Язмыш бүләк иткән бәхетем
Тирәбездә яхшы кешеләр
Фәрзәнә Исмәгыйлева
Роза һәм Расих Бәләгытдиновлар абыйлы-сеңелле кебек бер-берсенә охшап тора. Икесе дә сөйләшкәндә күңел биреп, күзләрен кыса төшеп, елмаеп ихлас аралаша. Һәр кешегә кояш кебек ягымлы булган бу икәүнең матурлыгы, бәхете йөзләрендә чагыла.
Роза Беләш авылында Наҗия һәм Исмәгыйль Ваһаповларның ишле гаиләсендә дөньяга килә. Кече яшьтән үзенең сеңел, энеләре белән дус-тату булып, хезмәт яратып үсә ул. Туган авылында 8нче сыйныфны тәмамлагач, укытучы булу хыялы белән Бәләбәй шәһәренә юллана. Имтиханнарны җиңел генә тапшырып, күңел биреп үзе сайлаган һөнәрен үзләштерә. Тырыш, максатчан кыз училищеда баянда уйнарга да өйрәнә. Дүрт ел дәвамында авылга кайтып йөрүе генә кыенлык тудыра. Кайтмый да булмый, әле үсеп кенә килгән апайлары, әниләре, дуслары сагындыра. Күп вакыт Яңавылдан электричка белән Бикбарда станциясендә төшеп, калын урман эченнән ялгыз кайткан чаклары да, Чернушка вокзалында кунып калган төннәре дә була аның. Юкка гына элеккеләр, юл газабы – гүр газабы, дип әйтмәгән, күрәсең. Булачак тормыш иптәше Расих белән дә аны юллар очраштыра. «Ул вакытта Тәтешледән Уфага йөри торган бердәнбер транспорт «кукурузник» иде. Бервакыт аэропортта җыелышып, шул самолетның кире кайтканын көтеп утырабыз. Район вәкилләрен киңәшмәгә алып киткән, тоткарлана, дип әйттеләр. Халык күп кенә, кемдер китап укый, кемнәрдер сөйләшеп утыра, берәүләр үз-үзен кочаклап, изрәп кенә йоклый. Минем каршыдагы эскәмиягә зур чемодан күтәргән чандыр гына бер егет килеп утырды. Чемоданыннан зур алма алып, аны озын бармаклары белән изеп, тәмләп ашый башлады. Тирә-якка тәмле ис таралды. Без тилмереп көткән самолетның тагын беразга соңлавын игълан иткәч, ул барыбызга да алма өләшеп чыкты. Расих белән беренче күрешүебез иде бу. Ул вакытта бала гына идек әле», – дип хәтер йомгагын сүтә Роза апа.
Расих Әмерҗан улы да 8нче сыйныфтан соң өч ел Уфада электрик-ялгаучы һөнәрен үзләштерә. Диплом алгач, туган колхозында хезмәт юлын башлый. Әтисе белән столяркада эшли. Аннан соң армиягә китә. «Армиягә киткәндә күрше апа, мә, улым, шушы акча кебек нык бул, дип, тимер берлек бирде. Авыл халкы, туган-тумача изге теләкләр белән озатып калды. Ике ел Свердловск өлкәсендә инженер-төзүче гаскәрләрендә хезмәт итеп кайттым. Аннан тагын колхозда эш башланды. Ул елларда авылда ак он тарта торган тегермән, кирпеч заводы бар иде. Башкармаган эш калмады», – ди Расих Бәләгытдинов.
Роза да укуын уңышлы тәмамлап, Сәүкияз мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укытып йөри. Сәгатьләре аз, дип, аңа өлкән сыйныфларда физкультура дәресләрен һәм пионервожатый эшен дә ышанып тапшыралар. Хезмәттәшләре белән уртак тел табып, җиң сызганып эшләп йөргән мәлдә язмыш аны тагын Бәдрәш егете Расих белән очраштыра. Автобуста очрашып, сөйләшеп китәләр, бу юлы инде алар буй җиткән, акыл туплаган ир-егет белән таләпчән, уңган, зифа буйлы кыз булып күрешә. Шул очрашудан соң күп тә үтми Расих белән Роза гаилә учагы кабызып, Бәдрәш авылында үз ояларын коралар. Октябрь бәйрәмендә авылның яңа тормыш корган сигез парының комсомол туе үтә.
Шул көннән алып 44 ел вакыт узып киткән, ул бәхетле парларның икесе генә калган инде. Бәләгытдиновларның тату гаиләсендә дүрт кыз үсеп буй җиткергән. «Алар бүген үзаллы тормышта яши. Балалар гел 4-5кә генә укыдылар, мәктәптә бик актив, җырга-биюгә оста булдылар. Без дә Расих белән аларның тәүге адымнарына, беренче сүз әйтүенә, һәр шатлыгына сөенеп, һәр борчуларын уртаклашып яшибез. Өчесен гөрләтеп туй ясап, кияүгә бирдек. Кияүләрдән дә, кода-кодагыйлардан да уңдык. Кызыбыз Ләйсән ике югары белемгә ия, ике балага гомер бирде. Резеда Уфа аграр университетын тәмамлады, кияү белән өч баһадир ул үстерәләр. Рүзилә сәүдә-икътисад колледжында белем алды, ул да кыз белән ул үстерә. Бәләкәчебез Миләүшә Уфада нефть институтын тәмамлады. Әти-әни, дип өзелеп торалар. Оныкларыбыз да уку алдынгылары, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Бәхетләре генә булсын»,– ди әниләре Роза ханым.
Артта 35 ел педагог хезмәте, почет грамоталары, «Хезмәт ветераны» дигән лаеклы исемнәр. Бала үстерүләр, хезмәт еллары артта калса да, әледән-әле гомергә куркыныч янаган минутлар искә төшеп тора. Заманалар гел бер төрле генә бармый бит. Өйләнеп, беренче балалары тугач, Расих Дуван авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Агроном һөнәрен үзләштереп кайткач, аңа район оешмаларында йөреп эшләргә туры килә. СПТУда мастер булып укытып та йөри. Җир турында законнар үзгәреп, документлаштыру башланган мәлдә «Меридиан» оешмасында хезмәт сала. Әлеге дә баягы юл йөрү маҗаралары. Кышкы салкын кичтә Расих инде авылына җитеп килә, тау менеп төшәсе генә. Шулвакыт алдында эт өере күреп кала, алар акрын гына аңа таба атлый сыман. Хайваннарга якынлашкан саен аларның эт кенә түгеллеген шәйләп алган Расих каушап кала. Бүреләр! Берничәсе, карга чума-чума басуга чаба, ә зурысы акрын гына аның алдына чыга. Расих артына борылып караса, анда да бер бүре. Шулчак көндез кесәсенә бөкләп тыккан язуларын алып, ут төртә. Инде соңгысын яндыра, бетте баш, дип торганда, тау башыннан гүелдәп килгән трактор фаралары яктысы төшә. Яктылыктан куркып, бүреләр юлдан басуга сикерә. Килгән трактор Юдегә борылып кереп китә, ә Расих бар көченә авылга таба йөгерә. «Шул елларда бүреләр кешеләргә һөҗүм итә башлаган иде, Ходай Тәгалә саклаган инде мине», – ди Расих абый. Аннан соң, ярты ярыңны нык яратсаң да бәла-казалар урап үтә икән ул. Аны бит өендә һәрвакыт энҗе бөртегедәй кызлары, назлы тормыш иптәше көтеп ала. Җан җылысын биреп үстергән әти-әниләре борчыла.
Бәләгытдиновларның тату яшәү серләре нәселдән килә. Расих абыйның әни-әтисе Лилия апа белән Әмерҗан абыйның бергә гомер итүләренә 70 ел тула. Гомерләре буе улларына терәк һәм киңәшче булып, балаларны бергә тәрбияләшеп, киленнәре Розаны үз кызларыдай күреп, яратып яшиләр. Өлкәннәр өлгесендә яшәгән Роза белән Расих та гаилә җылысын саклап, бер-берсен ихтирам итеп, яратып яши. Гомер буе йорт-курада мал карап, бал кортлары үрчетеп, үзләренә җитәрдәй итен, маен, балын алып, бәрәкәтле тормыш көтә. Лаеклы ялдагы Расих абый бал кортлары карау белән мавыга, ә инде буш вакытлары булганда балык каптырырга елга-күл буйларына ашыга. Роза апа җәен чәчәкләр үстерергә ярата. «Ел саен күпьеллык чәчәкләр утыртырга тырышам, алар табигать шартларына ныграк чыдам була. Расих белән бергә җимеш агачлары утыртабыз, тәрбиялибез. Бакчабыз оҗмах бакчасыдай, ел да мул уңыш биреп сөендерә. Кышкылыкка бик күп консервалар хәзерләп җыям. Гаиләбез ишле, барыбызга да җитә, бердәнбез. Бәхет өчен кешегә күп тә кирәкми, җан яраткан ярың янда булса, балалар, оныклар сау-сәламәт йөреп торса – шул җитә. Элекке укучыларым белән социаль челтәрләрдә хәл белешеп, аралашып торабыз, мәктәп елларын искә алабыз. Тормыш матур, муллыкта, татулыкта яшибез, илләр генә тыныч булсын, иң мөһиме шул хәзерге вакытта», – ди хезмәт ветераны Роза Бәләгытдинова.