Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
23 октябрь 2023, 15:18

Үзебезнекеләр сынатмас...

Минем дә энеләрем, кияүләрем бүген илебезнең тынычлыгы сагында тора.

Үзебезнекеләр сынатмас...
Үзебезнекеләр сынатмас...

Безнең заман батырлары

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашлар, таныш-белешләр белән беррәттән минем дә энеләрем, кияүләрем бүген илебезнең тынычлыгы сагында тора.

Боргынбаш авылында гомер иткән Гөлсинә һәм Данис Галәветдиновларның уллары Аяз, Ира белән Радик Галәветдиновларның уллары Рамир һәм аларның кияве Руслан махсус хәрби операциядә катнаша. Быелгы көздә егетләрнең мобилизацияләнеп китүләренә төгәл бер ел тулып килә. Дошманга каршы торганда аның бер көне бер елга тиң. Шул вакыт эчендә егетләр тормышның ачысын-төчесен татып, ныгып, чын яугир булып өлгергән дә инде.

Рамир Радик улы Казан шәһәрендә хәрби хәзерлек үткәндә тормыш юлын Илеш кызы Азалия белән бергә бәйләде. 22 яшьлек Аяз Данис улын авылда вәгъдәләшкән сөйгән кызы көтә. Йөреп кайткач кушылырбыз, дигән өметләре берүк өзелмәсен балакайларның. Алар авылның киләчәге, өмете.

Уллары ил чигендә хезмәт иткән әти-әниләрнең күңел торышын әйтәсе дә юк. Алар, бер яктан, ил сакларга киткән батыр уллары өчен горурлык кичерсә, икенче яктан, аларның гомере өчен җан атып, төн йокыларын йокламый, исән-сау әйләнеп кайтуларын көтә. Күзгә-күз дошманга каршы тору уйнап йөрү түгел бит. Уллары берни сиздермәскә тырышса да, телевизордан гел андагы хәлләрне күзәтеп бара Галәветдиновлар.

Әле Аяз белән Рамир ялга кайтып, яннарында торып киткәч, күңелләре булып калды. Аязның әнисе Гөлсинә Мәгъдән кызы социаль хезмәткәр булып хезмәт сала. Ул авылдагы караучысыз калган өлкәннәрне тәрбияли. Әтисе Данис Хәниф улы озак еллар инде себер якларында бульдозерда эшли. Апасы Алсуның ишле гаиләсе Яңавыл шәһәрендә урнашкан. Авылга ешрак кайтырга тырыша алар. Оныклар да дәү әниләрен бик сагына. Гөлсинә өчен дә алар бер юаныч. Тәмлекәчләрен пешереп, өзелеп көтеп ала ул балаларын. Баламның баласы балдан татлы, дип юкка гына әйтмиләр бит.

Гөлсинә белән әңгәмә корган арада улы Аяз шалтыратты. Шулвакыт ананың шатлыклы күзләреннән энҗе бөртегедәй яшь тамып төште. Дулкынланмый гына булмый. Дүрт көнгә алгы сызыкка керәбез, әни, дип хәбәр итә Аяз. Белгән догаларыңны укып тор, дигән сыман, әниеннән фатыйха алып керә ул кызу бәрелешләргә. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән, армия хезмәтендә ныгыган улының беркайчан да сынатмасына ышана Гөлсинә. Аязга махсус тепловизор тапшырган район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламовка, зур гуманитар ярдәм күрсәткән район халкына мең-мең рәхмәтле Гөлсинә Мәгъдән кызы.

Аязның ике туган абыйсы Рамир да шул ук шәһәр чикләрендә. Намуслы хезмәте өчен яугир Рамир Галә­ветдинов II дәрәҗә «За воинскую доблесть» медале белән бүләкләнгән. Кечкенәдән техникаларны сүтеп, корып, мәш килгән егет Күрдем урта мәктәбен тәмамлау белән Неф­текамада ташчы, монтажник һөнәрен үзләштерә. Армия хезмәтен исә Чиләбе өлкәсендә ракета гаскәрләрендә үтеп кайта ул. Мобилизациягә кадәр Неф­текама автозаводында хезмәт сала Рамир. Әти-әнисе белән элемтәгә чыкканда авырлыкларга зарланмый, артыгын сөйләми, күбрәге өйдәгеләрнең хәлен сорашырга тырыша ул.

Аяз белән Рамир укчы гаскәрләрендә хезмәт итә. Бер взводта булсалар да ялга аерым-аерым кайтты егетләр. Икенче взводта хезмәт иткән кияүләре – Ачы-Елга егете Руслан Хәсән улы Хәсәнов та алар янында. Ул исә әле генә гаиләсе янында булып, кабат яуга китте. Русланның тормыш иптәше Рәмзия һәм ике баласы яшьле күзләре белән кадерлеләрен озатып калды.

Боргынбашта гомер итүче Ира һәм Радик Галәветдиновлар үз улларыдай күргән кияүләре Русланны, күз карасыдай үстергән газизләре Рамирның яхшы хәбәрен ишеткән саен җиңел сулап куя. Колхозда төрле эштә хезмәт салган Ира Мөхәмәтҗан кызы белән нефтьчеләрдә электрик булып эшләп чыккан Радик Хәниф улы инде күптән лаек­лы ялда. Оныклар сөеп, булган дөньяларына куанып, мал-туарларының бәрәкәтен күреп яшиләр. Илләр тыныч булып, балалар сау-сәламәт булсыннар, бала кайгысы күрергә язмасын, дип,  сабыр итеп, яугир улларының кайтуын көтә алар. Ике гаиләдә дә корбан чалдырып, догалар укылды.

Галәветдиновлар гаиләләре ата-бабалар рухына тап төшерми, Бөек Ватан сугышы үткән дәү әтиләренең намуслы хезмәтен дәвам итә.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: