Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
11 декабрь 2023, 15:50

Фәрештәләр сакласын

Туган илгә лаеклы уллар үстергән Рима һәм Разиф Нуруллинар алдында баш иясем килә

Фәрештәләр  сакласын
Фәрештәләр сакласын

Фәрештәләр сакласын!

Уңганнарны мактыйбыз

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Махсус хәрби операциядә катнашкан якташыбыз, ялга кайткан Кашкак авылы егете Нияз Нуруллин белән очрашкач, солдатның әти-әнисе, гаиләсе белән якыннан танышырга булдым.

Ике лачындай җитез, әкият батырларыдай кыю, кино артистлары кебек матур, акыллы баһадир ул үстергән Рима һәм Разиф Нуруллиннар үз туган туфрагында бәхетен тапкан кешеләр. Алар икесе дә «Крупская» хуҗалыгында хезмәт сала. Разиф 1997 елдан алып фермада учетчик, оператор эшләрен алып барса, тормыш иптәше Рима туып-үскән Типләген калдырып, Кашкакка килен булып төшкән көннән алып савучы булып эшли. Мал арасында эшләсәләр дә, үзләренең ихатасында да күпләп эре мал тоталар, каз-үрдәкләр, күркәләр үстерәләр. Ел әйләнәсендә рәхәтләнеп кулланырлык бакча җимешләре үстереп алалар.

Үз көчләре белән йорт тергезеп кергән алар. Уллары Нияз белән Айназны да эшсөяр итеп тәрбияләгән Рима белән Разиф. Кечкенәдән әти-әнисенә булышып, өйдәге вак-төяк эшне башкарып, авыл көтүе көтеп, каникул вакытларында колхоз кырларында эшләп чыныккан Нуруллиннарның уллары. Игелекле, бар яклап та сәләтле, ат чабышларында беренчелекне бирмәгән төпчекләре Айназны авылдашлары «Кояш малай» дип атаган. Абыйсыннан дүрт яшькә кечерәк малай аның белән бергә хоккей суга, футбол уйный, клубта һәм мәктәптә үткән мәдәни чараларның уртасында кайный, җыр-биюгә дә оста булып үсә. Ә 6-7 сыйныфта укыганда сабантуйда ат чабышында катнаша.

Айназ да, Нияз да ат яраталар. Әтиләре аларга яшь ат алып бирә. Аңа «Иркә» дип исем кушалар һәм иркәләп-назлап кына үстерәләр. Айназ атны үзе тәрбияләп, чабышка әзерли. Һәм нәтиҗә озак көттерми, «Иркә»се белән җайдак егет сабантуйларында призлы урыннар яулый. Яңавылда, Борайда үзен чын чабыш итеп күрсәтә малкай. Ә өстендәге егет кем соң? Кашкак егете Айназ Нуруллин! 2019 елда «Терра Башкирия» XI нче ат спорты турнирында катнашып, 2нче урынга чыга. Ә 2020 елда «Акбузат» ипподромында 1нче урын яулый, «Терра Башкирия» кубогына ия була

Шулган мәктәбен тәмамлап, абыйсы Нияз укыган Нефтекама нефть колледжына укырга керә һәм автомеханик һөнәрен үзләштерә.  Ә быел исә кулына диплом алган Айназ армия сафларына чакырыла. Ул химик булып хезмәт итә. Хезмәтенә зарланмый, һәрвакыттагыча күтәренке күңел белән әти-әнисе, абыйсының хәлләрен белешеп тора. Горурлана Нияз энесе белән. Ә үзе чираттагы ялын уздырып, яңадан дошманга каршы торырга ил чигенә китәчәк. «Чит җирләрдә әниемнең тәмле мантылары, пәрәмәчләре, гомумән, ул пешергән һәр ризык сагындыра. Әти-әни, сөйгән хатыным Лилиямне генә түгел, ихатадагы кычытканнарга кадәр сагынам.«Иркә»гә атланып урман кырларда урап кайтасы килә», – ди солдат. Туган якның һавасы да шифалырак бит аның.

Хәрби хезмәтне сайлаган Нияз әти-әнисенең горурлыгы, энесе Айназга да һәрвакыт үрнәк ул. Кечкенәдән тырышып укый, мәктәптә җәмәгать эшләрендә актив катнаша, җиңел атлетика белән шөгыльләнә, үзен хәрби хезмәткә хәзерли. Армрестлинг, гер күтәрү, волейбол, баскетбол ярышларында катнаша. Урта белем алганнан соң, Нефтекама нефть колледжында нефтьче һөнәрен үзләштерә һәм 2020 елның көзендә армия сафларына баса. Ярты елдан хәрби контракт төзи һәм Домбай шәһәрен, Эльбрус, Кавказ тауларын күрергә насыйп була аңа. Карачаево-Черкесия Республикасында укчылар гаскәрләрендә хезмәт итә ул. 2021 елда мәктәп елларыннан дуслашып йөргән Чургылды сылуы Лилия Рафаил кызы белән кавышып, үзе янына Карачаево- Черкесиягә алып китә. Бөре фармацевт колледжын тәмамлаган Лилия анда фармацевт булып эшли. Һәм быел алар Нефтекама шәһәрендә фатир алып, шунда төпләнгәннәр. Авылга кайтып йөрергә дә якын.

Читне макта, илеңдә тор, ди халык. Яшь гаилә бәби көтә. Рима белән Разифның да дәү әни, дәү әти булыр чаклары якынлаша. Бәхете белән тусын, иң мөһиме илләр тыныч булсын. Илдә тынычлык булсын өчен Нияз Нуруллин яңадан алгы сызыкка баса. «Дагыстаннан килгән доброволец, депутат, бизнесмен егет намаз укырга өйрәтте, алар барсы да мөселман, намазларын калдырмыйлар. Дошманга каршы торырга Аллаһ үзе көч бирә. Балалардан укучылардан килгән хатлар күңелгә җылылык өсти, тынычландыра, аларны без блиндаж стеналарына кадак­лап куябыз. Бер адым да артка чигенергә ярамый, безнең артта туган ил, гаиләбез, балалар, әти-әни. Бер генә теләгем бар, кешеләр кешелекле булсыннар иде. Ничек эшләргә белмәсәң, кешечә эшлә, дигән әйтем бар. Хәтта атакага барганда шул сүз күңел түрендә минем», – ди якташыбыз.

Яуда бик уяу булырга кирәк, төрле милләт кешеләре очрый, дусны дошманнан аера белү дә нык яхшы сыйфат. Очып килгән ракеталарның тавышын тоемлап алырга, яраланган иптәшләрен сугыш кырыннан алып чыгарга, яраларын бәйләргә туры килә Ниязга. Хезмәттәше өстенә снаряд төшкәнен дә күргәне бар аның. Яу югалтусыз гына булмый. Нияз Разиф улы әле дә төн йокыларын йоклый алмый иптәшләре турында уйлыйдыр сыман. Яуда танылган солдат дуслыгы гомерлек бит ул. Су сөлегедәй егетләребез армиядәме ул, кызу нокталардамы – исән йөреп, туган йортларына исән кайтсыннар. Туган илгә лаеклы уллар үстергән Рима һәм Разиф Нуруллинар алдында баш иясем килә. Дөньяларыбыз имин булып, үз балаларын үзләре карап үстерергә язсын иде. Фәрештәләр сакласын үзеңне, якташым! Бу күркәм ягымлы гаилә белән саубуллашканда, Ниязның аркасыннан сөеп, шундый теләкләр теләдем.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: