Уңганнарны мактыйбыз
Фәрзәнә Исмәгыйлева
Югары Тәтешледә гомер итүче Светлана һәм Фәгыйль Нәфыйковларга туры килгән әйтем бу. Яшь чакта бер-берсенә нинди ягымлы караш, мәхәббәтле тойгы булса, сиксәнне ваклаган якташларыбызның бер-берсенә булган мөнәсәбәте әле дә шул ук.
Фәгыйль ага 1941 елда Кодаш авылында Кифая һәм Корбангали Нәфыйковларның ишле гаиләсендә дөньяга килгән. Укырга-язарга белмәгән әтисе аны беренче күрүдә үк, улым инженер булыр, дип күтәреп алган, дип хәтерлиләр. Ата сүзе фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына туры килгән, күрәсең. Фәгыйль кечкенәдән белемгә тартылган. Ул алты яшендә мәктәпкә бара һәм урта мәктәпне гел «5» билгеләренә генә тәмамлый. Комсомол сафына баскач, аны класста комсорг итеп куялар. Мәктәп тормышында актив катнаша, спорт белән шөгыльләнә. Химия укытучысы Зинфира Кәшфиева аңа гомере буе рәхмәтле булды. Бу фәннән нинди генә тикшерү, ачык дәрес, олимпиадалар булмасын, Фәгыйль дәреслекне «5»легә сөйләп, бөтен классны коткара.
Ул елларда безнең як өчен иң уңай юл – ул Куеда станциясеннән кузгалган поезд. Шуның өчен яшьләрнең күбесе Свердловск шәһәренә юллана. Фәгыйль дә Свердловск энергетика техникумына укырга керә. Анда ул велосипед спорты белән шөгыльләнә. 18 яшьлек спортчылар арасындагы велосипедчылар ярышында чемпион исемен яулый һәм аның исеме СССР җыелма командасына кертелә. Свердловскийдан авылга да ике тапкыр велосипед белән кайтып китә ул.
1962 елда яшь белгечне Курган шәһәрендә урнашкан «Стройдеталь» заводына мастер итеп җибәрәләр. Курганда үткән велосипедчылар ярышларында да рекорд куя якташыбыз һәм «РСФСРның спорт мастеры» исеменә лаек була. Берничә ел эшләгәч, Урал дәүләт Тау институтының «Уран рудаларын эзләү һәм разведкалау буенча инженер-геофизик» факультетына укырга керә. Спорт белән бергә комсомол юнәлешендә активлык күрсәтеп, уку йортында лидер, оештыручы буларак таныла Фәгыйль Корбангали улы. Новосибирск, Латвиянең Вентспилс шәһәрендә, Нальчикта ике ел рәттән 1нче урында була.
Институттан соң Нәфыйковка Казахстанга юллама бирәләр. Хезмәт юлында баш геофизикка кадәр күтәрелә ул. Социалистик ярышларда җиңеп чыга. Почетлы экспедитор буларак, ике казылма байлык яткылыгын ачуда катнаша. «СССРның җир асты байлыклары разведкасы отличнигы» билгесе белән бүләкләнә. Анда эшләгәндә футбол командалары оештыра. Вакыты булган саен чаңгыда йөри. Казахстанда ул үзенең гомерлек юлдашы Светлана Павловнаны очрата. Комсомол линиясе буенча бергә эшли алар. Кыз да сугыш чоры баласы. Коммунист, фронтовик, юрист кызы 1959 елда педагогия университетының химия-биология факультетына укырга керә һәм уңышлы тәмамлый. Ике ел мәктәптә укыткач, аны район комсомол оешмасына җитәкче итеп тәгаенлиләр.
«Фәгыйль минем кул астында эшләде. Бик яхшы оештыручы булды», – ди Светлана Павловна. Ике еллап дуслашып йөргән яшьләр 1971 елның ап-ак кышында никахларын законлаштыра. Фәгыйль абый яртышар ел экспедицияләрдә йөри, ә Светлана апа балалары белән зарыгып аның кайтуын көтә. Экспедицияләр бик мавыктыргыч була. Фәгыйль Нәфыйков үз хезмәтендә берничә фәнни тәкъдим кертә, алар яңа казылма байлыклар ятмаларын ачканда кулланыла. Ул шулай ук СССРның уран рудасы эзләү һәм чыгару дәүләт комиссиясендә катнаша. Кешенең кем булып эшләве түгел, ә ничек эшләве мөһим. Фәгыйль ага кайда гына хезмәт салса да, һәр эшен күңел биреп, намус белән башкара.
Еллар үтү белән алар туган якларга кайтып, район үзәгендә урнашалар. Фәгыйль Нәфыйковны юл ремонтлау һәм төзү оешмасына начальник итеп тәгаенлиләр. Анда да ул спортны ташламый. Районның хоккей командасында иң беренче судьяларның берсе була ул. «Мегабит» оешмасы ачылгач, иң беренчеләрдән булып оешманың күтәрелеп китүенә үз өлешен кертә Фәгыйль ага. Хезмәт елларында алган 162 Почет грамотасын, үзенең гаиләсе язылган энциклопедияләрне бик кадерләп саклый ул.
Милләтнең нигезе – гаилә, гаиләнең нигезе – хатын-кыз, дип язган Габдулла Тукай. Бер кәлимә татар сүзе белмәгән Светлана апа тормыш иптәшен хөрмәт итеп яши, кайнә-кайнатаны да үз итә. «Мине Корбангали кайнатам бик ярата иде», – ди ул.
Әле булса алар ата-баба нигезен ташламый: аны төзекләндереп, бакчаларында җиләк-җимеш үстереп, тәрбияләп тора. Светлана Павловнаның да хезмәт юлы мактауларга лаек. Казахстанда партия комитеты секретаре була, Югары Тәтешле 2нче мәктәбендә химия дәресләре укыта. Лаеклы ялга чыккач, 17 ел дәвамында «Мегабит» оешмасында дизайнер-бакчачы булып хезмәт сала. «Исеме генә матур: дизайнер! Ә кулда чиләк белән көрәк. 56 төп туя, 25 юкә, 25 зәңгәрсу чыршы, можжевельник утырттым», – ди ул.
Аның җирне, табигатьне яратуы, кешеләргә мәрхәмәтле булуы йөзендә чагыла. Очрашсаң, гел хәлләрне сорашыр, үзе укыткан укучыларның һәрберсенең язмышы турында белешер, укучыларга химиядән бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнергә булышыр, укытучыларның хезмәтен хуплар. Мәкалә язган чакта да, «Минем турыда түгел, күбрәк Фәгыйльне языгыз, ул шундый күпкырлы, актив кеше, әле булса институттта укыган, бергә экспедицияләрдә йөргән хезмәттәшләре, дуслары белән аралашып яши», – ди Светлана Павловна, тормыш иптәшен хуплап.
Шушы тату гаиләдә өч бала туып, канат ныгыткан. Кызлары Жанна, Соня, уллары Тимур читтә яшиләр.«Алты оныгыбыз бар. Өчесе югары белем алды инде, өчесе әле парта арасында, мәктәптә. Мин аларга дәү әтиләрен гел үрнәк итеп куям», – ди Светлана Нәфыйкова.
Менә шулай, яшь чактагы мәхәббәтләренә тап төшерми, гаилә учагының ялкынын сүндерми, бердәм булып, киңәшләшеп яши Нәфыйковлар. Казахстан кызы Светлана Павловна белән һәм Кодаш егете Фәгыйль Корбангали улының кызыклы һәм файдалы үткән тормыш юлы район тарихының матур бер бизәге булып тора.