Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
11 июль 2023, 15:54

Талмасын канатларың...

Әти-әнисе аңа ныклы гыйлем өйрәнүдә дәрт өстәп торучы маяк кебек.

Талмасын канатларың...
Талмасын канатларың...

Яшьнәп яшәр чак

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Тормышта бу теләкләрне иҗат кешеләренә телиләр. Ә минем бу сүзләрне җыр-моңга, шигърият дөньясына гашыйк Югары Тәтешле кызы Галия Ибәтуллинага юллыйсым килә. Югары Тәтешле 1нче мәктәбендә белем алган кыз кечкенәдән сәхнә түрендә булды. Бер карасаң, илһамланып шигырь сөйли, икенче карауда җырлый. Үсә төшкәч, спектакльләрдә уйнап, тамашачы күңелен яулады. Безнең күз алдында үсеп буй җиткергән Галия Илшат кызы инде Казан сәхнәсе үрләрен яулый. Якташыбызның җиңүләрен социаль челтәрләрдә еш күрәбез. «Үскәндә үк кыю һәм тәвәккәл булды. Кызыбыз җебеп торганнардан түгел, берәр нәрсә ошамый икән, дөресен ярып сала, олыларча фикер йөртә, аның белән горурланабыз», – ди әнисе Фируза ханым.

Әйе, бер ярдан икенчесенә сикерергә куркып тормый Галия. Хәния апам кебек артистка булам, дип хыялланса да, үзен шул даирәдә сынап караганнан соң, икенче карарга килеп, тормыш көтәр өчен кирәкле булган кече бизнес һәм эшкуарлык колледжына укырга керә ул. Дөрес һөнәр сайлау – тормышта ярты бәхетеңне таптым, дигән сүз. Ә яраткан шөгыль сине гомер буе озатып кына бара. Бизнес-леди булсаң да, бу җыр-бию, нәфис сүз сөйләүгә комачауламый, киресенчә, яшәргә дәрт, эшкә куәт бирә. Бер кыюны мең куркак та алыштыра алмый, ди халык. Яшь кенә булуына карамастан, үз юлын үзе ярып бара Галия. Татарстан Республикасында үткән «Сугыш еллары шигърияте» конкурсында, «Ягымлы яз» фестивалендә төрле төбәкләрдән килгән егет һәм кызлар арасында җиңү яулый. «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештырган җыр конкурсында лауреат була. «Тел – милләтебез хәзинәләре» республика конкурсында беренче урынга чыга. Хәния апасының танылган җырчы булуы йөрәгенә сихри назлар бирсә, туган мәктәбендә алган белеме, Атнабай шигырьләре кыз бала күңелендә урын алып, аны биеклеккә әйди.

Баланы һәрьяклап шәхес итеп үстерүдә гаиләнең дә өлеше зур. Әдәп, әхлак орлыклары чәчелгән мәхәббәтле Фируза һәм Илшат Ибәтуллиннар гаиләсендә үскән назлы гөл ул. Әти-әнисе аңа ныклы гыйлем өйрәнүдә дәрт өстәп торучы маяк кебек гел ярдәм кулы суза, төпле киңәшләрен бирә. Чисталык-пөхтәлекне һәм, әлбәттә инде, җырчы апасы кебек матур киенергә яраткан кызлары әле булса алар өчен нәни бала гына. Милли үзаң, туган телне ярату, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны ихтирам итү – болар барсы да гаиләдән килә. Ибәтуллиннар – җыр-моңга, җор сүзгә бай гаилә. «Кулыбыздан килгәнчә балаларга булышабыз. Ә кайсы һөнәрне сайларга үзләре ихтыярында. Ни дисәң дә, алар хәзер 10нчы сыйныфны бетереп туа. Яңача алымнар, яңа технологияләрне бездән яхшырак белә», – ди алар.

Югары Тәтешле кызы үрләр артыннан үр яулап килә. Галиянең исеме дә җисеменә туры килеп тора. Ачык йөзле, аралашучан, алдына максат куеп, уйлап эш итә. Алда ул менәсе биеклекләр бик күп булыр әле, талмасын канатларың Галиякәй. Әйткәндәй, шушы көннәрдә Галия, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулына кызыл диплом алды.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: