Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
29 декабрь 2023, 14:29

Рәдинәнең яраткан эше

Ә аның хыялы – Уфада зур күргәзмә оештыру.

Рәдинәнең яраткан эше
Рәдинәнең яраткан эше

Туган төбәгенең остазы

Шәхес

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Шушы көннәрдә мәдәни ял үзәге фойесында Пермь крае, Башкортстан иҗат сөючеләренә күптән таныш рәссам, кул эшләре остасы, балалар сәнгать мәктәбенең рәсем дәресләре укытучысы Рәдинә Хуҗинаның иҗат күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәдә аның акварель, акрил, графика, пастель, май буялары кулланып эшләнгән 40тан артык картинасы урын алган. Чагу сурәтләрдә натюрмортлар, портретлар, туган якның табигатен чагылдырган пейзажлар, анималистик жанрдагы эшләре – барсы да күңелләрдә соклану тудыра. Күргәзмәгә Пушкин картасын кулланып, район мәктәпләренең югары сыйныф укучылары килде. Остаз балаларга үзенең батик буяулар белән эшләнгән картиналарын, тукымага чигелгән келәмнәрен, пэчворк ысулы белән ясалган материалларын күрсәтте.

Әлеге күргәзмә кызыксынучыларны иҗат дөньясына алып керә. Әйтерсең, стенадан чын арыслан карап тора, әти-әнисен сурәтләгән картинасында кызыл җиләкләрнең исе килеп тора. Чара барышында рәссам шулай ук укучыларга портрет сурәте төшерү буенча осталык дәресе күрсәтте. Күргәзмәнең тамашачыны җәлеп итүе, кызыксыну тудыруы Рәдинәнең үз-үзенә булган ышанычын арттыра, яңадан-яңа эшләргә канатландыра. Үтелгән юллар, башкарылган эшләргә йомгак ясап, алдагы планнарга дәрт бирә. Ә аның хыялы – Уфада зур күргәзмә оештыру.

Хыялларын тормышка ашырырга Рәдинәнең үзе кебек талантлы тормыш иптәше Илдар Ясәви улы да ярдәм итә. Тормыш иптәше кебек үк Уфа сәнгать училищесында укыган рәссам-дизайнер – Рәдинәнең картиналарына беренче бәя бирүче дә, сурәтләргә рамнар эшләүче дә. Сәләтле гаиләдә туып-үскән кызлары кече яшьтән рәсем төшерергә ярата. Әлфия М.Акмулла исемендәге педагогия университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлап, үз эшен ачып җибәргән. Чулпан бүгенге көндә фотографияләр белән мавыга.

Тәтешлебез талантларга бай төбәк. Вакытында аларның сәләтен күрү, уңай бәя бирү, илһамландыру иҗат сөйгән халыктан тора. Намуслы хезмәте өчен Рәдинә Сәетҗан кызы быел БР Мәдәният министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Афәрин, Рәдинә ханым, күңел түрегездәге матурлыкны ак кәгазьгә төшергәндә кулыгыз талмасын!

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: