Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
11 июль 2023, 15:15

Туганнар очрашкан җирдә…

Рәбига исемле кызга беренче күрүдән үк гашыйк була.

Туганнар очрашкан җирдә…
Туганнар очрашкан җирдә…

Борын-борын заманда яшәгәннәр ди бер кыю егет белән сылу кыз, – дип башлана әкиятләр. Тик бу әкият түгел, чынбарлык. Салихҗан исемле егет Рәбига исемле кызга беренче күрүдән үк гашыйк була.  Кыз да битараф калмый, ике арада саф мәхәббәт хисләре кабына...

 Ике яшь йөрәк, өйләнешеп, парлы тормыш коралар. Мәхәббәтләренең җимешләре булып, алты бала дөньяга килә: Мөбәрәк, Рәвия, Мәсүә, Җәдит, Җәүһәрия, Зәнфәрия. 

Заманасына күрә гаилә башлыгы укымышлы кеше була. Ул гарәп һәм фарсы телләрендә укый да, яза да белгән. Шунлыктан районда аны ревком әгъзасы итеп тәгаенлиләр. Салихҗан авылның тарихын язып барган була. 

Колхозлаштыру чорында аның барлык мал-мөлкәтен, каралты-курасын колхозга бирәләр, аның амбарын колхоз амбары итеп салалар, йортларының берсен ятимләргә яшәргә бирәләр. Салихҗан  үз теләге белән колхозга керә. Кулыннан бар эш тә килә аның.  Балта остасы да, кортчы да була. Үзе ясаган скрипкада да бик матур итеп уйный.

Әниләре вафат булган туганы Миңнемөхәмәтне карашып, үстереп, олы тормыш юлына чыгара бу гаилә. 

1941 елны, Бөек ватан сугышы башлангач, Салихҗанны Чиләбе заводына эшкә җибә­рәләр. Анда аның  көнлек паек алырга бирелгән карточкасын урлыйлар. Шунда Салихҗанның башына уй төшә. Мин монда ачка үлсәм, минең балаларны кем карар, дип качып кайта ул. Өенә ул караңгыда гына кайтып җитә һәм иртән, таң сызылу белән, районга юллана. Ул үз теләге белән сугышка алына. Шушы төннән соң тугыз айдан, сентябрь аенда, алтынчы кызлары Зәнфәрия дөньяга килә. 

Тик сабыеның барлыгын да белми ул. 1943 елның 30 августында Харьков өлкәсе Змеевский районы Виловка хуторын алган вакытта һәлак була. Һәм шунда җирләнә. Рәбигагә аның «Хәбәрсез югалган» дигән хәбәре генә килә.

Сугыштан соңгы ирләр дә күтәрә алмаслык авыр еллар...  Рәбигагә итәк тулы балалары белән тормыш арбасын тартырга туры килә. Бер оядан чыккан кошлар кебек балалар да үсеп җитә. Олы уллары фаҗигале рәвештә вафат була. Ничек кенә авыр булмасын, Рәбига балаларын тәртипле, шәфкатьле, кешелекле һәм уңган итеп тәрбияли. Әнкәләренә охшап, кызлары чисталыкны яратып, итагатьле, тәртипле булып үссәләр, улы Җәдит, әткәсенә охшап, балта остасы да, киез итек басучы да, умартачы да, гармунчы да була. Балаларын да ул нәселдән килгән һөнәрләргә өйрәтеп калдыра. 

 Ә әтисе аның барлыгын да белмәгән кызы Зәнфәрия авылда бер тальянчы. Аны авылда, районда гына түгел, республикада да беләләр. 

Гомер үтә. Балалар әнкәләрен тәрбияләп, соңгы юлга озаталар. Хәзер инде үзләре дә мәңгелек йортка күчкәннәр. 

Шушы көннәрдә Рәбига һәм Салихҗан Габдуллиннарның онык-оныкчыклары очрашу кичәсенә җыелды. Җылы, күңел кылларын тибрәтерлек, истә калырлык матур чара булды ул.  Таныш булмаганнар танышты, аралашты. Кичерешләр, шатлыклы күз яшьләре, истәлекләр, теләкләр белән көннең үткәне дә сизелмәде. Киләсе буынга  туганлык бәясен,  бай тарихын, бәяләп бетергесез туганлык хакын аңлатып, фикер алышып үтте очрашу.

 ...Борын-борын заманда яшәгәннәр ди бер кыю егет белән сылу кыз. Бер берсен өзелеп яраткан ике кешедән туган олы бер династия, төрле язмышлы  кан-кардәшләр, нәселне дәвам итүчеләр очрашты. Бер оядан чыккан кош балалары кебек.

Автор:
Читайте нас: