Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
2 август 2023, 10:34

Мәхәббәт һәм тугрылык көне

8 июль Русиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне булып билгеләнә. Шушы уңайдан районның мәдәни ял үзәгендә күркәм гаиләләрне котлау һәм тәбрикләү тантанасы үтте.

Мәхәббәт һәм тугрылык көне
Мәхәббәт һәм тугрылык көне

 

8 июль Русиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне булып билгеләнә. Шушы уңайдан районның мәдәни ял үзәгендә күркәм гаиләләрне котлау һәм тәбрикләү тантанасы үтте.

Син булганга таңнар алсурак,

Кояш балкуы да нурлырак,

Син булганга янда, җан кисәгем,

Кошлар сайравы да моңлырак.

Әйе, тормыш иптәшеңне яратып яшәү, уртак шатлыклар һәм авырлыклар берләштерә ир белән хатынны. Тормыш яме булган балалар тәгәрәшеп үскәндә, киңәшче һәм терәк булган кайнә-кайнаталар белән килешеп яшәгәндә, яраткан һөнәрең булганда син бәхетле. Бәхет өчен кешегә ифрат аз кирәк. Эшеңнән арып кайтып кергәндә елмаеп каршы алучы, борчылганда яхшы сүзе белән юатучы, ялгышканда кичерүчең, егылганда таянычың булу – ул бәхет.

Бүгенге парларыбыз да сау-сәламәт булып, шушы кагыйдәләргә таянып яши-яши, алтын туйларына килеп җиткәнен сизми дә калган. Югары Тәтешледә яшәүче юбилярларны ЗАГС бүлеге начальнигы Гүзәл Гайнаншина котлады. Әдибә һәм Зөфәр Габбасовлар, Фәния һәм Кадим Муллануровлар, Ленария һәм Шамил Шәриповлар, Дифинә һәм Әнгам Садртдиновлар, Тәнзилә һәм Әнәс Шәйнуровларга Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хабировның котлау сүзләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды ул. Күрдемдә гомер итеп, туган җирен данлап яшәүче Фидәлия һәм Кадим Мостафиннарга район ветераннар Советы рәисе Әнәс Мәгъзумов Русиянең «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Кунакларны  фотога төшерү оештырылды, китапханә хез­мәт­кәрләре алардан интервью алып, видеороликлар аша сәхнәдә күрсәтте. Чара район мәдәният сарае хезмәткәрләре әзерләгән җыр-моңнарга үрелеп барды. Апа-абыйлар үзләре дә читтә калмады. Чараның тантаналы өлешеннән соң күтәренке кәеф белән юбилярлар кафега юл алды. Анда аларның балалары хәзерләгән мул табын көтә иде.

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: