысыз һәм җаваплы хезмәт.

Әхлаклы гаилә – милләт байлыгы
Әхлаклы гаилә – милләт байлыгы

Күрдем авылында игенче-шагыйрь Каһим Әүхәтов гаиләсендә туып-үскән Алсу, 1988 елда Туймазы медицина училищесын тәмамлап, Кодаш авылына фельдшер булып эшкә килә.

Зур авыл гөрләп тора. Яшь белгеч җиң сызганып эшкә тотына. Фельдшер авыл хуҗалыгының барлык тармак­ларын да күз уңында тотып, фермаларда, басуларда механизаторларга, малчыларга хезмәт күрсәтә.

Кодашта сабантуйларында атта чабышкан, сөлге тотып, бил бирмәгән көрәшче, эшкә уңган, сабыр холыклы бер дигән егет Нәүфәл Зәрафиев белән таныша. Гөрләтеп туй үткәреп, үзаллы тормыш башлап җибәрә алар. Мәхәббәткә нигезләнгән бәхетле гаилә кору, тәрбияле балалар үстерү, сайлаган парың белән бер карашта булу тырышларга, сабырларга хас бәхет. Чөнки ярату нинди генә көчле булмасын, гаиләгә килгән шатлык-куанычларны, борчу-кайгыларны бергә уртаклашып, бергә күтәргәндә генә чын гаилә барлыкка килә.

Бәхетле гаиләдә балалар да бәхетле үсә. Зәрафиевлар да шушы тормыш кагыйдәләренә нигезләнеп яши. Эшләре киңәшле, дус-туганнарга ишекләр ачык, кунакчыл алар. Ике яктан да әти-әниләрен тәрбияләп, авыр чакларында ярдәм итеп тордылар, тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар.

Елның һәр мизгелендә чәчәк­ләргә күмелеп утырган бу йортта өч бала үсеп канат ныгытты. Уллары Альгиз, Алмаз, кызлары Айгизә дә кечкенәдән спортны үз итте. Алсу үзе дә яшь чагында дзюдо, армрестлинг белән мавыга, чаңгы ярышларында катнаша. Анадан күргән тун кискән, атадан күргән ук юнган, ди бит халык. Ике уллары да кечкенәдән әтиләре кебек милли көрәш белән мавыкты. Физкультура укытучысы Фәнил Касыймов аларны көрәш серләренә төшендерде. Йөрегән таш шомара, диләр. Малай чактан көрәш буенча турнирларга төрле районнарда йөреп, сабантуйларда көрәшеп бүләкләр ота, призлы урыннар яулый алар. Альгизны уздырып, энесе Алмаз «Спорт мастеры» исемен яулады. Ул катнашкан турнирлардан гел уңышлар яулап кайтты, Мәскәү, Рязань, Пермь, Уфа шәһәрләрендә, республиканың төрле районнарында үз осталыгын күрсәтте. Бөре педагогия институтының физкультура факультетын тәмалады ул. Төпчек кызлары да абыйлары кебек спортны үз итте, йөгереш, чаңгы, теннис ярышларында катнаша. Хәзер исә ул Бөре медицина колледжын тәмамлап, Неф­текама дәваханәсендә ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры булып хезмәт сала. Альгиз да шул ук уку йортын тәмамлап, берничә ел фельдшер булып эшләде. Армия сафларында да шул һөнәре кирәк булды. Альгиз белән Алмаз икесе дә әтиләре кебек һава гаскәрләрендә хезмәт итеп, ил алдындагы бурычларын үтәп кайтты. Әлеге көндә әтиле-уллы себер якларында вахта ысулы белән нефтьче-бораулаучы булып эшлиләр.

Алсу Каһим кызы Кодаш җирендә үз бәхетен тапты. Авыл табибы – тынгысыз һәм җаваплы хезмәт. 35 елдан артык халык сәламәтлеге сагында тора Алсу Зәрафиева. 2017 елда намуслы хезмәте өчен «Сәламәтлек саклау отличнигы» исеме бирелде үзенә. Гыйлем алу һич бетми торган байлыктыр, Алсу да халыкка күбрәк файда күрсәтү максаты, заман таләпләре белән биш ел саен Уфада белемен камилләштереп, имтиханнарын югары категориягә тапшырып кайта.

Гаиләнең иминлеге, ныклыгы ир-аттан торса, җылылыгы пөхтәлеге, матурлыгы хатын-кыздан. Кайчан барып керсәң дә хуҗабикәнең тәмле мич ашлары исе борынны кытыклый, гөрләп үскән гөлләре сокландыра. Зәрафиевларның гаилә ныклыгы күңелләр берлегендә, Алсу белән Нәүфәлнең эчке дөньялары туры килүгә дә бәйле. Озайлы ял вакытларында гаилә белән бергә Башкортстанның биек таулары, йөгерек елгалары белән таныша, туган якны өйрәнү музейларына сәяхәт итә алар. Балаларына да, онык­ларына да табигатьне, туган якны яратуга, олыны – олы, кечене кече итәргә өйрәтә алар. Зәрафиевларның нәселләрен ике онык дәвам итә. Алар әле кечкенә, әмма оясында ни күрсә, шул булыр, дигән әйтем бар. Яшь буын да дәү әти-дәү әниләре кебек тормышны яратып әхлаклы булып үсүенә ышаныч бар. Ә әхлаклы гаилә –милләт байлыгы.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: