Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
5 июнь 2023, 15:01

Ак язмышлар юрап…

Җыр – аның юанычы, җыр – аның куанычы.

Ак язмышлар юрап…
Ак язмышлар юрап…

Безнекеләрне бел!

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Дезодорант шешәсен мик­рофон итеп көзге алдында моңланган чакларын еш исенә төшерә Гөлфинә. Зәңгәр күзле, җитен чәчле кыз Юде авылының җырлы-моңлы гаиләсендә дөньяга килә.

Әйе, Исәнбай Илтимеровның алты баласы да талантлы булып үсә. Уртанчысы матур итеп гармун тарта, иң олы абыйлары җырлый, яшьләр шулай авыл кичләрен ямьләндереп, кичке уенга чыгып китә. Әтисе дә оста гармунчы, әнисе белән парлап җырлашып та алалар. Аларга сеңелесе Фәйрүзә белән Гөлфинә дә кушыла.

Гөлфинә туган авылында укырга-язарга өйрәнеп, укуын Бәдрәш мәктәбендә дәвам итә. Аның талантын, җырга әвәслеген күреп алган Нәкыйбә апасы баянда уйный. Һәр мәдәни һәм спорт чараларында җырлаталар үзен, районда үткән җыр конкурсларында катнаша. Үзе удмурт милләтеннән булса да, кечкенәдән татар халык җырларын яратып башкара ул. Әнисе белән кич утырып, бирнәгә мендәр чиккәндә дә, абый-апаларына оекбаш-бияләй бәйләгәндә дә моңлана ул. Авыл иртәләрендә кошлар сайравын тыңлап үскән, яшел тугайлардагы чәчәкләргә сок­ланып, иркен сулап тугайларда йөргән кызга Ходай Тәгалә моңны да, көчле тавышны да кызганмый биргән.

Өлгергәнлек аттестаты алгач, иптәш кызы белән, артистлыкка укырга барабыз, дип, юл чатына чыгып басалар. Артист булдымы һөнәр, дип, дус кызын әнисе кире алып кайтып китә. Юлау­чы машиналар көтеп торган Гөлфинә дә кире борыла. Икенче тапкыр Уфага барырга чыккач, автобуска соңга кала. Язмыштан узмыш юктыр инде, дип, Нефтекама мамык туку комбинатында эшләр өчен уку үтәләр. Әлбәттә инде, Гөлфинәгә анда эшләргә туры килми. Авылда сөйгән егете Минсадыйк Зиядрислам улына кияүгә чыгып, гаилә мәшәкатьләренә күмелә. Кызлары Любовь белән уллары Вадимны тәрбияли. 1985 елда алар район үзәгенә күченеп килә.

Гөлфинә Исәнбай кызының күңелендә артист булу хыялы утырса да, ул куян үстерү фермасында, колбаса, лимонад, прәнек пешерү цехларында хезмәт сала. Районда үткән мәдәни чараларда җырлап йөри. 1993 елда район мәдәният бүлеге начальнигы Сәлим Гарифуллин аны район мәдәният сараена эшкә чакыра. Ә 1996 елда инде ул Балтачта үткәрелгән «Яшь тавышлар» җыр конкурсында Гран-прига лаек була. «Әле дә исемдә, зур магнитофон бүләк иттеләр. Икенче зур җиңүемне Казан шәһәрендә кабул иттем: якташыбыз Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр, димә» төбәкара җыр конкурсында Гран-при яуладым. Сәхнәгә ничә тапкыр чыксам да, борчылып, каушап үз чыгышымны көтәм», – ди сәхнә сандугачы.

Җырны тыңлавы гына рәхәт, аның эченә керсәң, исләрең китәр. Чөнки заман белән халык җырлары да үзгәреш кичерә. Ата-бабаларыбыз боргалап, сырлап башкарган халык җырларын бөтен җырчы да җиренә җиткереп җырлый алмый. Гөлфинә Илтимерова исә халык җырларының асылына төшенеп, тәмен, ямен белеп башкара.

Сәхнәгә чыгар өчен матур күлмәк, прическа, туфли, макияж кирәк. Чөнки хәзерге тамашачының таләбе зур. Өстәвенә, горур йөреш, үз-үзеңне иркен тотып, бөтен тамашачының да күңел кылларын чиртерлек итеп башкару таләп ителә. Җырчы, артист халык ял иткәндә эшли. Хезмәттәшләре белән еш кына автоклубта чыгыш ясыйлар. Эссе җәйме, салкын кышмы, алар сәхнә түрендә. Иҗат кешесе өчен җыр яздыру да мөһим эш. Ә аны сыйфатлы студиядә яздырырга кирәк, 15-20 меңне чыгарып саласың. Нинди генә кыенлык­лар килмәсен, җырчы кеше сәхнәсез яши алмый ул.

Җыр – аның юанычы, җыр – аның куанычы. Бүген Гөлфинә Исәнбай кызы бәхетле гомер кичерә. Тормыш иптәше Хәлил Фәтхулла улы белән парлашып иҗат даирәсендә йөзә алар. Гөлфинә Илтимерова үр артыннан үрләр яулый. Быел гына өч конкурста җиңүче булып танылу алды, Тәтешле данын яклап кайтты ул. Чакмагышта «Иң яхшы татар җырын башкаручы» номинациясендә җиңүче булды, Благоварда үткән Рим Хәсәнов истәлегенә багышланган «Чәчәкләр уяныр» җыр конкурсында 2нче урын яулады. Яңа гына мәшһүр җырчы Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә төбәкара җыр конкурсы оештырылды. 40 җырчы арасыннан Гөлфинәбез тагын Гран-прига лаек булды. Мәртәбәле жюри әгъзалары аны Казанда үтәчәк чираттагы конкурска чакырды. Йөргән таш шомара, ди халык. Үз күкрәгеннән чыккан моңнар белән туган ягын данлап, ак юллар ярып бара авыл кызы.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: