Җитәкләшеп мендек үрләргә
Фәрзәнә Исмәгыйлева, хезмәт ветераны
Күккә ашкан сикәлтәле гомер үрләреннән җитәкләшеп икәү килә. Куллар-кулда, җаннар-җанда, ышанычлы адым, иңнәрендә уртак шатлыклар, тезгенләп алынган сабыр сандыгы. Чәчләренә көмеш сибелгән бу икәү Кодаш авылында гомер кичерүче Кайдәрия һәм Риф Нуриевлар.
Гомер баскычларында тормыш гөлләре булган кызлары, мәхәббәт җимешләре булып дөньяга килгән 12 оныгы, җимештән татлырак, алтыннан кыймәтлерәк 13 оныкчыгы да күренә. Җиһанга беренче космонавт очкан истәлекле елның алтын көзендә аларның никах көннәре. Кара толымнарын үреп кич чыккан Кайдәрияне машина арбасына салып урлый Риф абый. «Көчле куллар арбага күтәреп кенә салды да, башыма нидер капладылар, колхоз арбасында кияүгә килдем», – дип елмая Кайдәрия апа.
Бәхетле хатын ирдән уңар, ди халык. Шулай булмый ни, Кайдәрия апа үзе дә кайнар мәхәббәттән туган бала бит ул. 1942 елда әтисе Хәмзә сугышка китәр алдыннан Алкинода хәрби хәзерлек үтә. Хатыны Шәмгиҗиһанны күрер өчен шуннан башлап җәяүләп кайтып әйләнә ул.
Шул очрашудан туган Кайдәрия Хәмзә кызы тормышта бик уңды. Төшкән җирендә таш булды. Төп йортта яшәгән Гыйния кайнәсе белән бергә үсте, тормыш серләренә аңардан өйрәнде ул. Күркәм гаиләдә берсеннән-берсе матур кызлар туып сөендерде. Кайдәрия 17 яшеннән фермада эшләде. Җәен өчәр тапкыр лагерьга бара, сыерларны кул белән савалар. Җитмәсә, фермада дежур торалар иде. «Әти дә колхоз эшендә кайный. Караңгыда гына кайтып керәләр иде. Безне дәү әни җыеп карады. Мәшәкате күп булгандыр, җәен кулларыбызга кишер тоттыра да балалар бакчасына төшереп җибәрә. Без аларны ашап беткәч, тезелешеп кире кайтабыз. Яңадан тыкрыкны уздырып озатып куя торган иде. Ә барасы ерак кына. Дәү әни безгә зур терәк булды. Әни белән бик тату яшәделәр, 102 яшенә җитеп дөнья куйды»,–ди Нуриевларның өлкән кызлары Гөлфирә.
Бервакыт Кайдәрия ападан «Кайнә белән яшәү ничек?» – дип сораган идем. «Белмим, минем кайнәсез беркөн дә яшәгәнем булмады», – дип җаваплады «Ана медале»нә лаек булган Кайдәрия Хәмзә кызы.
Гыйния әбинең авырлык белән генә үстергән улы Риф бик яхшы ул һәм хәстәрлекле ир булды. Гаиләдәге алты хатын-кызга ныклы арка, яраткан тормыш иптәше була. Өченче кызлары Илүсә тугач, Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумында механикка укып кайта ул. Урал колхозында тракторчы, техник ярдәмчесе, ферма мөдире, МТМ җитәкчесе булып та хезмәт сала.
Хезмәт еллары сизелми дә үтеп, лаеклы ялга чыга алар. Биш кызга да белем алырга ярдәм итеп, кияүгә биреп, гөрләтеп туй ясыйлар. Гөлфирә белән Фәрзилә Уфада «Пищевой техникум»да укып белем алган, Илүсә белән Айсылу Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнар. Төпчек кызлары Гөлчәчәк ике югары уку йорты тәмамлаган белгеч. Үз парларын табып, матур тормышта яшиләр, балалар үстереп, оныклар сөя алар.
Риф абый тальян гармунда да уйнарга ярата, Кайдәрия апа матур итеп җырлый. Электән Кодашта үткән мәдәни чараларда аларны еш күрергә була иде. Берничә тапкыр «Уйнагыз, гармуннар!» район конкурсында катнашып, осталыгын сынады Риф ага. Җиде буын ата-бабаларын барлап, шәҗәрә бәйрәмендә катнашты алар. Олы йөрәкле, ярдәмчел Нуриевлар гаиләсе. Гомер буена район гәзите алдырып укыйлар. «Әле дә хат ташучыны көтеп алалар, елныкын елга тегеп, җыеп баралар. Берсенең генә чите кителсә дә, әтинең карашлары үзгәрә», – ди кызлары.
Авылым, дип, гаиләм, дип җан атып яши алар. 2021 елда тормыш коруларына 60 ел тулып, бриллиант туйларын бәйрәм иттеләр. Алтмыш яз, җәй һәм көзләрне, алтмыш карлы буранлы кышларны бергә каршылаган Кайдәрия апа белән Риф ага авыр минутларны да бергә җиңеп чыгарга көч табып, бүген дә гөрләтеп дөнья көтә. Аларның йортыннан балалар, кунаклар өзелми. Өй алларындагы эскәмиядә гөрләшеп утырган Акәби белән Акбабайга сокланмаган кеше юктыр. Бер гасыр гомер иткән әниләре кебек, Нуриевларга да йөзләргә җиткәнче парлы яшәргә язсын.