1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне
Фәрзәнә Исмәгыйлева
Тәтешленең елга буенда урнашкан «Тынычлык» урамында гаҗәеп матур гаиләләр яши. Шулар арасында гомерен хезмәткә багышлаган Флүзә һәм Җәвит Фәрхетдиновларның ихатасы аерылып тора. Рәхим итегез, дигәндәй ишекләре урамга караган бу йорт хуҗалары үзләренең эчкерсезлеге, ягымлылыгы белән һәм дин юлында булган уллары Ибраһим хәзрәт белән дә халыкка киң билгеле.
Флүзә Рәшит кызы Алматау авылында туа. Авыл беткәч, аларның ишле гаиләсе Сабанчыга күченә. Гаиләдә аз да түгел, күп тә түгел – ун бала. Апалары, абыйлары белән эшкә өйрәнеп үскән Флүзә Акбулат мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлап, Владимир өлкәсенә чыгып китә. Анда ул бәйләүче һөнәрен үзләштерә. Туган як сагындыра, кыз иптәшләре белән авылга кирегә кайта да, Яңавыл шәһәрендә пешекче-сатучы курсларын тәмамлый. Яшь чак – дәртле чак, клубка кичке уенга чыгалар, гармун көенә тузанын чыгарып биеп кайталар.
Ә булачак тормыш иптәше Җәвит белән Чат авылына сабантуйга баргач таныша ул. Яшьләр озатышып озаклап йөреп тормыйлар. Армия сафларыннан кайткан егет тоткан җиреннән өзә, кызны урлап та кайта. Элек йоласы шул иде аның. Флүзә ханым хәзер көлеп искә ала.«Алай-болай урлап китсәләр, ямьсез кыланып кычкырма, үзеңне ипсез тотма, ди торган иде әнием. Барыбыз да җиткән кызлар, безнең өчен борчылгандыр, күрәсең. Мине дә Кашкакның сөрмәле күзле егете урлап киткәч нәкъ шулай иттем: бисмилла итеп тупсаны атлап кердем дә, килен каршыларга җыенган биана-биатайга, саумысыз, дип елмайдым. Алар да, килен бәрәкәтле булды, ул төшкән елда сарыкларыбыз гомер булмаганны өчәр-дүртәр бәрән тудырды, Аллаһының рәхмәте, дип сөенделәр», – ди.
Бу вакытта инде шактый дөнья күргән, яшьтән ат көтүе, авыл көтүе көтеп чыныккан ир-егет Җәвит Әбүбәкер улының кечкенә булса да фатиры була. Алар район үзәгендә яши башлый. Быелгы алтын көзләрдә аларның законлы никахына 47 ел тула. Җәвит ага МСОда водитель, ә Флүзә апа исә дәваханәдә санитарка булып эшли. Элекке аптека җитәкчесе Софья Ислам кызы, оптикада эшләргә рецептлар бар, план бар, белгеч кенә җитми тора, дип, Флүзәгә укырга барырга тәкъдим итә. Яшь балалар бар дип тормый Флүзә: укырга икән укырга. Балаларны карашырга әти-әниләре булыша. Шулай итеп, алган белеме, тырышлыгы белән оптика булдырып, 25 ел дәвамында лаеклы ялга туктаганчы шунда эшли. Оптика хезмәтен башлап җибәрүе бик авыр булса да, янында йөгереп торган ире булгач, барын да ерып чыга Флүзә ханым. Ә әтисе авырып җәймәнгә калгач, аны үз канат астына алып тәрбияли Фәрхетдиновлар.
Татулыкка, киңәшләшеп яшәүгә ни җитә. Гаиләдә бер-бер артлы өч бала дөньяга килә. Өчесе дә бик матур, акыллы булып үсеп, югары белем алалар. Илүсләре эчке эшләр органнарында эшләп лаеклы ялга чыккан, гаиләсе белән Уфада яши. Кызлары Эльмира Тюмень шәһәрендә кияү белән икенче бәбиләрен үстерәләр. Илнар – Ибраһим хәзрәт биш бала атасы. «Балаларым авырып интектермәделәр, акча сорап йөрмәделәр, үзләре хәлдән килгәнчә безгә булышалар. Киленнәрдән дә уңдык, белмәгән эшләре юк, тәмле телле игелекле бала булдылар. Илнар тугач, бик бәләкәй булганга әүлиягә мөрәҗәгать иттем. Синең балаң зур кеше булачак, дип кайтарды. Ә бервакыт Үзәк урамында чегән хатыны туктатты. Үзем сиңа барында сөйләп бирәм, дип масайган идем, йортыңда дуңгыз карауны бетер, нигезеңдә булачак дин әһеле яши, дип шаккатырды. Җәвит мулла булып китәр микән ни, дигән уйлар йөгереп үтте ул чакта. Карасаң, улыбызга шундый җаваплы язмыш йөкләтелгән икән. Аллаһка шөкер, бар балаларыбыз да намазда бүгенге көндә», – ди Флүзә Рәшит кызы.
Фәрхетдиновларның тормышында могҗизалар да булып ала. Гомер буе кран машинасында эшләп лаеклы ялга чыккан Җәвит абый аш бүлмәсендә чәйләп утыра. Ә юлдан яңа кран машинасы китеп бара. Эх, шул яңа кранда бераз эшләп алсам, пенсия акчасын хаҗга барырга җыярга булыр иде, дип сөйләнә ул үз алдына. Күп тә үтми бер хезмәттәше ишек шакый. Хуҗа чакыра, ди ул. Аңа яңа кран белән тагын берничә ел эшләргә насыйп була. Ният иткән акчалар җыела бара. Әмма изге Мәккәгә баруы да уңайлы гына килеп чыга: 60 яшьлек матур юбилеен котлап, Мөфти хәзрәт мөселман түбәтәе бүләк итә. Аңа өстәп, Хаҗга юллама. 32 көн шунда йөреп, төрле халык белән аралашып, берничә кешене үлемнән коткарып кала алар. (Бу турыда аерым язу кирәк булыр, шуңа тукталып тормыйм).
Тормыш булгач, агы да, карасы да була. Аллаһ бәласен китерсә, чыгар юлын да күрсәтә. Флүзә Рәшит кызы, Җәвитем исән булсын, балалардан яхшы хәбәрләр генә килсен, дөньяда сугышлар бетсен, дип дога кыла. Биш вакыт намазын калдырмый. Ир – ул терәк, ир – ул дус, ир – ул хатын-кызның туганнан да артык ярты җаны, дөнья тоткасы. Җәвит аганың кулы алтын. Бакчасында төрле җиләк-җимеш, ургылып агып торган чишмәсе бар. Хуҗа кеше аның тирә-ягын чистартып, чүплек оясы булган елга ярында матур күл ясаган. Аның суы Бәрмеш елгасына барып тоташа.
Хезмәтендә дә күпме игелек кылган кеше ул Җәвит Фәрхетдинов. Районга бер кран. Сабантуй баганасын утыртудан алып, юл фаҗигасенә эләккән автомобильләрне күтәреп алган тагын бик күп, бихисап ярдәмнәр күрсәткән кеше ул. МСО биргән йортта балалар үстереп, 18 ел дәвамында яңа йорт төзи Фәрхетдиновлар. Матурлыкта, җитеш дөньяда гомер кичерер өчен күп көч салырга туры килгән аларга. Олыгайган көндә Фәрхетдиновларның гомер юлы нәтиҗәсе ачык күренә: кешегә игелек, изгелек күрсәткәннәрне Аллаһ үзе зурлый.